Быелгы конференция совет чорыннан соңгы киңлектә беренче ачылган дини белем бирү учреждениесе — Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсәнең 30 еллыгына туры китерелде. Бүгенге көндә ул уку йорты Русия ислам университеты дип атала.
Форум 400дән артык катнашучыны — дөньяның танылган дин әһелләрен, галим-теологларны, мәгариф һәм социаль сәясәт өлкәсендәге белгечләрне, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен җыйды.
Чарада бүгенге җәмгыятьтә исламның роле һәм урыны, әхлакый һәм дини тәрбия, конфессияара һәм милләтара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Конференциянең пленар утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
— Бүген Башкортстан — Русия исламының танылган тарихи һәм заманча үзәге. Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән бергә гореф-гадәтләрне, мәңгелек кыйммәтләрне саклау, патриотизм һәм толерантлыкны тәрбияләү өчен көчләрне берләштерә.
Безнең уку йортлары танылган «Галия» мәдрәсәсенең иң яхшы традицияләрен дәвам итә. Алар замандашларын белем алырга, телләр һәм кәсепләрне өйрәнергә, дөнья мәдәниятен үзләштерергә өнди. Бүген бу традицияләрне саклау, үстерү, бай рухи мираска таяну бик мөһим.
Без дини экстремизм күренешләренә каршы торырга, конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны сакларга тиешбез. Күршелек, үзара хөрмәт һәм түземлелек традицияләре һәрвакыт безнең төбәкнең көчле ягы булды. Башкортстанда яшәүчеләрнең күпчелегенең мондый фикерләр белән килешүе әлеге гореф-гадәтләрнең ныклыгын раслый.
Бездә дини нигездә бәрелешләр һәм низаглар беркайчан да булмады һәм булмаячак, дип ышанам. Бергә булыйк, хөрмәтле дуслар, моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез! — диде чыгышында республика җитәкчесе.
Конференция катнашучыларын Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин сәламләде.
— Белем алуга омтылмыйча яшәү мәгънәсен аңлау, үз-үзеңне, әйләнә-тирәне танып-белү мөмкин түгел. Безнең өстә игелекле эшләргә, килешле гамәлләргә, тынычлыкка һәм татулыкка өндәү буенча зур җаваплылык ята, — дип билгеләде ул.
Баш мөфти сүзләренчә, рухи нигезләрне саклау һәм ныгыту белән республиканың, гомумән илнең, үсеше бәйле. Бу кыйммәтләрне ватандашларга, бигрәк тә яшьләргә җиткерү мөһим. Шул ук вакытта әдәп-әхлак нигезләренә өйрәтү гыйбадәтханә стеналары белән чикләнергә тиеш түгел. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында дини, әхлак дәресләрендә рухи кыйммәтләргә игътибар бирү мөһим.
Дини форум эшчәнлегендә катнашкан Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин үзенең уй-кичерешләре белән уртаклашты.
— Халыкара фәнни-гамәли конференция Русия ислам университетын тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы белән башланып китте. Шунысы куанычлы, 168 диплом алучы арасында безнең мәдрәсә мөгаллиме Илнур Нуруллин да бар иде. Өйлә намазыннан соң пленар утырыш башланды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон, башка илләрдән килгән дин әһелләре чыгыш ясады.
Республика җитәкчесе сөенечле хәбәр җиткерде. Башкортстанда дини белем бирү өлкәсендәге фәнни- мәгърифәтчелек эшчәнлеккә махсус грантлар бүленәчәк. Бу яшь мөгаллимнәргә, хәзрәтләргә зур ярдәм булачак.
Русия ислам университетының 30-еллыгы уңаеннан оештырылган конференция уку йортын төрле елларда тәмамлаган шәкертләр очрашу урыны да булды. Хәзерге вакытта алар Русиянең төрле төбәкләрендәге дини идарәлекләрдә хезмәт итә, арада дөньяда киң танылган дин әһелләре дә бар. Мин үзем дә әлеге уку йортын 1992 елда тәмамладым, без аның икенче чыгарылышы булдык. Чара элеккеге курсташ- ларны күрү, алар белән аралашу, уку елларын искә төшерү мөмкинлеген бирде. Без Тукай урамындагы мәчет бинасында укыдык. Ул вакытта өстәл-парталар да җитешми иде, идәндә ятып укыган чаклар да булды. Үзәк Диния нәзарәте тарафыннан уку әсбаплары, Ризаэтдин Фәхретдинның «Җәвамигуль кәлим шәрхе» хәдисләр җыентыгы, Коръән-Кәримнең Казан басмасы һәм башка дини китаплар чыгарылды. 30 ел эчендә университет бик күп үзгәрешләр кичергән. Матди-техник тәэмин ителештән тыш, гыйлем бирү сыйфаты да күтәрелде. Элегрәк шәкертләрне мәчетләрдә дини йолалар үтәү өчен әзерләсәләр, хәзер уку йортыннан бар яклап белемле дин әһелләрен чыгаралар. Дини уку системасы дүрт баскычтан тора. Беренчесе — мәчет каршындагы курслар, икенчесе — мәдрәсәләр, өченчесе — Русия ислам университеты һәм дүртенчесе — Болгар ислам академиясе. Соңгысы күптән түгел Президентыбыз Владимир Путин булышлыгында Русия Үзәк Диния нәзарәте, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Мөфтиләр шурасы башлангычы белән ачылды. Быел шушы дәрәҗәле уку йортына бик зур конкурс үтеп, шәкертебез Батырбәк Хашимов укырга керүе белән горурланабыз, — диде Мәүлемҗан хәзрәт.
Дини форум икенче көнне дә дәвам итте. Аның кысаларында төрле юнәлешләр буенча секцияләр эшләде, Ислам мәгарифе советы утырышы узды. Конференция катнашучылары «Хәкимия» мәчете манарасына ярым ай кую тантанасында катнашты. Кунаклар конференция оештыручыларга кунакчыллыклары, төрле конфессияләр һәм милләтләр вәкилләренең нәтиҗәле аралашу мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде.