Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
31 октябрь 2019, 17:33

«Аның язмышы — кешеләргә хезмәт итү»

Тарихи-туган якны өйрәнү музееның күргәзмәләр залында Иван Елизарович Клинов тууына 95 ел тулу уңаеннан шушы исемле экспозиция ачылды

Шәһәребезнең легендар шәхесе Иван Клиновның шәхси документлары беренче тапкыр ирекле карауга чыгарылды.
Күргәзмәне ачу тантанасында Клинов гаиләсе әгъзалары, архив бүлеге, киң мәгълүмат чаралары вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.
Иван Елизарович — шәһәребездә киң билгеле шәхес, актив җәмәгать эшлеклесе, күренекле җитәкче. Ул байтак еллар (төгәл әйткәндә, 1965-1984 еллар) шәһәр Советының башкарма комитетын җитәкли. Шулай озак вакыт куелган бурычларны яхшы үтәгән җитәкчеләр сирәктер. Замандашлары билгеләвенчә, ул җитәкчелек иткән чорда шәһәребез бөтен ил буйлап билгеле булган, күп әһәмиятле объектлар төзелгән.
Чараны тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры Ирина Медведева ачып, сүзне шәһәр хакимиятенең архив бүлеге җитәкчесе Наталья Талиповага бирде.
— Архив бүлегендә Иван Елизаровичның бүләкләү, эш, иҗади документлары, бәяләмәләре, кулъязмалары саклана. Шулай ук ул шәхси архивыннан фотосурәтләр биреп калдырган иде. Анда Пионерлар сарае, «Солдат уйлары» һәйкәлен ачу, пионерлар парады кебек шәһәр тарихындагы мөһим вагыйгалар чагылдырылган. Бу документлар бездә мәңге сакланачак, моның өчен бөтен шартлар да бар, — диде ул.
Ветераннар советы рәисе Юрий Корольков И. Клиновның Октябрьский үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлеше, эшлекле һәм шәхси сыйфатларын билгеләде. «Соңгы көннәренә кадәр ул оптимист һәм олы җан иясе булып калды. Гомере буе үзе турында түгел, ә башка кешеләр хакында уйлады», — дип искә алды Юрий Васильевич. Моннан тыш, ул музейга шәһәребезнең күренекле җитәкчеләре турында китап бүләк итеп бирде һәм И. Клинов исемендәге урамда аның бюстын кую теләген белдерде.
Клиновның гаиләсе исеменнән аның кызы — шәһәребезнең билгеле табибы Людмила Василевская чыгыш ясады.
— Әтиебез истәлегенә күргәзмә ачылуын белгәч, бик дулкынландым. Шәһәрдәшләргә ул яхшы, кайгыртучан җитәкче, киң күңелле кеше булса, минем өчен ул чын ир-ат үрнәге, яратучан әти булып кала. «Кызым, кемгәдер булыша алсаң, һичшиксез, ярдәм ит, беркайчан да баш тартма», дип әйткән сүзләре хәзер минем өчен тормыш шигаре, — диде Людмила Ивановна, күргәзмә оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп.
Чарага килгән укучылар И. Клиновны күреп белмәсә дә, әммә ул төзеткән бистәләр, социаль-мәдәни объектлар, истәлекле урыннар аша аның белән хаклы рәвештә горурлана ала.
Күргәзмә ноябрь ахырына кадәр эшләячәк.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотолары


Читайте нас: