Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
4 ноябрь 2019, 01:14

Бәла аяк астында шул...

Нуриман районында өч бала боз астына киткән.

Халыкта: "Көзге бозга ышанма!", - дигән гыйбарә бар. Кызганычка каршы, шушы көннәрдә аның дөреслегенә тагын бер кат инанырга мәҗбүр булдык...
Нуриман районының Байгилде авылында балаларның “Кече күл”дә йөрүе фаҗига белән тәмамланган. Өч сабыйны күршеләре бик соң күреп ала: алар өчесе дә боз астына төшеп китә.
Ярдәмгә ташланган әтиләре өч һәм биш яшьлек малайларны тартып чыгарырга өлгерә. Алар икесе дә дәваханәгә озатыла. Кызганычка каршы, җиде яшьлек баланы коткарып кала алмыйлар...
Шундый кайгылы хәбәрләр башкача ишетелмәсен өчен, әти-әниләрне тагын бер кат искәртәбез: балаларга елга-күл буенда йөрүнең куркыныч булуын, көзге бозның ышанычлы булмавын аңлату мөһим. Хәвефсезлек таләпләрен олылар да һәрчак истә тотарга тиеш. "Сакланганны саклармын", диләр, бу хакта онытмыйк.
Читайте нас: