Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 октябрь 2019, 12:36

Гәзитсез дөнья күңелсез

Ә сез «Туган як»ка язылдыгызмы?

Менә тагын гәзиткә язылу чоры башланды. Җәмәгатьчелек игътибарын матбугат кампаниясенә җәлеп итү максатыннан 17 октябрьдә «Туган як» гәзите редакциясендә гәзиткә язылу көне үткәрдек.

Бу көнне гәзиткә язылучылар белән чәй табыны артында җанлы әңгәмә оештырылуын алдан игълан иткән идек. 17се иртүк табын әзерләдек тә кадерле кунактай гәзиткә язылучыларыбызны көтә башладык. Һәрнәрсәгә үтә җаваплылык белән караган өлкән буын вәкилләре биредә дә сынатмады, иртәнге сәгатьләрдә үк редакциябезгә килә башлады. Иң беренчеләрдән булып укучыларыбыз Әхсән Хөснетдинов, Рәмзия Садыйкова һәм Роза Габдуллина килде. Гәзиткә яздыргач, аларны чәй табыны артына чакырып, бераз әңгәмәләшеп алдык.

Роза ханым әнисе — 89 яшьлек Вәсилә Насыйбуллинаны гәзиткә яздырырга килгән. «Туган як»ны даими алдыручы әбекәебез киләсе елда рухи азыксыз калмас өчен гәзиткә язылуны алдан ук хәстәрләргә күнеккән.

Әхсән Хөснетдинов та гәзитебезгә күптәннән языла. Әбүнәчеләр арасында оештырылган «Гәзиткә языл, бүләк от!» чарасында катнашып, хуҗалыкта кирәкле бүләк — фонарь да откан ул. «Бүләгегез бик файдалы булды. Намаз укырга караңгы вакытта торырга туры килә, аның белән сәгатьне яктыртып карарга җайлы, гел янымда гына тотам. Гәзит килгәнен көтеп алам, бик яратып укыйм», — дип рәхмәтләрен җиткерде Әхсән абый.

Тагын бер кунагыбыз Рәмзия Садыйкованың соңгы ун елда «Туган як»тан аерылганы юк. «Гәзитнең һәр санын башыннан ахырына кадәр укып барам. Намаз вакытлары бирелүе бик җайлы, дин яңалыкларын күзәтеп барам. Бигрәк тә кеше язмышлары турында хикәяләр ошый. Барысы да тормыштан алынган язмалар, күңелне хисләндермичә калмый», — ди ул.

Мул чәй табыны артында утырганда кунакларыбыз балачакларын да искә төшереп алды. «Безнең балачакта мондый ризыклар юк иде. Кәлҗемә, алабута ашап үскән буын без. Бүген Аллага шөкер, күңелең нәрсә тели, барысы да бар. Яшь буынга без күргәнне күрергә язмасын, илләр тыныч булсын, берүк сугышлар чыкмасын. Шәһәребездә төрле милләт вәкилләре яши, киләчәктә дә шулай бергә, дус-тату булып яшәргә язсын», — дип уй-теләкләрен белдерде алар.

Беренче килүчеләрнең кул арты җиңел булды, көнозыны редакциябездән кеше өзелмәде. Кемдер чарага махсус игълан буенча килсә, икенчеләр очраклы рәвештә гәзиткә язылучылар булды.

Чарабызда катнашучылар аның белән бик канәгать булуларын, һәр санын көтеп алуларын әйтте. Әлбәттә, мондый сүзләрне ишетү безгә дә рәхәт, тагын да илһамланып эшләргә дәртләндерә. «Бик күңеле булды бүгенге очрашу. Исән-сау эшләгез, уңышлар сезгә. Гәзитне шулай матур итеп чыгарып торыгыз», — дип саубуллашканда җылы теләкләрен җиткерде әбүнәчеләребез.

Әйе, кеше күңелен күрергә күп кирәкми, иң мөһиме, игътибар, дип юкка гына әйтмиләр. Бүгенге чарабыз да шуны дәлилләде. Укучыларыбыз рәхәтләнеп аралашты, үзләренең уй-фикерләрен, теләкләрен, киңәшләрен белдерде. Без сезнең киңәшләргә дә колак салырбыз, киләчәктә дә укымлы мәкаләләр белән сөендерербез, мәсьәләләрегезне хәл итәргә тырышырбыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Гәзиткә язылу кампаниясе дәвам итә. Без сезне редакциябездә (Чапаев урамы, 18нче йорт (8, 9нчы бүлмәләр) атнаның биш эш көнендә көтеп калабыз. Моннан тыш, үзәк китапханәдә дә (адресы: Садовое кольцо урамы, 61 йорт) гәзитебезгә язылу оештырыла. Кемнәргә ул якын, биредә языла ала. Һәръелдагыча, гәзиткә язылучылар өчен бүләкләр уйнатылачак. Бу юлы да көнкүрештә кирәкле әйберләр сезне көтә, гәзиткә язылырга гына онытмагыз. Шәһәребездә булган вакыйгалар, республика, ил яңалыклары, хезмәт алдынгылары, актив кешеләр турында очерклар һәм башка мавыктыргыч язмалар, кызыклы конкурслар — болар барысы да «Туган як» гәзите битләрендә. Гәзиткә язылырга килеп йөрү мәшәкатьле булса, без үзебез барып та яздырабыз. Шушы телефоннарга хәбәр итегез: 6-03-28, 6-12-51. Бергә булдык, бергә булып калыйк!


А. ФАЗЛЕТДИНОВА

А. ХАННАНОВА фотосы
Читайте нас: