Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 октябрь 2019, 17:46

«Буй үстергәнче, акыл үстер»

Шәһәребездә чираттагы вандаллык очрагы теркәлүе турындагы хәбәрне алгач, күңелгә шушы әйтем килде.

Шәһәребездә чираттагы вандаллык очрагы теркәлүе турындагы хәбәрне алгач, күңелгә шушы әйтем килде.


Бик белеп әйткән шул борынгылар, акылны исәпкә алмыйча, көченә масаеп, тирә-юньдәге матурлыкны бозарга җөрьәт иткән кешеләр, кызганычка каршы, арабызда җитәрлек. Төбәктә мондый очраклар турында даими ишетелеп тора. Кемгә барып бәйләнергә белмәгән затларга я эскәмия, я яктырткычлар ошамый да, алар озак уйлап тормыйча, җиһазларны вата-җимерә башлый. Әлбәттә, күпчелектә урам тренажерларына «өлеш» чыга. Менә бу юлы да Гагарин паркындагы спорт җайланмасына зыян китерелгән. Бүген аны «Благоустройство» хезмәткәрләре ремонтлый, ә иртәгә мондый хәл кабатланмас дип кем ышаныч белдерә ала?!
Вәһшилек очраклары меңнәргә, аларның нәтиҗәсен бетерүгә сарыф ителгән акча — миллионнарга җитә! Бу суммалар урындагы бюджеттан тотыла, ә бит аларны шәһәребезнең башка ихтыяҗларына файдаланып булыр иде.
РФ Җинаятьләр кодексының 214нче маддәсенә ярашлы, вандаллык өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Биналарны мыскыллау, җәмәгать урыннарында, автобусларда җиһазларны җимерү очракларында 40 мең сумга кадәр яки закон бозучының 3 айлык хезмәт хакы күләмендә штраф салына. Шулай ук 360 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә яисә 1 елга хәтлем төзәтү эшләренә җәлеп итү җәзасы билгеләнергә мөмкин. Балигъ булмаган балалар өчен җаваплылык әти-әниләр өстенә төшә.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Яшәгән биләмәбездәге тәртип өчен тәү чиратта үзебез җаваплы. Шуңа күрә, игътибарлы булыйк, матурлыкны бозуга юл куймыйк. Вандаллык очраклары турында шәһәр эчке эшләр бүлегенә 02 (102 — мобиль элемтә) яки 5-09-06 телефоны аша, шулай ук хакимияткә (4-26-26) хәбәр итүегез сорала.

Лилия ГАБИТОВА


Читайте нас: