Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 октябрь 2019, 17:51

Волонтерлар ярдәм итә

Республикада 14 октябрьдән аналог тапшырулары туктатылды. Федераль телеканаллар хәзер тулысынча санлы эфир челтәрендә генә күрсәтә.

Республикада 14 октябрьдән аналог тапшырулары туктатылды. Федераль телеканаллар хәзер тулысынча санлы эфир челтәрендә генә күрсәтә.
Шәһәрдә санлы телевидениегә күчерүдә волонтерлар ярдәм итә.
Шәһәрдәш Анатолий Свиридюк волонтерларга мөрәҗәгать итте.
— Тышкы һәм өйдәге антенна ярдәмендә биш канал карый идек. 14 октябрьдә аналог тапшырулар бетүен белгәч, санлы тапшыруга тоташу өчен махсус җиһаз сатып алдым. Танышлардан аны телевизорга көйләргә волонтерлар ярдәм итүен ишеттем. Гомер буе «ОЗНА»да буяучы булып эшләгән 89 яшьлек әниемә приставка өчен ташлама да булмакчы. Күпгамәлле үзәктә тиешле документлар алып килергә куштылар, — ди ул.
Биредә җайланманы тоташтыра башлагач, волонтерлар аның телевизорга туры килмәвен ачыклады. Баксаң, ул приставка түгел, ә плеер булып чыккан. Яшьләр Анатолий Владимировичка аны алыштырырга киңәш итте. Шуңа күрә приставканы алганда инструкциясен яисә тартмасындагы язуларны игътибар белән укыгыз һәм махсуслаштырылган кибетләрдән генә сатып алыгыз.
— Безгә ярдәм сорап күпчелек өлкән яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә. Без аларның телевизорларын санлы сигнал кабул итүче җиһазларга тоташтырып, көйлибез, арытаба ничек кулланырга кирәклеген күрсәтеп, барысын да җентекләп аңлатабыз. Шәһәрдә генә түгел, аңа караган авылларга да барып ярдәм итәбез. Бүген төшкә кадәр Төрекмән, Нарыш авылында яшәүче гаиләләрне санлы телевидениегә тоташтырдык, — ди волонтер В. Сергеева.
Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләүләр алучылар һәм балага айлык пособие алучы аз керемле гаиләләргә санлы телевидениегә күчүдә ярдәм күрсәтелүен исегезгә төшерәбез. Моның өчен күпгамәлле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Искәрмә: Санлы телевидениегә күчү буенча булган сорауларны «Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре»нең тәүлек әйләнәсенә эшләүче федераль кайнар линия телефоны аша бирергә мөмкин: 8-800-220-20-02.
Санлы телеприставкага тоташу буенча инструкцияне техник паспортта яки смотри-цифру. рф сайтында табарга була. Телевизорны яисә приставканы үзегез көйли алмасагыз, волонтерлардан ярдәм сорарга мөмкин. Моның өчен төбәк «кайнар элемтә»сенә (8-800-347-00-55) яисә Яшьләр сараена (4-32-38) шалтыратырга кирәк.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотолары

Читайте нас: