Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 октябрь 2019, 17:56

Тылсымлы иҗади эшләнмәләр дөньясында

2нче модель китапханәдә шәһәрдәшебез Әлфия Орехованың авторлык курчаклары күргәзмәсе ачылды

Без барыбыз да балачак иленнән. Бу могҗизалы илнең төп «билгесе» курчаклардыр. Шәһәрдәшебез Әлфия Орехованың гаҗәеп курчаклары борчусыз балачакка алып кайткандай була. 22 октябрьдә аның иҗат җимешләре күргәзмәсе Кувыкин урамында урнашкан модель китапханәдә ачылды.
Күргәзмә 2020 елда республикада узачак Бөтендөнья Фольклориадасына багышланды. Чарага күпьюнәлешле һөнәри колледж студентлары да чакырулы иде.
Очрашу башланганчы китапханә хезмәткәре кунакларга китапханә буйлап экскурсия оештырды, күрү, ишетү мөмкинлеге чикләнгән укучылар өчен тәгаенләнгән китапларны күрсәтте.
Алып баручылар — баш китапханәче Люзия Хәйретдинова һәм актив китап укучы Марсель Ситдыйков чарада катнашучы кул эшләре осталары белән таныштырды. Әлфия ханымнан тыш биредә үз эшләнмәләрен декупаж техникасы остасы Фирдәүс Батдалова, сәйлән белән үрү остасы Елена Шакирова тәкъдим итте.
Арытаба алып баручылар курчаклар тарихын, аларның нинди материаллардан эшләнүе, төрләре турында сөйләде. Курчаклар — дөньяда иң беренче булып барлыкка килгән уенчыкларның берсе. Аларны төрле чималлардан ясаганнар, һәр уенчыкка тирән мәгънә салганнар. Борынгылар курчакларның сихри көчкә ия булуына һәм төрле бәла-казадан, авырулардан саклавына ышанганнар. Курчаклар йөзсез булган. Элеккеләр күзләре булса, аңа кара көчләр керергә мөмкин дип уйлаганнар. Курчакны эшләгәндә кызыл төсне күп кулланганнар, чөнки ул сихырлардан саклаучы төс булып саналган.
Кунакларга шулай ук курчаклар турында тарихчы Алексей Юдинның фәһемле видеоязмасы да күрсәтелде. Арытаба сүз чараның сәбәпчесе — Әлфия ханымның үзенә бирелде. Курчаклар ясау белән биш елга якын шөгыльләнә икән ул. Бирегә 20гә якын курчак алып килгән.
Һөнәре буенча техник белгеч булса да, Әлфия кечкенәдән рәсем ясарга, тегәргә, бәйләргә яраткан. Гаиләсендә балалары тугач, аларга киемнәрне дә үзе теккән. Арытаба саклагыч курчаклар ясау белән мавыгып китә. Алар белән ел саен Витебскида оештырылучы «Славян базарында» да катнаша ул. Биредә күп осталар җыела, якташыбызны бик җылы һәм зур хөрмәт белән каршы алалар. Сәфәрдән соң ул тагын да илһамланып кайта. Бу тукымадан курчаклар ясау үсешкән мәл була. Әлфия интернет челтәрләрендәге эшләрне күзәтә һәм акрынлап үз юнәлешен табып, үзенең иҗат җимешләрен тудыра. Курчакларны ул табигый материаллардан ясый, буяганда үләннәр, суган кабыгы төнәтмәләре, төсле буяулар куллана.
Әлфия Орехова — шәһәрдә узучы мәдәни чаралар, оста куллар ярминкәсе актив катнашучысы, аны башка төбәкләргә дә чакыралар. Авторның иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе дә беренче тапкыр гына оештырылмый. Өченче елны җәй буе тарихи-туган якны өйрәнү музеенда аның күргәзмәсе зур уңыш белән үтә.
Әлфия ханым әкият геройларын яратып ясый. Иң яраткан курчагы Мальвина икән. Курчакларга карап, һәр өлеше зур зәвык, игътибар белән эшләнүен сизәсең, автор салган җылылыкны тоясың. Ә күзләре?! Алардагы очкынны, рәхәт канәгатьлекне күрсәтү осталыгына сокланмый мөмкин түгел.
«Кая гына барсам да, җай чыкканда кибетләрдән курчаклар ясау өчен төрле кирәк-яраклар эзлим. Кул эшләре белән шөгыльләнү өчен вакыт кына түгел, яхшы кәеф, теләк, илһам да кирәк. Кәеф булмаганда, мондый эшне башкарып булмый», — ди ул.
Чарада катнашучы осталар Фирдәүс Батдалова, Елена Шакирова да үзләренең иҗат эшләре белән таныштырды. Фирдәүс ханым да балачактан рәсем төшерү, кул эшләре белән мавыга, лаеклы ялга чыккач вакытын яраткан шөгыльләренә багышлый. Үзен декупаж техникасында таба (автордан: декупаж — ул рәсемнәрне, киселгән бизәкләрне предметка ябыштырып, лаклап бизәкләү ысулы) һәм Урал асылташларын охшатып ясау юнәлешендә эшләп, Бакыр тавы хуҗабикәсе иҗади мәктәбен булдыра, халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Китапханә янындагы «Оҗмах бакчасы» клубы җитәкчесе дә ул. Ф. Батдалова студент кызларга декупаж техникасы ничек барлыкка килүе, аның төрләре, хәзергәчә үсеше турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
Елена ханым хәзерге вакытта киң таралган сәйлән белән үрү шөгылен үз иткән, әмма биредә ул үз юнәлешен булдыра — сәйләннән брошкалар ясый. «Мондый эшләнмәләргә ихтыяҗ зур, интернет аша заказлар күп килә. Яраткан шөгылең рухи канәгатьләндерүдән тыш, табыш та китерсә, бигрәк тә күңелле. Сезгә дә шундый шөгыль табуыгызны телим», — диде ул.
Күргәзмә оештыручы Әлфия Орехова кунаклар өчен осталык дәресе үткәрде. Анда ул тукыма, җеп кисәкләреннән Теләк саклагыч курчак ясарга өйрәтте. Бик мавыктыргыч булды бу, кызлар кирәкле материалларны алып, җиң сызганып эшкә тотынды. «Курчакның чәчен үргәндә ни телисең, шуны эчтән әйтәсең. Әзер булгач, матур бизәкләр белән бизәп, көзгегә каратасың. «Кара әле, мин сиңа нинди матур әйберләр бүләк иттем, ә син минем теләгемне тормышка ашыр», дип кабатлыйсың. Бу гамәлне берсе дә күрергә тиеш түгел. Курчак сезнең шәхси бөтиегез була, аны беркемгә дә бирергә ярамый. Аны эшләгәндә кызыл, сары, яшел, зәңгәр, шәмәхә төсләрне кулланырга мөмкин», — дип аңлатты Әлфия ханым. Нәтиҗәдә бик матур, үзенчәлекле курчаклар килеп чыкты. Кунаклар шундый фәһемле, файдалы очрашу оештырган китапханә хезмәткәрләренә, чарада катнашкан осталарга рәхмәтләрен җиткерде.


Фикерләр

Дина Кудряшова, күпьюнәлешле һөнәри колледжның директор урынбасары:
— Очрашуга парикмахер белгечлегенә укыган кызлар белән килдек. Алар программа буенча сәнгать предметын өйрәнә, бүген бирелгән мәгълүматлар укулары буенча да кирәкле. Бик күп яңа идеялар, фикерләр ишеттек, чарадан нык канәгатьбез.

Эльвина һәм Алина, 2нче курс студентлары:
— Чара бик кызыклы булды. Искитмәле матур иҗади эшләнмәләр күрдек. Аеруча Әлфия Орехованың курчаклары ошады, менә-менә җанланып китәр кебекләр алар. Үзебез дә курчак ясарга өйрәндек.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотолары


Читайте нас: