10-11 октябрьдә Башкортстанга Татарстаннан дин әһелләре, зыялылар, язучылардан торган делегация килде. Ике республиканың милли зыялылары һәм дин әһелләре берләшеп эшләргә җыена.
Кунаклар республикабыз башкаласы Уфага һәм күршебез — Туймазыга сәяхәт кылды. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә оештырылган сәфәр Башкортстанның 100 еллыгы, шулай ук дини һәм милли тормышта, мәдәният, сәнгать, тарихта тирән эз калдырган шәхесләрнең юбилейларына, атап әйткәндә, Ризаэддин Фәхретдин, Дәрдемәнд, Мәрьям Солтанованың тууларына — 160 ел, Мөхлисә Бубыйның тууына — 150, Сәйфи Кудашның тууына — 125, Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланды.
Беренче көнне Туймазыдагы «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Анда Татарстанның Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм республика мәчетләре имамнары, Бөтендөнья татар конгрессы комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, ТР Язучылар берлеге рәисе, күренекле драматург Данил Салихов, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Башкортстан татарлары конгрессының Туймазы бүлеге рәисе Индира Латыйпова, күренекле җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият бүлеге мөхәррире Галимҗан Гыйльман, Октябрьскийның «Туган як» гәзите, шулай ук «Кызыл таң», «Туймазы хәбәрләре» хезмәткәрләре катнашты. «Түгәрәк өстәлдә» дин һәм әдәбият торышы, милли басмалар, җәмәгать оешмалары эшчәнлеге, үзара хезмәттәшлек һәм башка көнүзәк мәсьәләләр яктыртылды. Әдәбиятларны берләштерүче Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми кебек шагыйрьләр телгә алынды. Бүгенге көндә әдәби багланышларны үстерү кирәклеге ассызыкланды, яшьләрнең дингә, туган телгә карашы буенча фикер алышулар оештырылды.
Арытаба татарстанлылар Төмәнәк авылына юл алды. Җәлил хәзрәт Фазлыев мәчеттә ахшам намазыннан соң авыл халкы белән очрашып, вәгазь сөйләде. Сәфәр «Бабай утары» музей комплексында дәвам итте. Кунаклар утарда урнашкан «умартачы йорты», «тимерче йорты», «абзар», «кара мунча» кебек мәдәни экспонатлар белән танышты. Комплексның төп горурлыгы — 1870 елда төзелгән, Чувашия Республикасыннан махсус кайтарылган җил тегермәне. Этноавыл янындагы 11 чишмә дә игътибарга лаек. Аларның берсе «Инәкиләр чишмәсе» дип атала. Яңа туган сабыйларны шул чишмә суы белән юындыралар.
Икенче көнне сәфәр Уфа шәһәрендә дәвам итте. Тәүдә Татарстан делегациясе мөселман зиратында булып, Ризаэддин Фәхретдин һәм башка дин әһелләре, шулай ук татар-башкорт халыкларының мәшһүр җырчысы Фәридә Кудашева, халык шагыйрьләре Мостай Кәрим, Әнгам Атнабай һәм башка бөек затлар рухына багышлап дога кылды. Аннан соң «Гуфран» һәм «Хакимия» мәчетендә, «Хөсәения» һәм «Госмания» мәдрәсәсендә булдылар. «Ихлас» мәчетендә җомга намазы укылды, вәгазьне Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев сөйләде.
Казан кунаклары Зыя Камали, Сатаев йорты һәм башка тарихи биналарны да сәяхәт кылды. Биредә милли ядкарьләрне саклау мөһимлеге телгә алынды.
Татарстанлылар Башкортстан Диния нәзарәте рәисе вазыйфасын башкаручы Айнур Биргалин һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин белән дә очрашты. Ике арада дини оешмалар хезмәттәшлеге турында сүз барды. Сәфәр ахырында «Ихлас» мәчетендә Уфаның татар җәмәгатьчелеге белән очрашу оештырылды.
Мәкаләмне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның сүзләре бәлән тәмамлыйсы килә: «Мәктәпләребез ябылып бетеп бара, телебез киселгән, милли югары уку йортларыбыз юк, әмма без милләтне, телебезне сакларга тиеш. Безгә, ике республиканың дин әһелләре һәм милли зыялыларына, берләшеп эшләү кирәк. Моңарчы дин әһелләре белән уртак сәфәрләр оештырылмады. Быел бу башлангычка нигез салынды һәм аңардан уңай нәтиҗә көтәбез. Киләчәктә мондый чаралар күркәм гадәткә кертеләчәк. Татар-башкорт милләтләре гомер бакый бергә үрелеп барган, безнең уртак мирасыбыз, уртак шәхесләребез бар. Милләтне, динне саклауда бергә булсак кына җиңүләргә ирешә алачакбыз!»