Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
24 октябрь 2019, 19:03

Бердәмлек белән көчле илебез

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан шәһәребез мәктәп һәм гимназияләрендә ачык дәресләр үтте

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан шәһәребез мәктәп һәм гимназияләрендә ачык дәресләр үтте



4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгели. Шәһәребезнең 1нче мәктәбендә дә бу датага багышланган ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре үтте.
Без 9нчы сыйныфта оештырылган тарихтан ачык дәрестә булдык. Дәрес шигырь укудан башланып китте. Укучылар аның халыклар дуслыгына багышлануын әйтте, укытучы Ирина Николаевна белән бердәмлек, ватанпәрвәрлек мөһимлеге турында әңгәмәште. Арытаба сүз бәйрәм тарихы, башкорт халкының илне поляк интервентларыннан азат итүдә катнашуы турында барды. Укучылар Халыклар бердәмлеге көненә багышланган видеоязма карады, аның турында фикер алышты.
Дәрес ахырында укучылар башка илләрдә яшәүче балаларга котлау хаты язды, тынычлыкта, бәхеттә-шатлыкта яшәүләрен теләде.
Читайте нас: