Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 октябрь 2019, 17:35

Водительләр бәйгедә сыналды

25 октябрьдә шәһәрдә водительләр арасында һөнәри осталык бәйгесе үтте

Һөнәри бәйрәм уңаеннан машина йөртүчеләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесен үткәрү матур бер гадәткә керде.
Быелгы конкурста «Альтернатива», «ВНИИГИС-3ТК», «Башкирэнерго», «ПетроТул», «Спец экотранс», «Октябрьский электр челтәрләре», «Теплоэнерго», «Горизонт», «Пакер», «Благоустройство», «ОЗНА-Логистика», «Октябрьсккоммунводоканал» оешма-предприятиеләреннән биш «КамАЗ» һәм тугыз «Газель» водителе катнашты. Бәйгечеләрне хакимият башлыгы урынбасары Сергей Литов сәламләп, автомобиль транспорты күптәннән көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше булуын билгеләде. «Шәһәр яшәешендә мөһим роль уйнап, ул икътисад һәм социаль өлкәләр тармакларының өзлексез эшләвен тәэмин итә һәм шуның белән халыкның иминлеген яхшырта», — диде Сергей Васильевич. Баш хөкемдар — ДОСААФ автомәктәбе җитәкчесе Рамил Гыйбадуллин ярышларның шартларын аңлатып, бар катнашучыларга да уңышлар теләде.
Бәйге гадәттәгечә ике өлештә үтте: теоретик һәм гамәли. Беренчесендә бәйгечеләрнең юл йөрү кагыйдәләре, хезмәт хәвефсезлеге, автомобильләрне техник хезмәтләндерү буенча белемнәрен тикшерделәр. Бу өлешкә 20 минут вакыт бирелсә, күбесе 10 минут эчендә биремнәрне үтәп, нигездә, яхшы нәтиҗә күрсәтте. Водительләр фикеренчә, бу аларның кагыйдәләрне еш кабатлап, искә төшерүләренә, сынауга алдан әзерләнүләренә бәйле.
Теория сораулары буенча имтихан тотканнан соң бәйгечеләрне гамәли өлеш көтте. Монда машина йөртү осталыгы һәм биремнәрне үтәүгә сарыф ителгән вакыт бәяләнде. Водительләр «змейка» буенча йөрү, «сигезле» билгесен ясау, корылмага күтәрелү (эстакада), эстафета, машинаны дөрес итеп тукталышка кую һәм башка сынауларны узды. Бу этапта «Газель» водительләре арасында Азат Хаҗиевка һәм «КамАЗ» йөртүчеләрдән Рәшит Әмирхановка тиңнәр булмады.
Ярышларга нәтиҗәләр ясалган арада «Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесендә катнашкан егетләр белән аралашып алдык. «Альтернатива» предприятиесе водительләре Фәнис Гарәфетдинов һәм Рәфис Нугаев әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаша, икесенең дә водительлек стажы ике дистәдән артык.
— Биремнәр үтәгәндә әллә ни авырлык тоймадык, күпьеллык тәҗрибәбез дә ярдәм иткәндер. Иң авыры чит машинага ияләшү бугандыр, чөнки һәр автомобильнең йөртүчесе генә белгән үзенчәлекләре бар. Бәйрәм уңаеннан бар водительләргә дә исән-имин йөрүләрен телибез, өйдә һәркемне якыннары көтә бит, — ди алар.
Егетләр бәйгегә килеп, аларга теләктәшлек белдереп, көч-куәт биреп торган директор урынбасары Р. Фәхретдинов, транспорт участогы җитәкчесе С. Сиднивец, гараж җитәкчесе Р. Әхмәтовка рәхмәтле. Шунысын да әйтергә кирәк, «Альтернатива» ике төркемдә дә үз катнашучыларын тәкъдим иткән ике предприятиенең берсе иде. Аңардан башка, «Башкирэнерго»дан ике водитель катнашты.
Чираттагы әңгәмәдәшем — «ОЗНА-Логистика» җәмгыяте водителе Азат Хаҗиев.
— Бәйгедә беренче тапкыр гына катнашмыйм. Былтыр «Газель» машинасын йөртүчеләр арасында беренче урын яуладым. Уңышка ирешү өчен юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә, осталыкны шомарту өстендә эшләргә кирәк. Шулай ук коллективның теләктәшлеге дә ярдәм итте, — ди ул.
Ниһаять, бәйгенең җиңүчеләрен билгеләү вакыты да җитте. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде.
«КамАЗ» водительләре арасында
1нче урын — Айрат Кәримов («ПетроТул»);
2нче урын — Фидан Мифтахов («Башкирэнерго»);
3нче урын — Рәшит Әмирханов («ВНИИГИС-ЗТК»).
«Газель» машинасын
йөртүчеләр арасында
1нче урын — Азат Хаҗиев («ОЗНА-Логистика»);
2нче урын — Илвир Мөхәмәтшин («Пакер»);
3нче урын — Илдар Зәйнуллин («Благоустройство»).
Бәйгедә җиңүчеләр һәм катнашучылар көнкүреш заман техникасы һәм дипломнар белән бүләкләнде.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотолары

Читайте нас: