Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 октябрь 2019, 17:52

Техникагыз кышка әзерме?

Совет мәйданында 33 техника берәмлеге катнашлыгында смотр үтте

Кыш җитәргә дә санаулы вакыт калып бара. Бу һава температурасы түбәнәюеннән дә, явым-төшемнең күбәюеннән дә, табигатьнең үзгәрүеннән дә көннән-көн ныграк сизелә.
Гадәттәгечә, салкыннар башланган мизгелләрдә шәһәребездә юлларны хезмәтләндерү, урамнарны кар-боздан чистартуда мәшгуль коммуналь һәм юл-төзелеш предприятиеләре техникасы күргәзмәсе оештырыла. Анда КАМАЗ, трактор, йөк төяү-бушату җайланмасы, грейдер һәм башка транспортның, шәхси составның кышка әзерлегенә күзәтү ясала.
Агымдагы елда да Совет мәйданында «ДорСтройРемонт», «Теплоэнерго», «Октябрьский электр челтәрләре», «Жилуправление», «СпецЭкоТранс», «Октябрьсккомунводоканал», Самара-Уфа-Чиләбе автомагистрале идарәсенең «ДЭП-103» җәмгыятенең 2нче участогы, «Башкирэнерго»ның «Октябрьский электр челтәрләре» бүлеге, Бәләбәй юл цехының Октябрьский участогы, «Промысел юллары торышының Арлан идарәсе» җәмгыяте, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе, «Башинформсвязь»ның Октябрьский линия-техника цехы ТМЦТЭТ, 1нче шәһәр дәваханәсенең БСМП-сы, шулай ук янгын сүндерү, авария-коткару, полиция, элемтә үзәгенең техникасы катнашлыгында смотр үтте. Барысы күргәзмәдә 33 транспорт чарасы тәкъдим ителде.
Водительләр, механиклар хакимият башлыгының беренче урынбасары М. Черкашнев җитәкче- легендәге комиссия алдында техника торышы, кирәкле әсбаплар һәм киемнәр белән тәэминат буенча хисап тотты. Күргәзмә барышында мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышулар оештырылды. Эшчеләрдән хезмәт хакы, хәвефсезлек темасына кагылышлы һәм башка көнүзәк сораулар кабул ителде. Михаил Алексеевич һәр мөрәҗәгатьне тикшереп, алар өстендә җентекле эшләү йөкләмәсен куйды.
Смотр барышында эшләр планы билгеләнде, предприятиеләргә кышкы чорга әзерлек буенча анык бурычлар куелды. Бүгенге көндә беренчел мәсьәләнең берсе булып техника һәм эшче кулларга ихтыяҗ тора. Бу юнәлештә дә эш дәвам итә, республика исәбеннән яңа грейдер, йөк төягеч кайтарылуы көтелә.
Әйткәндәй, шәһәрнең янгын сүндерү бүлеге дә узган елда яңа транспорт чарасы белән тәэмин ителгән. Ул элеккегеләрдән нәрсәсе белән аерыла икән? «Беренче ярдәм автомобиле юл-транспорт һәлакәтләре вакытында чыккан ут-ялкынны сүндерү, аның нәтиҗәсен бетерү өчен куллануга тәгаенләнгән, — ди янгынчылар. — Ул «Спрут» гидравлик авария-коткару аппараты белән җиһазланган. Монда транспортны кискәләп алу өчен махсус кайчы, турайткыч җайланма, ышыклагыч киртәләр, носилкалар һәм башка махсус инструментлар керә. Бүлек трассага якын урнашкан, шуңа күрә чакырулар еш алабыз, мондый автомобиль эшне тизрәк һәм сыйфатлырак башкарырга булыша».
Смотр ахырында комиссия әгъзалары предприятиеләр вәкилләренә уңышлы эшчәнлек, кышкы чорга югары әзерлек теләде. Гомум алганда, күргәзмәдә катнашкан махсус техника торышына уңай бәя бирелде. Урамнарны кардан арындыруга тәгаенләнгән транспорт чаралары төзек халәттә, бозлавыкта булышачак ком-тоз катнашмалары да җитәрлек күләмдә. Әмма бу иркен сулыш алырга мөмкин дигән сүз түгел. Алда карлы-буранлы кыш көтә. Көтелмәгән каршылыклар килеп чыкмасын өчен гел уяу булу зарур.

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары


Читайте нас: