Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
15 октябрь 2019, 18:16

«Санга» күчәргә волонтерлар ярдәм итә

Мәгълүм булуынча, республикада 14 октябрьдән аналог тапшырулары туктатылды. Федераль телеканаллар хәзер тулысынча санлы эфир челтәрендә генә күрсәтә.

Мәгълүм булуынча, республикада 14 октябрьдән аналог тапшырулары туктатылды. Федераль телеканаллар хәзер тулысынча санлы эфир челтәрендә генә күрсәтә.
Санлы телевидениега күчерү эшенә волонтерлар да җәлеп ителде. Республикада иң зур волонтерлар армиясе — 4 меңгә якын кеше санлы җиһазларны тоташтырырга булыша. Беренче чиратта алар өлкән һәм аз хәрәкәтләнүчән кешеләргә ярдәмгә килә. Безнең шәһәрдә бу эш белән Яшьләр сарае волонтерлары шөгыльләнә.
Халык аналог эфир бетү турында хәбәрдар булса да, күпләр төрле сәбәпләр аркасында санлы телевидениегә күчүне кичектергән. Аналог тапшыру туктатылган көнне волонтерларга гаризалар аеруча күп булган. Шәһәрдәш Николай Онгемах та шушы көнне ярдәмгә ирекмәннәрне чакырган.
— Бакча мәшәкатьләре белән санлы тапшыруга иртәрәк күчеп булмады. Кабельле телевидениене сүндерергә күптәннән уйлый идек, чөнки ул кыйбатка төшә. Өстәвенә, андагы 200 каналның барысын да карап утырмыйбыз бит. Мин үзем «НТВ», спорт каналын карарга яратам. Санлы тапшырулардагы 20 федераль каналлар арасында алар икесе дә бар. Шушы көннәрдә кибеттән 990 сумга приставка сатып алып кайттым. Аның күрсәтмәсе буенча башта үзем тоташтырып карадым. Килеп чыкмагач, волонтерларга мөрәҗәгать иттем, — ди ул.
Яшьләр сарае волонтерлары Виктория Сергеева һәм Искәндәр Ямалтдинов приставка тоташтыруда килеп чыккан проблеманы табып, җитешсезлекләрне бетерү өчен нишләргә кирәклеген аңлатты. Николай Николаевич яшьләргә рәхмәтләрен, җылы теләкләрен җиткереп озатып калды.

Читайте нас: