Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 ноябрь 2019, 16:49

«Я дөньяны үзгәртәм мин бүген, Я булмаса, үзем үзгәрәм»...

Мәкаләмне халык шагыйре, язучы Разил Вәлиевның шигъри юлларыннан башлавым очраклы түгел. Чөнки алар нәкъ бүгенге каһарманым турында әйтелгәндәй...

Мәкаләмне халык шагыйре, язучы Разил Вәлиевның шигъри юлларыннан башлавым очраклы түгел. Чөнки алар нәкъ бүгенге каһарманым турында әйтелгәндәй...
«... Һәрбер кешенең үз күңел халәте, эчке дөньясы бар. Һәм без гел дә үзгәрергә омтылабыз. Бу тәү чиратта әйләнә-тирәбездәге дөньяга кагыла. Ә дөнья кешеләрдән тора, димәк, безнең белән бергә бар галәм дә үзгәрә. Минем бу тормыштагы максатым — шәхси үрнәгем аша кешеләрнең рухи халәтен, тормыш фәлсәфәсен үзгәртү, бу дөньяның чагу төсләрен, матурлыгын таныту! Күпмедер дәрәҗәдә максатыма ирештем дә инде, бу миңа үз өстемдә эшләүне дәвам итәргә көч бирә». Дөньяны, кешеләрне матур якка үзгәртү хыялы белән яшәүче мәкаләм герое белән сезне дә таныштырырга вакыт җиткәндер, дуслар! Күпләрегез аны беләдер дә әле. Аеруча спортны үз иткән, сәламәт тормышны сайлаган, һәм дә модалы киенергә яратканнар... Шулай итеп, бүген бездә кунакта — Юлия Зарга! Юлиягә 27 яшь, тумышы белән Октябрьскийдан, Уфа дәүләт икътисад-сервис институтын тәмамлаган, әлеге вакытта Башкорт физик культура институтында белем ала. 2013 елдан Зарга Shop модалы кием салонын җитәкли.
«Һәрчак алга барам!»
Юлия ханым белән моңарчы танышу форсаты тимәгән иде. Менә, ниһаять, очраштык! Сәбәбе дә бар: соңгы араларда ул бөтенләй яңа юнәлеш — иҗатка кереп киткән. Башка талантларына өстәп, Юлия җырларга да һәвәс булып чыкты. Әлеге вакытта 2 трегы интернет челтәрләренә таралып, иҗат сөючеләр тарафыннан бик җылы кабул ителде. Аларның берсе урысча булса («Адреналин»), икенчесе — «Алга барам» исемлесе татар телендә.
Шәһәребездә иң зур аудиторияле инстаграм-аккаунтка (язылучылар саны 45 меңгә якын!) ия булган Юлия Зарга белән сәламәт һәм матур булу серләре, җыр-моң дөньясы турында әңгәмәләшеп алдык.


— Юлия, «Алга барам» җырының тарихын сөйләмәссезме? Аны саф татарча башкарасыз, бу әлбәттә, сокландырмый калмый.
— Ул бөтен тормышымны тасвирлый дияргә мөмкин. Мин каршылыкларга очраганда да, гел алга карап яшим, максатыма барам. Агымдагы елда сынаулар күп булды, иҗатка тартылуым да моңа бәйле. Әйткәндәй, музыкаль белемем һәм тәҗрибәм дә юк. Мәктәп чорында бераз кызыксыну бар иде, әмма ул вакытта бу вакытлыча мавыгу гына булды. Бүген инде тормышта үз урынын тапкан, максатына ирешкән кеше буларак иҗат белән җитди шөгыльләнергә ниятлим. Татар телен белүемә килгәндә, мин кечкенәдән картәнием тәрбиясендә үстем. Беренче «дәресләр»не нәкъ аңардан алдым. Газиз кешем бүген инде якты дөньяда юк, әмма ул өйрәткәннәр күңел түремдә, алар иҗатымда чагылыш таба. Телне камил белүгә 11нче татар гимназиясендә укуым да булышкандыр. Шәһәр күләмендәге татар теле буенча олимпиадаларда даими җиңү яулый идем.

— Җырның авторы кем?
— Шагыйрь-язучы, композитор Гөлнара Рәшитова. ВКонтактедагы язмаларым белән танышкач, эчке халәтемне бик яхшы сиземләде Гөлнара ханым
һәм нәкъ үземә туры килердәй ике әсәр иҗат итте. Берсе сезгә таныш «Алга барам», ә икенчесе тиздән чыгачак «Балаларга» җыры. Автор сүзләренчә, иҗатым җитдилеге, җиңел-җилпе булмавы белән аерылып тора. Шушы сыйфатлар аның игътибарын җәлеп иткән дә инде.
Әйткәндәй, бу өлкәдә беренче адымнарны ясаганда ук язмыш мине шушы композитор белән очраштырды. Күңелгә илһам килгән мизгелдә «Туган як» җырыннан бер өзекне башкардым һәм видеоязманы инстаграмга элдем. Тиздән бик күп хәбәрләр «ява» башлады: «Юлия, син татарча беләсеңмени, җырларга да һәвәс икәнсең, тавышың бик матур!» һ. б. Шул ук чорда Гөлнара Рәшитова белән аралаша башладык, ул тавышымны тыңлап карарга теләде. Мин аңа әлеге язманы җибәрдем һәм Гөлнара ханымның «Туган як» җыры авторы икәнлеген белдем.

— «Алга барам»ны халык ничек кабул итте, аны радиода ишетәчәкбезме?
— Җырымны бик ошаттылар, шунда ук көйләп йөри башладылар! Әлбәттә, башкаручы өчен иң куанычлысы бу. Төрле радиостанцияләрдән тәкъдимнәр күп килә. Әмма алар түләүле нигездә, моңа ризалашмадым, чөнки җырларымны танылу өчен түгел, ә халык хозурына иҗат итәм. Шушы араларда Мәскәүдәге Klever Label музыка лейблыннан чакыру алдым. Бу компания артистларны, җыр
һәм клипларны таныту эшен башкара. Алар «Беги» трегы өстендә эшләмәкче. Мин, әлбәттә, риза булдым, чөнки бу тәкъдим матди нигезләмәгә корылмаган һәм җырларымны зуррак аудиториягә ишеттерергә мөмкинлек бирә.

— Әлеге вакытта нинди проектлар өстендә эшлисез?
— Бүгенге көндә 4 җыр язылган. Чираттагысының премьерасы 25 ноябрьдә көтелә. Гади кешеләрнең уй-омтылышларын чагылдыручы «Беги» трегының бик чагу, көчле булачагы күзаллана. Шулай ук, әйткәнемчә, татар телендәге «Балаларым» җыры дөнья күрәчәк. Ул әти-әниләрнең балаларына күрсәткән үрнәге турында булачак. Бу җыр күп тормышларны үзгәртәчәк, бәхетле киләчәккә юнәлеш бирәчәк дип фаразлана. Яңа елга кадәр үз авторлыгымдагы әсәрләр дә кергән альбом чыгарырга ниятлим.

— Сезне күпләр инстаграмдагы фитнес-проектка бәйле белә. Аның турында да сөйләгезче?
— Мин — үз тормышымны язучы. Инстаграмдагы укучыларым мине сәламәт тормышка өндәүче дип атады һәм марафон оештыруны сорады. Шул рәвешле әлеге темага кереп киттем. Моны язмыш чакыруы дип күзалларга була. Мин аралашырга бик яратам. Язылучыларымнан килгән хатларны уку көч-куәт бирә. Фитнес-проектны алып баруда миңа «X-Fit» фитнес үзәге тренеры Ольга Зорина зур ярдәм күрсәтә. Командабызда дистәләгән кеше хезмәт куя, алар арасында психолог, нутрициолог ише белгечләр бар. Русия һәм башка төбәкләрдән күп кешеләр сәламәтлек марафонына кушылды. Әйткәндәй, «Адреналин» трегы да сәламәт яшәүгә арналган. Аның аша спортның максатка ирешергә булышуын күрсәтәсем килә.

— Яхшы физик торышта булу өчен тәү чиратта нишләргә кирәк?
— Бүген эшлисене иртәгәгә калдырмаска, ялкауланмаска. Ниятләгәнсең икән, җиңгәнчегә кадәр бар! Спортны яратырга, күбрәк хәрәкәтләнергә. Көн тәртибен сакларга, дөрес тукланырга. Бу уңайдан бөек Сократның сүзләрен китерер идем: «Без ашау өчен яшәмибез, ә яшәү өчен ашыйбыз». Монда сүз файдалы продуктлар куллану турында гына түгел, ә ризыкларны дөрес әзерләү тәртибе хакында да бара.

— Иң мөһим сорауны да бирәсем килә: үзегезне, дөньягызны үзгәртергә нәрсә этәргеч булды?
— Мин кешеләргә зәвыклы киемнәр тәкъдим итәм һәм үзем дә ыспай-килешле кыяфәттә булырга тиешмен. Бүген ирешкәннәрем физик халәтемә, тормышыма зур тәэсир ясый, яңа казанышларга этәрә. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруым балаларыма да зур үрнәк билгесе. Алар минем белән ихлас горурлана, үзләре дә спортка тартыла, физик һәм рухи яктан чыныгу ала.
Минем фикеремчә, уңышка ирешү өчен дөньяга игелек китерү нияте белән яшәргә, күңелдә явызлык тотмаска кирәк.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Юлия! Сезгә бар хыялларыгызның да тормышка ашуын телибез. Киләчәктә дә кешеләрне рухландырып яшәгез!


Сүз ахырында: Юлия Зарганың социаль челтәрләрдә язылучылары, аңардан үрнәк алучыларның күп булуын әйткән идем. Сезнең игътибарга аларның да фикерләрен тәкъдим итәсем килә. Шушы ихлас сүзләрдә Юлиянең күңел халәте, уй-гамәлләре чагылыш таба сыман...

Юлия Михайлова: «Музыка белән һөнәри шөгыльләнә башлавыңа бик шатмын. Мин ышанам, син иҗат дөньясында танылу алачаксың һәм без концертларыңа билет алу өчен чират торачакбыз!».

Nika. maltseva1990: «Я дөньяны үзгәртәм мин, я булмаса, үзем үзгәрәм». «Адреналин» трегындагы шушы сүзләр миңа сәламәт яшәү гимны булып тоела.
Бу җыр бар булмышымны биләп алды. Аны даими тыңлыйм, ул миңа спорт белән шөгыльләнүгә этәргеч бирә. Рәхмәт сезгә матур җырлар һәм файдалы рецептларыгыз өчен».

Talevv: «Көч-куәте ташып торган хатын-кыз һәрвакытта да кызыклы булып калачак. Гәүдә матурлыгыннан тыш, рухи яктан да камил булган, бу тормышта үзен генә түгел, башкалар мәнфәгатен да кайгырткан гүзәл зат Алиһәгә тиң!»

Irinaivanova4008: «Мин үземне бик ялкауга саныйм. Яхшы физик халәттә буласым килсә дә әлеге сыйфатым комачаулый. Шушы араларда дустым белән бәхәсләшеп, Яңа елга кадәр үземне тәртипкә китерергә ниятләдем. Юлия, бу җиңел булмаган эштә сез минем илһамчым! Иң тәүдә, туклануымны үзгәрттем, хәзер файдалы ризыкларны кулланырга тырышам. Әйткәндәй, алар бик тәмле дә икән! Велосипедта йөрим, иртәләрен йөгерәм. Максатыма ирешермен дип уйлыйм».

Анна Холкина: «Сез башкарган җырлар искитмәле! Кешеләргә, тормышка карата гадел, ихлас булуыгыз соклану уята, яшьләр өчен зур үрнәк сез. Иҗатыгыз киләчәктә дә тыңлаучыларга «адреналин» чыганагы булыр дип ышанам».

Yulianna_yuice: «Үз өстеңдә эшләү — ул югары сәнгать һәм гаять көчле рух билгесе. Сәламәт яшәүгә ияләшү җиңел түгел. Әмма тора-бара ялкаулык үтә, организм көндәлек күнекмәләргә ияләшә башлый. Ә инде тырышлыкның нәтиҗәсен көзгедән күрү иң зур бүләк булачак».

Anisimova_yulia_okt: «Күңелгә үтеп керердәй җырларыгыз өчен рәхмәт! Дөньяда сездәй игелекле, рәхим-шәфкатьле һәм ихлас кешеләр күбрәк булса, тормышыбыз тагы да күркәмләнер иде. Сез — башкаларга өмет-ышаныч бирүче, ярдәм кулы сузучы».

Лилия ГАБИТОВА.


Читайте нас: