Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
4 ноябрь 2019, 07:25

Юка боз хаталануны кичерми!

Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында фаҗигале хәлләр була.

Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында фаҗигале хәлләр була.
Кичке һәм төнге вакытта боз зур булмаган авырлыкны чыдата, ә көндезләрен көпшәкләнә, йомшаклана. Караңгыда, күз күреме начар булганда боз өстеннән чыгу куркынычка әйләнә. Бер кеше өчен бозның калынлыгы 10 сантиметр булганда куркынычсыз, ә җәяүле­ләр чыгу урыннарында ул - 15, автомобильләргә - 30 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Ныклы боз - үтә күренмәле, яшкелт яисә зәңгәрсу төстә була, ә нәзек боз - тонык, өстендә кар булган боз да куркыныч. Ул агым булган, камышлар үскән җирләрдә нә­зегрәк. Бозның калынлыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый, таяк яи­сә пүлән белән суккач су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый. Боз аша чыгу өчен тапталган сукмакны яисә чаңгы эзен сайларга кирәк. Аяк астыгызда боз чатнаса, аякны боздан аермыйча, аларны җилкә киңлегендә ку­еп, үзегез кергән эздән ярга чыгыгыз. Төркем бе­лән боз аркылы чыкканда кешеләр арасында ара 5-6 метрдан ким булмаска тиеш. Хәвефле чорда ата-аналар балаларына күзәтүне көчәйтергә, зурлардан башка балыкка җибәрмәскә, ә олылар ал­коголь турында онытырга тиеш.
Читайте нас: