Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 октябрь 2019, 18:58

Волонтерлар Әнүзә апага ярдәмгә килде

14 октябрьдә республикада аналог тапшыруларына алмашка санлы телевидение килде.

14 октябрьдә республикада аналог тапшыруларына алмашка санлы телевидение килде.
Шәһәрдә санлы телевидениегә күчү буенча аңлату эшләре даими алып барылды. Бу эшкә ирекмәннәр дә җәлеп ителде. Алар санлы телевидениене көйләү буенча махсус курсларда укытылды.
— Аналог тапшырулар туктатылгач, санлы телевидениены тоташтыру буенча гаризалар күп булды. Моңарчы волонтерлар үзәгендә көненә өч-дүрт гариза кабул итсәк, соңгы көннәрдә иртәдән кичкә кадәр санлы җиһазлар урнаштыру белән шөгыльләнәбез. Күпчелек безгә өлкәннәр мөрәҗәгать итә. Без приставканы тоташтырып, көйләп бирәбез, аннары телевизор һәм җайланма белән ничек кулланырга кирәклеген җентекләп аңлатабыз, — ди Яшьләр сарае белгече Альберт Вәлиев.
Шушы көннәрдә волонтерлар шәһәрдәшебез Әнүзә Шония чакыруы буенча аның йортына килде.
— Моңа кадәр юлдаш тәлинкәсе белән куллана идем. Беренчедән, ул бик кыйбатка төште, икенчедән, андагы меңәрләгән каналлар барысы да кирәкми бит. Шуңа күрә җәй көне аны сүндерегә туры килде. Тик телевизорсыз бик кыен икән, яңалыкларны беләсе килә. Өйдә аның сөйләп торуына күнегелгән, ансыз нәрсәдер җитми кебек. Санлы телевидение 20 төп федераль телеканалны бушлай һәм югары сыйфатта карарга мөмкинлек бирүен ишеткәч, аның өчен кирәкле антенна һәм приставка сатып алдым. Танышым, көмеш волонтер Винера аша санлы җиһазларны тоташтырырга Яшьләр сарае волонтер ярдәм итүен белдем һәм аларга мөрәҗәгать иттем, — ди хуҗабикә.
Альберт Вәлиев тиз арада санлы сигнал кабул итүче антеннаны урнаштырды, приставканы телевизорга тоташтырып, санлы каналларны көйләде. «Әлһәмдүлилләһ, хәзер рәхәтләнеп санлы телевидение карап була», — дип сөенде Әнүзә Абдулла кызы һәм волонтерларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Читайте нас: