Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 ноябрь 2019, 16:59

Яңа йолдызлар кабынды

Яшьләр сараенда Театр елы һәм Башкортстанның 100-еллыгына багышланган «Яшь талантлар-2019» фестиваль-конкурсы үтте.

Яшьләр сараенда Театр елы һәм Башкортстанның 100-еллыгына багышланган «Яшь талантлар-2019» фестиваль-конкурсы үтте.
Быелгы конкурста мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр җәмәгать берләшмәләре вәкилләре — барлыгы 70тән артык катнашучы төрле жанрлар һәм номинацияләрдә үз осталыкларын күрсәтте.
Жюри һөнәриләрне һәм һәвәскәрләрне аерым бәһалады. Шулай булса да, иң яхшыларны сайлап алу шактый авыр булды. Яшьләрнең яхшы әзерлеге әллә каян күренеп торды. Чөнки һәр номер башкару осталыгы, артистлык ягыннан да аерылып торды.
Бәйгенең гала-концертында иң чагу чыгышлар тәкъдим ителде. Ул бал-маскарад рәвешендә оештырылды. Алып баручылар анда катнашучыларның сер-сәләтләрен ачты. Талантлы яшьләр бәйрәме вальс биюе белән башланып китте. Яшь җырчылар, биючеләр бер-берсен алыштырып торды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы кабул итеп, озайлы алкышларга күмде. «Импульс» ансамбленең «Халыклар дуслыгы» биюе истәлекле бәйрәм алдыннан узган чарага тагын да зуррак әһәмият өстәде. Концерт номерлары җиңүчеләрне билгеләү тантанасы белән үрелеп барды. «Хореография» номинациясендә Арина Федосеева (соло), Денис Даутов һәм Арина Федосеева (дуэт), «Импульс» бию коллективы (ансамбль) беренче дәрәҗә лауреат булды. «Нәфис сүз» төркемендә Фирдус Гәрәев, Анастасия Сидорова (монолог), «Нефть» театр студиясе (театраль куелыш) беренче дәрәҗә лауреат исемен алды. «Вокал» номинациясендә Валерия Шәймәрданова, Геворг Кочарян, Соня Есипова, Илназ Вилданов (соло), Даниэль Вәлиев һәм Карина Саргсян (дуэт), «Задумка» (ансамбль) югары бүләкләргә лаек булды.


Фикерләр

Фирдус Гәрәев, бәйге лауреаты:
— Җиңүемне әниемә багышлыйм. Бүген газиз кешемнең тамашачылар арасында булып, көч-куәт биреп торуы минем өчен аеруча шатлыклы.

Николай Чукаев, жюри әгъзасы:
— Жюри составында дүртенче ел катнашам. Елдан-ел катнашучылар саны артуы һәм бәйгечеләрнең башкару осталыгы, әзерлек дәрәҗәсе үсүе сөенечле. Элегрәк бу чара үзешчәннәр бәйгесе рәвешендә үтсә, хәзер бәйгечеләрне максатлы рәвештә җиңүгә әзерлиләр һәм арада һөнәри артистлар да күбәйде. Шуңа күрә инде икенче ел рәттән һөнәриләр һәм һәвәскәрләр арасында җиңүчеләрне аерым билгелибез. Яшь артистларның чыгышы бар яклап та уйланылган — сәхнә киеме, үз-үзен тотышы, музыкаль бизәлеш һ. б. Башка еллардан аермалы быел нәфис сүз жанрында чыгышлар күп һәм көчле иде. Минем өчен бу аеруча сөенечле, чөнки заманында шушы номинациядә үзем дә 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым. 70тән артык катнашучылар арасыннан иң-иңнәрен сайлау, әлбәттә, җиңел түгел иде, һәркайсысы кабатланмас, үзенчәлекле талант иясе. Курку-дулкынлануларны җиңеп, зур сәхнәгә чыгу — ул үзе зур казаныш. Киләчәктә дә яшьләрнең әлеге башлангычлары дәвам итеп, талантлары үсүен телим.

Ольга, тамашачы:
— Бүген эштән кайтышлый очраклы рәвештә шушы концертның афишасын күреп калдым. Мондый мөмкинчелекне кулдан ычкындырмыйча, чарага бара алганыма шатмын, чөнки кайчан шәһәребезнең яшь артистларын бер сәхнәдә күрерсең. Концерт шәп булды, мин нык канәгатьмен. Аеруча җырлы-биюле фольклор чыгышлар һәм Геворг Кочарян башкаруындагы җырлар ошады. Егеткә табигатьтән бик матур тавыш бирелгән, сәхнәдә дә ул үзен иркен тота.
Читайте нас: