Хөрмәтле укучыларыбыз! «Туган як»ка 2020 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Узган атнада редакциядә оештырылган гәзиткә язылу көне актив үткәч, агымдагы атнада да бу чараны дәвам итәргә булдык. 17 октябрьдә сезне редакциядә көтеп калабыз. Бу көнне, кадерле гәзит укучыларыбыз, нәкъ сезгә багышлыйбыз. Чәй табыны артында җанлы әңгәмә корып, фикер алышырбыз.
Гәзитебезгә язылу бәяләре (Октябрьский шәһәре буенча гына):
Язылучылар арасында бүләкләр уйнатылуын да исегезгә төшерәбез. Сезне сәгать 10.00нан «Туган як» гәзите редакциясендә көтеп калабыз.