Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 октябрь 2019, 17:31

Җиңүләргә — яшьтән!

25 октябрьдә шәһәребезнең нефть колледжында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Башкортстанның V төбәк чемпионатына сайлап алу этабы үтте.

25 октябрьдә шәһәребезнең нефть колледжында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Башкортстанның V төбәк чемпионатына сайлап алу этабы үтте.
16-22 яшьлек катнашучылар «Геодезия» төркемендә көч сынашты. Әлеге юнәлеш республикада елдан-ел танылу ала. Ике ел элек төбәк чемпионатында катнашу өчен — 5, узган елда 7 команда көрәшсә, быел аларның саны 10га җитте! Бу Октябрьский нефть, Уфа автотранспорт, Стәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр, Уфа ягулык-энергетика, Башкорт архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык, Кушнаренко авыл хуҗалыгы, Сибай күпьюнәлешле һөнәри һәм И. Тасимов исемендәге Акъяр тау колледжлары, Уфа тимер юл инженерлары әзерләү институты, Бөре кооператив техникумы.
Командалар алдына җитди бурыч куелды. Алар заманча геодезия җиһазлары белән чынбарлык шартларда эшләү осталыгын күрсәтергә тиеш булды.
Чемпионатта катнашучыларның эшен колледжларның эксперт-остазлары бәяләде: Зарипова Марина, Рахманов Александр, Боленко Михаил, Галләметдинов Салават, Мусина Гүзәл, Баишева Альбина, Файзуллин Равил.
Баш эксперт — төбәк чемпионатын үткәрүгә сертификацияләнгән колледж укытучысы Петрова Эльза.
Ярышлар кысаларында IV төбәк чемпионаты җиңүчеләре Сәхәбиева Регина һәм Сафонов Илья Leica фирмасының өр-яңа электрон һәм роботлаштырылган тахеометрларында эшләү буенча осталык дәресе оештырды.
Чемпионат нәтиҗәләренә килгәндә, киеренке «көрәш»тә Октябрьский нефть колледжы командасы (Хәбибуллин Тимур һәм Васильев Виталий) беренче урын яулады! Cтәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр колледжы — икенче, Уфа ягулык-энергетика колледжы өченче булды. Бу өч команда, шулай ук Башкорт архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык һәм Сибай күпьюнәлешле һөнәри колледжлары агымдагы елның декабрендә үтәчәк V төбәк чемпионаты финалында катнашачак.
Икенче көнне, ягъни 26 октябрьдә, республикада тәүге тапкыр Октябрьский нефть колледжы нигезендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) V төбәк чемпионатында «Геодезия» юнәлеше буенча катнашу хокугына 14-16 яшьлек укучылар арасында сайлап алу этабы үтте. Ярышта шәһәребезнең 22 һәм 12нче мәктәпләре, 3 һәм 2нче гимназияләр чыгыш ясады. Укучыларның яхшы әзерлеге, җиңүгә омтылышы югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирде.
Нәтиҗәләр буенча, V төбәк чемпионаты финалына түбәндәге командалар үтте: 22нче мәктәп (Парадник Евгений һәм Гарипов Искәндәр, Мутаева Амилла һәм Сөләйманова Азалия), 2нче гимназия (Галләмова Лия һәм Зарипова Камилла), 3нче гимназия (Шакирҗанов Тимур һәм Мөдәрисов Вадим), 12нче мәктәп (Ширяев Артур һәм Әхтәрәева Аделия).
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) V төбәк чемпионаты финалына үткән шәһәребез укучыларын шушы җиңүләре уңаеннан ихлас тәбрик итеп, яңадан-яңа казанышлар телибез!

Лилия ГАБИТОВА
Фотолар PhotoZone Октябрьский төркеменнән алынды

Читайте нас: