Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 октябрь 2019, 12:24

Урамдамы, приюттамы яхшырак?

Хуҗасыз һәр этнең дә үз бәхетсез язмышы...

Бүген урамнарда сукбай эт-мәчеләрнең өер-өер булып йөрүе гадәти күренешкә әйләнде.
Октябрьскийда гына түгел, бөтен ил буенча күзәтелә ул. Моңа бәйле, төрле төбәкләрдән этләр төркеме һөҗүменә дучар булучылар турындагы куркыныч хәбәрләр «явып» тора. Урамнарыбыз кешеләр өчен хәвеф чыганагына әверелмәсен һәм дүрт аяклы дусларыбыз да үзләрен яклаучысыз тоймасын өчен бу мәсьәлә кичектергесез хәл итүне сорый.
2018 елның 19 декабрендә Русиянең Дәүләт думасы тарафыннан «Хайваннарга карата җаваплы караш һәм РФның кануннар чыгаручы кайбер актларына үзгәрешләр кертү турындагы» 498нче федераль закон кабул ителде. Аңа ярашлы, 2020 елның 1 гыйнварыннан урындагы үзидарә органнарына һәр муниципалитетта хуҗасыз эт-мәчеләргә приютлар оештыру вәкаләте бирелде.
Берәдәк хайваннар дәвалау, стерильләштерү һәм вакциналаудан соң яңа хуҗалар табылганчы яки билгеле вакытка (контракт килешүе кысаларында) приютка урнаштырыла.
Октябрьский хакимиятендә бу мәсьәлә аерым игътибарга алынган. Бүген караучысыз хайваннарга яшәү урыны да билгеләнгән. Приют Өязетамакка илтүче юл буендагы элеккеге суалгыч биләмәсендә урнашкан. Ул республика хисабыннан субсидияләнә. Моннан тыш, урындагы бюджет һәм химаячылар ярдәме җәлеп ителәчәк. Аукцион нәтиҗәләре буенча хуҗасыз хайваннарны тоту һәм карау буенча йөкләмәне «Благоустройство» предприятиесе башкара.
Хуҗасыз маэмайлар мәсьәләсе электән үк шәһәрдәшләр арасында күп санлы бәхәсләр тудырган иде. Кызганычка каршы, приют ачылуы да моңа чик куймады. Социаль челтәрләрдә күренүенчә, халык ике «лагерь»га бүленгән: берәүләр кешеләр иминлегенә янаган хайваннарның законга ярашлы күзәтүдә тотылуын хуплый, икенчеләр, ягъни, зоояклаучылар приютта яшәүче этләр өчен борчылуын белдерә. Соңгыларының ВКонтактедагы рәсми төркемендә бу уңайдан язмалар чыгып тора, хайваннарның начар шартларда тотылуы, тиешле дәвалану, тәрбия чараларын алмавы, хәтта кыерсытылуы билгеләнә. Үз чиратында приют өчен җаваплы затлар бөтенләй икенче мәгълүмат бирә, зоояклаучыларны ялгыш фикер йөртүдә гаепли.
Әлбәттә, «Туган як» гәзите шәһәрдәге шушы хәл-вакыйганы игътибарсыз калдыра алмады. Дүрт аяклы дусларга күчтәнәчләр әзерләп, приютка «кунак»ка юлландык.
Яхшы ният — эш башы
Шәһәрдән берничә чакрым ераклыкта урнашкан приютның биек, тимер рәшәткәле капкасы янында торабыз. Каравылчы килеп, безне эчкә үткәрә. Биләмәдә күп сандагы вольерлар, эт өйчекләре тезелеп киткән. Аларның һәрберсендә этләр, көчекләр. Иң беренче игътибарны җәлеп иткән нәрсә: тирә-юньдә чагыштырмача тәртип, гафу итегез, шакшы исләр дә юк. Маэмайларның аслары чиста, коры түшәмәләр җәелгән. Әлбәттә, төзекләндерү эшләре барган җирдә тулы тәртип була алмый. Шулай да, приютта без көткәннән күпкә яхшырак күренеш ачылуын билгеләмичә булмый. Этләр дә күрер күзгә күңелле генә кыяфәттә, шикаять язучылар сүзләренчә, кыерсытылган, ач яки авыру кебек тоелмый...
Безне бирегә китергән сорауларга җавап табу максатында «Благоустройство» предприятиесе директоры урынбасары Илфат Хәлиуллин белән әңгәмәләшеп алдык.


— Илфат Зөфәрович, приют турында сөйләп үтмәссезме?
— Төзекләндерү эшләрен август ахырыннан башладык. Бүгенге көндә биналарны ремонтлау, җылылык үткәрү, тирә-юньне корыган агач-куаклыклардан, төзелеш калдыкларыннан җыештыру, хайваннарны саф һавада йөртү өчен мәйданчык ясау эшләре бара. Вольерлар санын арттыру да планлаштырыла. Мөһим мәсьәләләрнең берсе — приютны су белән тәэмин итү. Әлегә суны читтән китерү оештырылган, әмма ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндерү өчен ул гына аз. Этләргә ашарга әзерләү бүлмәсе өчен дә, җыештыру-чистарту гамәлләренә дә өзлексез су тәэминаты кирәк. Бу мәсьәләне скважина бораулау ярдәмендә чишү мөмкин. Хезмәткәрләргә килгәндә, штатта этләрне аулаучы, ветеринар, пешекче бар, аларның ярдәмчеләре дә булачак. Каравылчылар тәүлек әйләнәсенә сакта.

— Приютта ничә эт яши?
— Маэмайларның саны 70кә якын, аларның 40-гы — көчекләр. Этләрнең күпчелеге «урамны»кылар, ягъни караучысыз калганнар. Әмма арада хуҗалыктан китерелгәннәре дә бар. Киләчәктә «Золотой Рог» ит комбинаты янындагы урманлыктагы вакытлыча яшәү урыныннан маэмайларны күчерү турында сөйләшү бара. Урамнардагы берәдәк этләрне аулау һәм халыктан килгән гаризалар буенча эт-мәчеләрне стерильләштерү дә дәвам итә.

— Һәр теләгән кеше дә приютка хайваннарын бирә аламы? Һәм киресенчә, алу мәсьәләсе ничек?
— Әлбәттә, ниндидер сәбәпләр буенча шәхси хуҗалыкта арытаба асрый алмаган очракта, хайваннарны безгә китерергә мөмкин. Бу аларны урам мохитенә, ягъни аяусыз язмыш кочагына чыгарып җибәрүдән кулайрак. Шулай ук приюттан үзегезгә ошаган маэмайны алырга да була.

— Приют эшен хупламаучылар бармы?
— Кайбер зоояклаучылар сизелерлек комачаулык тудыра, интернетта яла яга, әллә нинди начарлыкларда гаепли. Шикаятьләр язып, тикшерү оештыра. Мондый шартларда безгә дә җиңел түгел, билгеле. Зоояклаучыларның бу гамәлләре законсыз буларак бәяләнә. Интернетта йөргән хәбәрләрнең ялган булуын исбатлыйм. Хуҗасыз хайваннарны аулаучылар аларны приютка исән-имин килеш китереп тапшыра. Берсенә карата да эвтаназия кулланылмый.

— Приютка кертмиләр дип зарланулар да ишетелә...
— Әйе, хәзер кагыйдәләр катгыйланды. Моңа кайбер зоояклаучыларның кысага сыймаган кыланышы этәргеч булды. Мисалга, алар ниндидер медицина әсбаплары алып килеп, ветеринар белән киңәшләшмичә дә маэмайларны «дәваларга» тотына. Моның нәтиҗәсе бик аяныч тәмамланырга, даруның микъдары артып китү яки аны дөрес кулланмау сәбәпле агулану очраклары да булырга мөмкин бит. Шуңа күрә дә биләмәгә керү тәртибе үзгәртелде.

— Бүген приютка нәрсәләр кирәк?
— Тәү чиратта хайваннарны ашату өчен савыт-саба, дәвалау чаралары (бәйләвеч, шприцлар һ. б.), агачтан төзелеш материаллары сорала. Этләргә өйчекләр (будка) ясаучылар табылса да шат булыр идек. Әйткәндәй, шәһәрнең бер предприятиесе вольерлар эшләп бирде. Аларга бик рәхмәтлебез. Приют оештыру — безнең өчен тәүге тәҗрибә, бу уңайдан битараф булмаган кешеләр теләктәшлегенә өмет итәбез. Бүген иреклеләр хайваннарны карау, ашату, дәвалауда зур ярдәм күрсәтә. Шәһәрнең оешма-предприятеләре дә аларга кушылса яхшы булыр иде. Мондый приют төбәктә тәртип урнаштыру, кешеләр
һәм дүрт аяклы дусларның да иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Әлбәттә, ул өйдәге шартларны алыштыра алмый. Шуңа күрә хайваннарга мөмкин кадәр уңайлырак мохит булдыру мөһим. «Яхшы ният — эш башы», диләр. Без, кешеләр, бер-беребезгә хилафлык итмичә, бергә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешәчәкбез.

— Хуҗасыз этләр турында кайда хәбәр итәргә?
— «Благоустройство» предприятиесенә 3-00-06 телефоны аша шалтыратып, мәгълүмат калдырырга мөмкин. Безнең хезмәткәрләр күрсәтелгән адрес буенча барып, хуҗасыз хайванны приютка китерәчәк.
Этләр белән дә, кешеләр белән дә уртак тел табарга!
... Приют белән танышып йөргән арада, биредә эшләүчеләр белән хезмәт шартлары, хәвефсезлек мәсьәләсе турында сөйләшеп алдык.
«Хайваннарны яратмаган, аларның язмышы өчен борчылмаган кешеләр приютта эшли алмас иде дип уйлыйм, — ди каравылчы апа. — Сүз дә юк, эшебез җиңел түгел. Этләр белән дә, кешеләр белән дә уртак тел таба белергә кирәк бит монда. Кайчагында соңгылары белән авырракка да туры килә әле... Шәхсән үзем маэмайларны бик яратам, авыл җирендә яшәгәч, аларны карау-тәрбияләү үзенчәлекләрен дә яхшы беләм. Иреклеләр турында да бер-ике сүз әйтәсем килә. Этләр янына килеп йөриләр, кулдан килгәнчә булышалар. Аларның кыланмышларын күзәтү үзе бер тамаша инде. Вольерга кереп китәләр, маэмайларны кочаклыйлар, үзләренчә нәрсәдер сөйләшәләр. Берәр көчекнең сырхаулап торуын күрсәләр, еларга ук тотыналар».
Иреклеләр дигәннән, мәкаләм бу төркемгә караучылар фикереннән башка тулы булмас сыман иде. Телефон аша аларның берсе — волонтер Татьяна Селиверстова белән бәйләнешкә кердек.
— Кызганычка каршы, хуҗасыз эт-мәчеләр мәсьәләсе көнүзәк темаларның берсе булып кала, — дип башлады сүзен Татьяна Евгеньевна. — Бу өлкәне көйләүче кануннар да бар-барын, әмма аларны үтәүче генә юк. Җавапсызлык нәтиҗәсе күз алдында: шәһәр тулы сукбай хайваннар, аларның саны арта бара, чөнки хуҗалары үз вакытында эт-мәчеләрен стерильләштермәгән һәм урамга куып чыгарган... Төбәктә приют ачылуы кирәкле гамәл, алай гына да түгел, бу — ачы чынбарлык таләбе. Әмма дүрт аяклы дуслар биредә үзләрен уңайлы хис итсен өчен әле эшлисе дә эшлисе. Аңлашыла, приют хезмәткәрләренә генә бу авырга туры килә, шуңа күрә һәрберебезнең ярдәме кирәк. Мисалга, ял көннәрендә өмә оештырып, вольерларны чистартырга, этләрне ашатырга, аларны саф һавада йөртергә мөмкин. Бу эш теләгән кешенең кулыннан килердәй дип уйлыйм. Социаль челтәрләрдә шикаятьләр язып утырудан күпкә файдалырак та ул. Приютта көчекләр бик күп. Иреклеләр аларны фотога төшереп, халык арасында мәгълүмат таратса, бәлки, ул нәниләр үзләренә яңа хуҗа табар иде. Интернетта шундый эш алып бару бик әһәмиятле, шул рәвешле башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә приют турында беләчәк.
... Әйткәндәй, Татьяна Евгеньевна хуҗасыз хайваннар мәсьәләсе белән күптәннән шөгыльләнә. Хуҗалары тара- фыннан язмыш куенына ташланган җан ияләренә битараф кала алмый ул, ихлас күңелдән ярдәм итә. Шәхси хуҗалыгында алар өчен зур булмаган приют та оештырган. Кайбер зоояклаучылар шушы ханымдай игелекле затлардан үрнәк алсын, хуҗасыз хайваннарга анык ярдәм күрсәтү турында уйлансын иде...

... Приют капкасыннан чыкканда тимер рәшәткәле вольерлардан безне дистәләгән моңсу караш озатып калды. Кайбер маэмайлар, китәсездәмени инде, дигәндәй, күңелсез генә өреп тә куйды. Кичә сукбайлыкта йөргән, ачлыктан, суыктан иза чиккән җан ияләре бүген чагыштырмача яхшы шартларда яши. Әмма үз йортыңны бернинди дә приютлар алыштыра алмый шул. Шуңа күрә, бу маэмайларның һәрберсенә игелекле хуҗалар табылыр, алар кешеләрдән бүтән хилафлыклар күрмәс дип өметләнәсе килә. «Хуҗасыз һәр этнең дә үз бәхетсез язмышы», диләр. Шушы бәхетсез язмышларны бәхетле итү без, кешеләр, кулында түгелме соң?...

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары


Читайте нас: