Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 октябрь 2019, 18:42

«Көмеш яшь» күргәзмәсе 500 кешене җыйды

Өлкәннәр бәйрәмдә генә түгел, һәрдаим игътибар үзәгендә. Бәйрәм вакытында бу игътибар тагын да арта гына. Шәһәребездә даими үткәрелә килгән чаралар моны дәлилләп тора.

Өлкәннәр бәйрәмдә генә түгел, һәрдаим игътибар үзәгендә. Бәйрәм вакытында бу игътибар тагын да арта гына. Шәһәребездә даими үткәрелә килгән чаралар моны дәлилләп тора.
Шушы араларда Милли мәдәниятләр үзәгендә шәһәр хакимияте һәм хатын-кызлар берләшмәсе оештыруындагы «Көмеш яшь» («Серебряный возраст») исемле үзенчәлекле күргәзмә үтте. Агымдагы елда ул 500гә якын кешене җыйды.
Фәһемле чара Милли мәдәниятләр үзәге, тарихи-туган якны өйрәнү музее, Үзәк китапханә, «Гаилә» көнбатыш районара үзәге, күпгамәлле һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре филиаллары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, шулай ук «Туган Як», «Октябрьский нефтьчесе» гәзитләре булышлыгында үткәрелде.
«Көмеш яшь» күргәзмәсе шәһәребездә яшәүче өлкәннәргә игътибар-хөрмәт билгесе булып тора. Олы яшьтәге апа-абыйлар өчен ул гади бәйрәм генә түгел, ә үзләрен кызыксындырган мөһим сорауларга җавап алу, файдалы проектларда, осталык дәресләрендә катнашу, яңа белемнәргә ирешү мөмкинлеге бирүче чара да булды. Бер сүз белән әйткәндә, биредә һәркем үзенә кирәкле мәгълүматны алды.
Күргәзмәдә чыгыш ясаучылар белән танышып үтик. Шәһәребезнең Үзәк китапханәсе «Кабак бәйрәме-2019» бәйгесе турында әсбап, ә «Осталар шәһәре» берләшмәсе активистлары кул эшләнмәләре әзерләгән.
«Яшел дөнья» органик игенчелек һәм сәламәт яшәү рәвеше клубы бакчачылар өчен махсус мәйданчык оештырган. Монда, әлбәттә, өстенлек көзге муллык, чагу төсмерләргә бирелгән. Өстәлдә чәчәкләр, миләш тәлгәшләре, җиләк-җимешләрдән матур композиция әзерләнгән. Клуб әгъзалары кунакларның сорауларына ихлас җавап биреп, аларны мул табынга чакырып тора.
Табиб-гериатр А. Тимашева гериатрия ярдәме күрсәтү алымнары, тикшеренү тәртибе, олы яшьтәгеләргә хас үзгәрешләрне профилактикалау нигезләре һәм озак яшәү серләре белән таныштырды. «Сәламәтлек турында беркайчан да онытмаска, аны тикшертеп торырга кирәк, — дип билгели медицина белгече. — Әгәр кеше бу хакта иртәрәк уйлана башласа, авыручылар да ким булыр иде».
Күргәзмә барышында һәркемгә пенсия тәэминаты һәм социаль хезмәтләргә кагылышлы белешмә алу мөмкин булды. «БРның дәүләт юридик бюросы» ның Октябрьский вәкиллеге җитәкчесе Р. Мөхәмәтдинов халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтте. Өлкәннәрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсе ни хәлдә икән? Бу юнәлештә көнбатыш районара үзәгенең шәһәр филиалы психологы А. Карпенко аңлатма бирде.
Мәгълүм булуынча, 14 октябрьдән аналог каналларның эшчәнлеге туктатылып, тулысынча санлы телевидениегә күчү башлана. «Көмеш яшь» чарасы кысаларында шәһәрдәшләргә бу тема буенча да мәгълүмат бирелде, мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Күргәзмә вакытында шулай ук «Туган як», «Октябрьский нефтьчесе» гәзитләренә язылырга мөмкин булды.
Бәйрәм Милли мәдәниятләр үзәгенең иҗат коллективлары концерты белән тәмамланды.

Л. ГАБИТОВА
Автор фотолары


Читайте нас: