Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 октябрь 2019, 18:35

Аналог тапшыру туктатылды

Башкортстанда 14 октябрьдән санлы тапшыруга күчү башланды.

Башкортстанда 14 октябрьдән санлы тапшыруга күчү башланды.
Хәзер тиешле аппаратураны тоташтырып өлгермәгән кулланучы- ларга экранда ни өчен республиканың «сан»га күчүе, моның өчен телевизор хуҗаларына нәрсә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат ролигы күрсәтелә.
«Реформа республика халкының — 15, күп дигәндә 20 процентына кагыла. 60 процентка якыны — кабель телевидениесен кулланучылар. Кабель телевидениесен караганнар өчен бернәрсә дә үзгәрми, алар үзләренең каналларын ничек караган, шулай карый. РТРС сайтында санлы тапшыру сигналы булмаган торак пунктларның исемлеге белән танышырга була. Бездә кабель эфир сигналы булмаган берничә торак пункт бар, анда спутник җиһазын сатып алырга кирәк», — диде Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов.
Аз тәэмин ителгән кешеләргә — ай саен балага пособие алганнарга һәм пенсиясенә федераль социаль өстәмә алган пенсионерларга санлы эфир яки юлдаш телевидениесен кабул итү өчен җайланма сатып алу һәм кую өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә. Сигез меңләгән кеше дәүләт ярдәмен алды да инде. Ике меңгә якыны приставкалар буенча компенсация сорап мөрәҗәгать итте.
Республика халкы теләсә нинди вакытта кайнар элемтә телефонына шалтыратып, тулырак мәгълүмәт алырга, ирекмәннәрдән ярдәм сорарга мөмкин: 8 (800) 347 00-55.

Читайте нас: