Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 октябрь 2019, 17:42

Яшисе дә әле килә, яшисе...

Данлыклы Башкортстан!

Данлыклы Башкортстан!
Башкортстан Урал таулы,
Бай иркен басуларга.
Урал тауның елгалары
Җан биргән далаларга.
Дуслык-туганлык җире,
Туган җирдә дан тоткан.
Халкың өчен син горурлык,
Данлыклы Башкортстан!
Башкорт атлы Рәсәй халкы
Аңа нигез салганга.
«Башкортстан» дип атала
Күпмилләтле булса да.
Милләтара дуслык җебе
Сузыла гасырларга.
Булсалар да төрле динле
Тиңдер зур бер гаиләгә.
Бай булганга уңышларга
Танылган бар дөньяга.
Бездә чыккан җиһазлар да
Бәһалана шуңа да.
Кабул итә туристларны
Табигать кочагында.
Күпме данлы ял йортлары
Җир йөзенә таныла.
Брендлары да бар аның
Үзенә тик хас кына.
Республикабызның данын
Танытучы дөньяга.



Башкортстан маркасы
Бәләбәй сыры тәмле
Йотардай ашап телне.
Шул тәм кайда барсаң да,
Озата кебек сине.
Барсаң да Самарага
Уфага һәм Казанга.
Сөт бүлегенә керсәң,
Тап буласың син сырга.
Алучы арта көн дә
Дан тотканга үзе дә.
Башкортлар да сыр кебек
Таралганнар бит илгә.
Рәхәт күрүе читтә
Үзебезнең якташны.
Чөнки сыйфатны тота
Данлый Башкортстанны.

Т. ХӘБИРОВ


Бар бәхетне күрә белик
Бар бәхетне күрә белик әле,
Саклый белик әле без барын.
Бәхет бит ул якын кешең булса,
Бүлешергә синең моң-зарың.
Бар бәхетне күрә белик әле,
Югалтмыйча яшик без барын.
Бәхет — сине аңлар кешең булса,
Янып-көеп көтәрлек ярың.
Бар бәхетне күрә белсәк кенә,
Саклый белсәк кенә без барын.
Тормыш матурлыгы арта барыр
Хөрмәт итә белсә сөйгәнең.
Бар бәхетне көтә белик әле,
Саклый белик әле без барын.
Бәхет бит ул мәхәббәтең булса,
Мәхәббәтең булса тиң ярың.

Т. Идрисов


Яшисе дә әле килә, яшисе...
Тагын яфракларын коеп,
алтын көз килә,
Сарылы-сагышлы
кызгылт төсләргә манып.
Үткән еллар аша кылган эшләр
Гамәл дәфтәренә бара язылып.
Яшисе дә әле килә, яшисе,
Мин бит әле җир кешесе.
Яшәешем халәтенә мәгънә салып,
Колач җәеп, җиһан кочып.
Түгел әле мин, түгел җан көеге,
Кайчак янам-көям, яратам...
Мөшкел хәлгә төшкән чакта
Кайгылы сагышларга кайчак батам.
Үз-үземне шулай тартып барам,
Тормыш арбасына утыртып.
Кайчак җырлар җырлап барам,
Күзләремә яшьләр тутыртып.
Тормыш бит ул җәза түгел,
Безгә биреләгән бәхет һәм сәгадәт.
Тормыш бит ул — язмыш бит ул,
Бүләк һәм тылсымлы мәхәббәт.
Яшим әле, яшим сөенеп,
Тормыш мәшәкатьләренә төренеп.
Дөнья гүзәллегеннән илһам алып,
Язган язмышыма буйсынып.

Р. ГЫЙЛЕМЬЯНОВ


Ни китерә көз?
Көзне сагыш алып килә диләр,
Мин килешмим мондый сүз белән.
Көзнең нәрсә алып килгәненә
Карыйсың бит нинди күз белән.
Миңа калса, муллык китерә көз,
Туйлар ясап, яшьләр кавыша,
Агачлар да яшел күлмәк салып,
Аны алтынына алыша.
Кошлар бездән мәңгелеккә китми,
Алар язын кабат кайталар.
Кешеләр дә «бәрхет сезоны»нда
Диңгез буенда яталар.
Урамнарда йөреп күрү кирәк
Матурлыгын алтын көзләрнең,
Миләшләрнең кызыл тәлгәшләрен,
Балаларның көләч йөзләрен.
Матурлыгын күреп булмый көзнең
Көне буе өйдә утырып.
Тәрәз аша гына урам күзләп
Күңелеңә сагыш тутырып.
Әйдәгезче, дуслар, матур көзне
Сагыш китерә дип каргамыйк.
Уйлар тулы хәтер сандыгыннан
Сагышларны гына барламыйк.


Ялгыз торна
Еламсырап очкан бер торнаны
Күрдем берчак шәһәр өстендә.
Урман ялан түгел очкан җире
Хафаландым шуның өчен дә.
Кайда төшәр әгәр хәле бетсә,
Тирә-якта шәһәр этләре.
Шау-гөр килеп тора машиналар,
Бик мөшкелдән моның эшләре.
Шундый уйлар белән рәттән
торып калдым
Хәлсез торна очты арырак.
Ярдәмләшеп янәш оча алмыйм,
Минем мөмкинлек тә тарырак.
Шул хәлдән соң ничә еллар узды,
Оныта алмыйм ялгыз торнаны.
Һәр көз саен торналарны күрсәм,
Күңелемне бер уй тырнады:
Ник очкан ул шәһәр уртасыннан
Ялгыз, еламсырап, каңгырып.
Ник ташлаган аны иптәшләре
Язмыш кочагына калдырып?
... Бу дөньяда кошлар гына түгел,
Кешеләр дә бик еш битараф.
Бер адымнан күршеңне күрмәсәң,
Менә шунда була эш харап.

Ф. Хәйруллин


Миллиард кеше арасыннан
Зирәгәя, тәҗрибә туплый,
Яши-яши җирдә кешеләр.
Бәхеткә һәм хөрмәткә лаек,
Минем газиз әнкәй ишеләр.
Олы җанлы, төпле акыллы,
Ярдәмчел дә, киңәшкә әзер.
Якты нур сибүче аналар,
Күпме икән, күпме ул хәзер?
Юк, аз түгел, әгәр аз булса,
Алсу таңнар атар идеме?
Бишектәге сабый елмаеп,
Еламыйча ятар идеме?
Күктә күпме йолдыз җемелди,
Бар да нур сибәдер шикелле,
Ә карасаң, тик берсе генә
Минем әнкәй кебек сөйкемле.
Җир шарының бер ноктасында,
Миллиард кеше арасыннан,
Икеләнми, газиз кешемне
Бер карауда табармын сыман.
Карурманда әгәр адашсам,
Каршы чыгар әнкәй, ышанам,
Сусаганнар суга табынган,
Ә мин, әнкәй, сиңа табынам.

А. МИҢЛЕГАЛИНА.

Читайте нас: