Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 ноябрь 2019, 11:44

Кеше матур эше белән

Рус әдәбияты классигы А. Чеховның «Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеле дә», — дигән сүзләрен мин юкка гына язмамда эпиграф итеп алмадым.

Рус әдәбияты классигы А. Чеховның «Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеле дә», — дигән сүзләрен мин юкка гына язмамда эпиграф итеп алмадым.
Чөнки мәкаләм каһарманы нәкъ шундый кешеләрнең берсе. Сүз шәһәребезнең 8 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Әлфинә Галиева турында. Коллега буларак, аның эшендәге уңышлары хакында мин бик күп яза алыр идем. Бу көләч йөзле, йомшак тавышлы, сүзен елмаеп кына сөйләүче ханым ничек мөгаллимә булып киткән соң? Аның балачагына, мәктәп елларына күз салыйк.
Татарстанның Мамадыш районы Шәдче авылында Вәсига һәм Исмәгыйл Тимергалиевлар гаиләсендә уртанчы бала булып дөньяга килгән кызчык үзен белә башлаганнан бирле «мәктәпле» уйнарга ярата торган була. Апасын, энесен, күрше кызларын өстәл янына тезеп утыртып дәрес бирә, кызыл каләм белән дәфтәрләрен тикшерә, билгеләр куя.
Аннары мәктәп еллары башлана. «Беренче сыйныфта Галиева Бану апа, икенче-өченчедә Галиева Газилә апа укытты. Мин аларга ияреп, «укучыларымның» көндәлекләренә Галиева дип имза куя идем», — ди Әлфинә. Мәктәптә бик тырышып укый кыз. Рәсем ясарга әвәс була, стена гәзитләре чыгаруда, бәйгеләрдә катнаша. Хәтта Татарстанда чыга торган «Яшь ленинчы» гәзитендә дә аның шигырьләрен, мәкаләләрен бастыралар. Өлкән сыйныфларда укыганда Әлфинәне классташлары комсорг, староста итеп тә сайлый, аның бу эшләрне башкара алуына ышана. Сыйныф җитәкчесе Елизавета Мөхәммәт кызы рус теле укытучысы була. Яшь мөгаллимә балаларны үзенә тарта белә. Кичләрен аның янына барып, дәфтәр тикшерешә кызлар. «Рус телен ничек шулай яхшы белә икән, дип аптырый идек», — ди Әлфинә Исмәгыйл кызы. Бу укытучылар матур үрнәкләре белән бала күңелендә мөгаллим булу теләген тагын да ныгыткандыр. Лиза апасы белән әле дә очрашып тора алар.
Шулай итеп, 10нчы сыйныфны тәмамлаганда, Әлфинә алдында кем булырга, кая укырга барырга, дигән сорау тормый, җавап табылган була инде. Ул Алабуга педагогия институтына укырга кереп, 1987 елда аны уңышлы тәмамлый. Диломында рус теле, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дип язылган була. Аны юллама буенча Мамадыш районы Никифорово авылына рус теле укытучысы итеп җибәрәләр. Баргач та, яшь укытучыны сыйныф җитәкчесе, расписание төзүче итеп тә билгелиләр, директор урынбасары вазыйфасын да үти.
1988 елда язмыш аны тормыш иптәше белән Башкортстанга, Октябрьскийга алып килә. (Аның фамилиясе хәзер Тимергалиевадан Галиевага үзгәрә. Кечкенә чактагы уйнап кына куйган «Галиева» имзасы чынга әйләнә). Бу елларда шәһәрдә татар теле һәм әдәбияты укытуның башланган чоры була. Әлфинә Исмәгыйл кызы 11нче мәктәптә балаларга туган тел өйрәтә. Директор Роза Әминова аны яхшы каршы ала, чын остаз була ул Әлфинә өчен.
1994 елда Галиева Нарыштагы 5нче мәктәпкә күчә. Директор Әнәс Насыйров: «Безгә килгән кеше пенсиягә чаклы бездә эшли», — ди. Сүзе чынга аша. Менә инде 25 ел Әлфинә Исмәгыйл кызы шушы мәктәптә балалар укыта. Эшләү дәверендә ул туган телләр буенча директор урынбасары да, мәктәп профсоюз оешмасы рәисе дә була. Сыйныф җитәкчесе буларак, күпме укучыларны тәрбияләп, тормыш юлына озата. «Хәзер инде аларның балаларын укытам, мәктәптә туган тел төркемендә бик теләп шөгыльләнәләр», — ди мөгаллимә. Ата-аналар белән һәрвакыт элемтәдә булып, кулга-кул тотынып эшләгәч, аны күпләр хөрмәт итә.
Әлфинә Галиева татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик оешмасы эшендә актив катнаша. Шәһәркүләм чаралар, милли бәйрәмнәр, семинарлар уздыру, конференцияләрдә катнашу, бүләкле урыннар алу — аның югары категорияле, компетентлы укытучы икәненә дәлил булып тора. Хезмәттәге уңышлары өчен Әлфинә Исмәгыйл кызы Башкортстанның Мәгариф министрлыгы һәм шәһәр мәгариф бүлеге грамоталары, мактау хатлары белән дә бүләкләнә.
Мәктәп тормышы, хезмәттәшләре, шәһәрнең алдынгы кешеләре турындагы мәкаләләре, шулай ук укучыларының иҗат җимешләре «Туган як» гәзитендә еш басыла. Өендә дә Әлфинә оста куллы хуҗабикә, матур гөлләр үстерә, чигү чигә, бәйләм бәйли, тәмле ашлары, бәлешләре белән балаларын, оныгы Аланны сыйларга да вакыт таба. Алар матур гаилә булып, бер-берсенә терәк булып, киңәшләшеп яшиләр. Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә апасы гаиләсендә гомер итүче әтисенең барып хәлен белергә, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә дә тырыша ул.
Быелгы октябрь Әлфинә Исмәгыйл кызы өчен истәлекле ай. Ул шушы көннәрдә 55 яшьлек матур юбилеен билгели. Аңа алдагы тормышында ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, балалары, туганнары, хезмәттәшләре кадер-хөрмәтендә озын-озак яшәвен телисе килә.


И. Шәйхуллина.
Читайте нас: