Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
16 октябрь 2019, 17:36

Бәхет биргән җиребез — Башкортстан!

Республика көне уңаеннан шәһәребездә күләмле бәйрәм чаралары оештырылды.

Тантанада хөрмәтле кунак — Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев катнашты. Михаил Юрьевич иң тәүдә Боз сарае төзелеше белән танышты. Мәгълүм булуынча, спорт объекты ачылуын шәһәрдәшләр инде күптәннән көтә иде. 2018 елда, ниһаять, төзелешнең беренче өлеше башлангыч алды. М. Киреев Октябрьский хакимияте башлыгы А. Шмелев, БР дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Р. Фәхретдинов, хакимият башлыгы урынбасарлары М. Черкашнев, О. Латыйпов белән берлектә проектка кагылышлы мәсьәләләрне тикшерде.
Боз сараен ике өлештә төзү планлаштырыла. Беренчесе 795 урынга исәпләнгән спорт объекты төзелешен үз эченә алса, икенчесе 25 метр озынлыктагы йөзү сукмаклары булган бассейн булдыруны күзаллый. Боз сараенда уен кыры, шугалак янындагы мәйданчык, чишенү бүлмәсе, техник һәм административ бүлекләр, шулай ук көч таләп итә торган һәм функциональ күнекмәләр залы урнашачак. Йөзү комплексына балалар һәм олылар өчен аерым бассейн, спорт заллары, эш бүлмәләре керәчәк. Проектка ярашлы, объектның тирә-як биләмәсен төзекләндерү, машиналар тукталышы, ял итү урыннары ясау каралган.
Лаеклылар — бүләкле
Боз сарае төзелеше белән танышкач, кунаклар шәһәр хакимиятенә юл алды. Биредә Республикабызның төп дәүләт бәйрәме уңаеннан «Башкортстанның оешуына 100 ел» юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үтте. Югары бүләккә төзелеш, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык, эшкуарлык, социаль өлкәләрдә намуслы эшләгән фидакарь хезмәт ияләре: Данис Әхмәтов, Рим Баһаветдинов, Ринат Мифтахов, Фәнис Нургалиев, Михаил Старостин, Илдус Шәйхлисламов, Алексей Шмелев лаек булды. Медальләрне тапшыру йөкләмәсен Михаил Киреев башкарды.
Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамоталары белән «Жилуправление» җәмгыятенең социаль һәм административ-хокукый мәсьәләләр буенча директор урынбасары Дмитрий Пашпекин, шул ук предприятиенең өлкән инженер-теплотехнигы Лариса Анисимова билгеләнде.
Бүләкләү тантанасын Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев дәвам итте. Ул күпьеллык намуслы хезмәт өчен хакимиятнең Мактау грамотларын 1нче спорт мәктәбе инструкторы И. Абрамов, картлар һәм инвалидлар йортының шәфкать туташы А. Аглиуллина, «РН-Ремонт НПО» җәмгыятенең Уфа филиалының Октябрьский нефть промыселы җиһазлары заводы идарәсе цехы начальнигы урынбасары М. Алексеев, «Гаилә» көнбатыш районара үзәгенең баш бухгалтеры М. Балабанова, «РН-Ремонт НПО» җәмгыятенең Уфа филиалының Октябрьский участогы идарәсенең 5нче разрядлы стропальщигы И. Ибраһимов һәм электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы В. Солтанов, нефть колледжының тулай торак мөдире Н. Павлухина, 1нче дәваханә табиб-терапевты Л. Рыбакова, шәхси эшкуар Ф. Садыйкова, «Жилуправление» бухгалтеры Р. Хайбуллина, «Октябрьский икмәк заводы» менеджеры И. Хәйруллина, 8нче балалар китапханәсенең өлкән китапханәчесе Р. Халяповаларга тапшырды.
— Бүген без шәһәр һәм республика үсешенә зур өлеш керткән якташларны хөрмәтлибез, — диде Алексей Николаевич тәбрикләү сүзендә. — Октябрьский тырыш һәм игелекле кешеләр яшәгән төбәк буларак танылу алган. Бу предприятие-оешмалар ирешкән уңыш- казанышларда, эшкуарлык, торак-коммуналь хуҗалык, социаль өлкә үсешендә чагылыш таба. Сезнең булышлык белән киләчәктә тагы да югарырак нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам!
Тантана ахырында Михаил Старостин Премьер-министрга истәлеккә фоторәсемен тапшырды. Михаил Юрьевич үз чиратында легендар узышчыдан автограф алды.
Хыял тормышка аша!
Республика көне уңаеннан шәһәребезнең мәктәпкәчә белем бирү системасына да күркәм бүләк ясалды. Быел Октябрьскийда капиталь ремонттан соң 6 балалар бакчасы ачылды. Шушы көннәрдә 8нче «Алтын балык» бакчасы да нәни дусларын кабул итүгә тулысынча әзер булуын күрсәтте. Хөрмәтле кунаклар учреждениенең эчке һәм тышкы ягындагы төзекләндерү гамәлләре белән танышып, аларга уңай бәяләмә бирде. Дөрестән дә, «Алтын балык»тагы үзгәрешләр игътибарга лаек. Учреждениедә җылыту, канализация, сууткәргеч системалары, ишек-тәрәзәләр алыштырылган, фасад яңартылган, пандуслар куелган, эвакуацияләү урыннары тәртипкә китерелгән. Балалар бакчасы биләмәсе дә төзекләндерелгән: матур уен җиһазлары урнаштырылган, асфальт сукмаклар, чәчәк түтәлләре ясалган. Бакчадагы 6 төркемдә 147 бала шөгыльләнәчәк. Аларга белем-тәрбия бирү эшен 21 хезмәткәр башкарачак. Заманча таләпләргә җавап биргән, чагу төсләр белән балкып торган «Алтын балык» яшь октябрьскийлыларның күңеленә хуш килер, аларга туган йортларыдай уңайлы мохит тудырыр дип ышанабыз!

Лилия ГАБИТОВА


Читайте нас: