Яшь спортчыларга — зур бүләк
8нче «Алтын балык» балалар бакчасында булганнан соң Михаил Юрьевич «Аккош» спорт мәйданчыгын ачу тантанасында катнашты. Реконструкция эшләре күпгамәлле спорт мәйданчыкларын төзү һәм реконструкцияләү шәһәр программасы кысаларында башкарылды. Әйткәндәй, әлеге программа 2014 елдан башлап эшли. Шушы чорда 13 спорт мәйданчыгы сафка кертелде. Бүгенге көндә 12нче мәктәп биләмәсендәге спорт мәйданчыгын тергезү бара.
Мәйданчыкны ачу тантанасында Премьер-министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Михаил Киреев, хакимият башлыгы Алексей Шмелев яңа спорт объекты озак еллар хезмәт итүен, яшь спортчылар уңышлары белән сөендерүен теләде. 4нче спорт мәктәбе директоры Наталья Соболева балаларга һәм, гомумән, шушы тирәдә яшәүчеләргә шундый зур бүләк ясаган республика Хөкүмәтенә һәм шәһәр хакимиятенә зур рәхмәтләрен җиткерде. Шатлыклы вакыйга уңаеннан «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлеге сәркатибе Октябрь Латыйпов, төзелешне башкарган «СтройОйл» җәмгыяте директоры Айдар Зәйнетдинов спортчыларга футбол туплары бүләк итте.
Яңа спорт мәйданчыгы ясалма җәймә белән түшәлгән. Анда мини-футбол, стритбол, баскетбол ишеләрне, ә кышын — хоккей уйнарга, тимераякта шуарга була. Тагын шунысы мөһим, мәйданчык яктыртылгач, кичләрен дә спорт белән шөгыльләнергә мөмкин булачак.
Яңа мәйданчыкны сынап карау хокукы яшь футболчыларга бирелде. Алар арасында иптәшләрчә матчка старт үткәрелде. Беренче тупны М. Киреев белән А. Шмелев уйнатты.
Киләсе елда — мөһим вакыйга
2020 ел безнең ил өчен аеруча әһәмиятле булачак. Киләсе елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләячәкбез. Бөтен ил буйлап Хәтер һәм Дан чаралары оештырылачак. Шәһәребездә дәһшәтле еллар һәм яугир-якташлар истәлеген кадерләп саклыйлар. Бу уңайдан Җиңү паркында ел саен диярлек һәйкәлләр яңартыла. Республика кунагы һәм шәһәр хакимияте вәкилләре биредә булып, «Солдат уйлары» һәйкәленә, яугир-интернационалистлар мемориалына чәчәкләр салды. Алексей Шмелев аллеядагы хәрби техника экспонатлары, мемориаль комплексларның тарихы белән таныштырды.
Киләчәге өметле булсын
Чираттагы маршрут — «Нефтьче» стадионы. Биредә М. Киреев «Башкирия» спидвей клубы эшчәнлеге белән танышты. Аның директоры Альберт Латыйпов клубның техник базасын күрсәтте, узган спорт чорындагы казанышлар, киләчәккә планнар турында сөйләде. «Без киләчәктә дә республика данын яклап, югары нәтиҗәләр яуларга, медальләр өчен көрәшергә тырышачакбыз», — диде ул. Легендар мотоузышчы, шәһәребезнең мактаулы гражданины Михаил Старостин Октябрьский спидвееның бай тарихын искә төшерде. Сөйләшү барышында шәһәребездә спидвей спортын элеккеге дәрәҗәдәге кебек популяр итү юнәлешләре дә билгеләнде.
Октябрьскийда республика кунагының күптәнге хыялы тормышка ашты — ул, ниһаять, чын спидвей мотоциклына утырып карап, фотога төште һәм күренекле спортчыдан култамга алды. Аны шулай ук киләсе чор спидвей ярышларына да чакырдылар.
Ватанпәрвәрләр биредә тәрбияләнә
Арытаба Премьер-министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы М. Киреев Патриотик тәрбия бирү үзәгендә булып, ватанпәрвәрлек тәрбияләү юнәлешендәге эшчәнлек белән танышты. Михаил Юрьевич «Яшә, Җир!» эзтабарлар төркеме, хәрби дан музеендагы экспонатларны карады, урындагы «Юнармия» хәрәкәте, ДОСААФ бүлеге вәкилләре белән очрашты.
Кунаклар яшь армиячеләр тормышын яктырткан кинофильм, уку кораллары күргәзмәсе карады. «Юнармия» штабы җитәкчесе Александр Пшеничный күргәзмәдәге һәр модельне күрсәтеп, аның турында җентекләп сөйләде. Әлеге очрашуның истәлеге итеп, кунаклар яшь армиячеләр белән фотога төште. Ахырда алар очучы-парашютчыларны әзерләү залына күзәтү ясады. Бу өлкәдәге эшләр турында урындагы «ДОСААФ» авиация-техник клубы җитәкчесе Айдар Хәмитов бәян итте.
Бәйрәмең белән, республика!
Соңгы тукталыш — Ленин исемендәге мәйдан. Биредә Республика көненә багышланган концерт оештырылды. М. Киреев, А. Шмелев, Р. Фәхретдинов октябрьскийлыларны бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде. Концертта шәһәребез иҗади коллективлары һәм 70-80нче елларның билгеле ансамбле «Синяя птица» чыгыш ясады. Чара ахырында күкне балкыткан салют утлары бәйрәм кәефен тагын да арттырып җибәрде.
Фотолар авторныкы һәм ачык чыганаклардан.