Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 ноябрь 2019, 17:02

Моңнан яралган иҗат

Үзәк китапханәдә үзешчән композитор Сабира Чурагол-Идиятуллина иҗатына багышланган юбилей кичәсе үтте.

Үзәк китапханәдә үзешчән композитор Сабира Чурагол-Идиятуллина иҗатына багышланган юбилей кичәсе үтте.
Анда Баулы кунагы, җырчы Флүзә Хәйруллина, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Сабирова һәм Гөлсем Фаршатовалар башкаруында татар халык җырлары яңгырады, «Ынйылар», «Талларым» ансамбльләре һәм башка иҗатчылар чыгыш ясады.
... Әйе, җанда җыр яралсын өчен шатлык-сөенеч тә, хәсрәт тә, саф күз яшьләре дә, табигатьнең матурлыгына соклану да, кешеләр бәхетенә куана белү дә кирәк.
Сабира Зөфәр кызы бар булмышын йөрәк түреннән ургылып чыккан моңга салган һәм бу моң салават күпере булып балкый, кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керә, тормышның һәр мизгелендә, шатлыкта да, кайгыда да озатып бара.
Сабира ханым тумышы белән күркәм табигатьле Мулдакай авылында, сәнгатькә гашыйк гаиләдә унберенче бала булып дөньяга килгән. Мулла нәселеннән булган әтисе Зөфәр абый өздереп гармунда уйнаган. Әнисе Шәмсиямал апа оста кубызчы, баскан җирендә ут чәчрәтеп биюче булган. Зөфәр агай кызын үзе белән бик еш урман-кырларга йөрткән. Мәһабәт горур таулар, ерып чыкмаслык урманнар моңын, тау чишмәләре җырын күңеленә салып үскән Сабира. Үсә-үсә абыйларының гармунын «җырлата» башлаган, һәм 6-нчы класста укыганда абыйсы Мәсгуть баян алып биргән. Шул чордан баянчы кыз яңадан-яңа көйләр өйрәнә, мәктәптә үткән кичәләрнең күркенә әверелә.
Урта Инзер мәктәбен тәмамлаганнан соң Сабира Уфага юл тота. Музыка мәктәбендә баянчылар классында укып осталыгын камилләштерә. 1974 елда бердәнбере Фәнил белән гаилә кора. Канатлы яшьлек аларны Себер якларына — Бөтенсоюз комсомол төзелешенә алып китә. Коми Республикасының башкаласы Усинскида төпләнә алар. Әни, әти булу бәхетен дә татыйлар. Кызлары Лира белән уллары Рөстәм туа. Сабыйлары белән өйдә утырганда Сабираның тормышында кискен борылыш ясаган вакыйга була. 1993 елда Усинскига Казан артистларын сабантуйга чакыралар. Алар арасында Татарстанның атказанган сәхнә осталары — Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов та була. Җырчылар башкарган татар халык көйләре Сабираның йөрәген дулкынландыра, һич туктамый баянда уйныйсы, җырлыйсы килә. Сабира Зөфәр кызы татар-башкорт үзәгендә «Болгар» вокал ансамбленең баянчысы булып эшли башлый. Тырышлыкның нәтиҗәсе — «Болгар» ансамбле шәһәрнең горурлыгына әйләнә, Коми республикасының энциклопедиясенә кертелә.
Канатланып, сәнгәть дөньясының нурларында коенып, иҗат җимешләренә сөенеп, сабыйларын иркәләп үстергәндә кара кайгы камчысы гаилә бәхетенә үрелә. Тормыш иптәше Фәнил кинәт кенә вафат була. Сабира ханым Башкортстанга кайтырга карар итә. Туган илкәе сынган канатларына бәлки дәва булыр дип уйлый. Ул балалары белән Октябрьский шәһәренә килеп төпләнә. Сабира Зөфәр кызы төбәктә яшәгән каләм тибрәтүчеләрнең иҗатына да битараф калмый. Маһирә Алимбәкова, Сәвия Шакирҗанова, Зәйтүнә Әюпова, Тимерҗан Идрисов, Әминә Зиннурова, Халидә Хөснетдинова, Әлфирә Бикмәтова, Равил Исаев, Римма Ключарева һәм башка авторларның шигырьләренә моңлы көйләр иҗат итеп халыкка җиткерә. Алар Татарстанның һәм Башкортстанның танылган җырчылары башкаруында да янгырый.
Алсу Хөсәенова, Гөлфия Салихова, Флүзә Әхмәрова, Рәзинә Сабировалар чыгышын шәһәр халкы көтеп ала, алкышларга күмә. Соңгы елларда Сабира ханым Октябрьский шәһәренең «Тонус» шифаханәсендә ял итүчеләргә матур музыкаль кичәләр оештырган. Шул рәвешле, гармун моңы Сабира Зөфәр кызының сулар сулышына әйләнә. Татар-башкорт дөньясында абруй казанган язучылар: Гөлшат Зәйнәшева, Клара Булатова, Шәмсия Җиһангирова, Илсөяр Иксанова, Рәшит Низами, Рәфис Корбан, Халисә Мөхәммәдиева һәм башкаларның шигырьләренә көйләр иҗат иткән ул. 2009 елны «Мизгелләр» исемле ноталы җыр китабы дөнья күрә. Җыентыкка тупланган җырлар халык арасында да таралган.
Сабира Идиятуллина сәхнәгә яңа аяк басканнарны да, өлгергән җырчыларны да берләштерә белә. Сәләтләрен камилләштерүгә зур көч сала. Каян килгән икән аңа гүзәл кешелек сыйфатлары hәм күпкырлы талант? «Оясында ни күрсә, очканында шул була», диләр бит. Әнкәсе карынында ук җыр-моң тыңлап, җырлы-моңлы булып тугандыр Сабира Зөфәр кызы. Белоретка илтә торган урман юлларыннан бер генә узсаң да, ул гомер буе сүнми торган бер нур булып күңелгә кереп кала. Ниндидер бер табигый тылсым бар ул якларда. Танылган композитор, шагыйрь, Башкортстан, Татарстан язучылары һәм журналистлары әгъзасы, атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Чурагул белән Сабира ханымны туганлык җебе, уртак иҗат берләштерә.
Бәхетле ананың «күз нурлары» да тормышта үз юлларын тапкан. Лира М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын, икътисад институтын тәмамлаган. Улы Рөстәм М. Румянцев исемендәге Мәскәү дәүләт югары цирк сәнгате һәм эстрада училищесында укыган.
Кадерле Сабира Зөфәр кызы! Таулардан ургылып аккан саф чишмәләрне хәтерләткән иҗат чишмәгез саекмасын! Күккә ашкан Урал таулары кебек иҗат биеклекләре телибез! Күңелегездә, йөрәгегездә иҗат кояшы яңа нурларга төренеп балкысын. Яңадан-яңа җырларыгыз белән җыр-моң сөючеләрне сөендереп яшәгез!

Ольга ГАБДЕЛХАКОВА.


Читайте нас: