Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 октябрь 2019, 13:24

Укытучының һәр сүзе, биргән гыйлеме киләчәккә юл ача

Бүгенге көн укытучысының уртача яшен беләсезме? Тикшеренүләрдән күренүенчә, сүз башлыча 40-50 яшь турында бара.

Бүгенге көн укытучысының уртача яшен беләсезме? Тикшеренүләрдән күренүенчә, сүз башлыча 40-50 яшь турында бара.
Кызганычка каршы, педагогия вузларын тәмамлаган егетләр-кызлар мәгариф өлкәсендә эшләргә атлыгып бармый, моңа бәйле мәктәпләр яшь белгечләргә кытлык кичерә. Моның сәбәпләре берничә: берәүләрне хезмәт хакы канәгатьләндерми, икенчеләр кәгазь эше күплегеннән, ә өченчеләр җаваплылыктан курка. Шулай да арада укытучы эшен гомерлек һөнәре итеп сайлаган, бар белемен, максат-омтылышларын балалар тәрбияләүгә багышлаганнар да җитәрлек. Бүген сезне аларның берсе белән таныштырмакчымын.
Рафис Фахразывич Вәлиев тумышы белән ут күршебез — Татарстанның Баулы районыннан. Бөгелмә педучилищесын, соңыннан Алабуга педагогик университетын тәмамлаган. 14 ел буе Татарстан мәктәпләрендә укыткан. Язмыш җилләре аны Октябрьский шәһәренә алып килгән. Биредә дә мөгаллимлек эшен дәвам иткән. 12 ел 4нче башкорт гимназиясендә башлангыч сыйныфларда эшләгән. Ә инде 3 ел элек 20нче мәктәпкә күчкән. Узган елда белем бирү өлкәсендәге фидакарь хезмәтен югары бәяләп, Рафис Фахраз улын Башкортстанның мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләгәннәр.
Укытучылар көне билгеләнгән матур мизгелләрдә Рафис Вәлиев җитәкләгән 2Б сыйныф укучылары һәм ата-аналарыннан гәзитебезгә мөрәҗәгать килде. Алар «Туган як» аша яраткан укытучыларына зур хөрмәт белдереп, рәхмәт сүзләрен җиткерә һәм аның хакында мәкалә язуыбызны сорый. Әлбәттә, без мондый гозерне игътибарсыз калдыра алмадык һәм сыйныф җитәкчесе белән очрашуга ашыктык...


— Рафис Фахразывич, традицион сораудан башлыйк. Укытучы һөнәренә ничек килдегез?
— Балачак хыялы иде ул. Бу һөнәргә мәхәббәт тәрбияләүче беренче укытучым, Людмила Алексеевна Нестеровага бик рәхмәтлемен. Нәкъ аның дәресләре миндә мөгаллимлек эшенә кызыксыну, ихтирам хисе уятты. Хөрмәтле остазым турындагы якты хатирәләр күңелемдә мәңге сакланачак.

— Сыйныф җитәкчесе вазыйфаларына нәрсәләр керә? Гомумән, ул укытучы эшеннән нәрсәсе белән аерыла?
— Укытучы һәм сыйныф җитәкчесе хезмәте арасында аерма — җир белән күк арасындагы кебек! Мөгаллимнең төп эшенә үз фәне буенча дәресләр үткәрү, дәфтәрләрне җыеп, балаларга өй эше бирү, программага ярашлы план төзү, тиешле кәгазьләр тутыру керә. Шуның белән эш көне тәмам. Ә менә сыйныф җитәкчесенең җаваплылык дәрәҗәсе дә, вак-төяк мәшәкате дә күбрәк. Укыту гамәлләреннән тыш, балалар арасында тәрбияви эш алып бару, ата-аналар белән һәрчак бәйләнештә булу мөһим. Класс сәгатьләре, гомум җыелышлар, планга ярашлы тестлар, башка чаралар оештыру, һәр гаилә белән якыннан таныш булу, тәүлек әйләнәсенә диярлек шалтыратулар, смс-хәбәрләр кабул итү, дәресләр тәмамлангач та балалар өйләренә исән-сау кайтып җитте микән дип хафалану, документлар белән эшләү — сыйныф җитәкчесе эшенә кергән бу исемлекне озак дәвам итәргә мөмкин. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге вазыйфадагы кеше бөтенесе өчен дә җавап бирә: класста уңай психологик мохит урнаштыру, балаларның иминлеген кайгырту, аларга әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү өчен дә. Укучылар мәктәпкә теләп килсен, яшьтәшләре һәм укытучылар белән мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәнсен өчен күп көч салырга туры килә. Малай-кызлар арасындагы бәхәсләрне дә тәү чиратта сыйныф җитәкчесе күрә-таный белергә тиеш. Мондый очракларда битараф калу мөмкин түгел. Мәсьәләне үзаллы гына хәл итеп булмаганда, ата-аналарга да мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Гомумән, балалар гел дә олылардан үрнәк ала. Моны беркайчан да онытырга ярамый. Пөхтә-ыспай кыяфәттә йөрү, итагатьле-әдәпле булу, күп уку, белемне үстерү турында әйтәм. Әлбәттә, үз эшеңне яратып, күңелне биреп эшләсәң генә авырлыклар сизелмәячәк, балалар һәм ата-аналар белән дә уртак тел табачаксың.

— Ата-аналар дигәннән, сыйныф җитәкчесенең ир-ат булуына аларның карашы нинди?
— Яшермим, шәһәрдә яңа эшли башлаган чорда шик белән караучылар да булды. Чөнки бу вазыйфада хатын-кызны ешрак күреп гадәтләнгәнбез. Әмма тора-бара хәвеф-шөбһәләр таралды сыман, моңа, әлбәттә, 4нче гимназиядә эшләү дәверендәге тәҗрибә дә сәбәпче булгандыр. Андагы укучыларым, ата-аналар, мөгаллимнәр белән бүген дә элемтәне югалтмыйбыз, шалтыратып та, янга килеп тә хәл белеп торалар, уңышлары белән уртаклашалар. Алар өчен ихлас горурлык хисе тоям! 20нче мәктәп коллективы белән дә уртак телне тиз таптык, хезмәттәшләр, директорыбызның теләктәшлеген даими тоям, үзем дә алар белән яхшы мөгамәлә урнаштыру өчен тырышам. Әлеге вакытта җитәкчелек иткән 2Б сыйныф укучыларына да сүз тидерерлек түгел. Балалар тәртипле, акыллылар. Әти-әниләр белән дә бәйләнештә торабыз. Һәр тәкъдимне күтәреп дигәндәй алалар, аны гамәлгә ашыру юлларын эзли башлыйлар. Шушы ике ел эчендә ата-аналар комитеты теләктәшлегендә ике зур чара әзерләдек. Беренчесе Яңа ел бәйрәме чорында үткәрелде. Сценарий төзеп, Кыш Бабай, Карсылу һәм башка әкият геройлары катнашлыгында кышкы урманга сәяхәт оештырдык. Икенчесе быел көз булды. Бусында инде көзге урманны хозур кылып, балаларны табигать күренешләре белән таныштырдык. Сәламәт тормыш рәвеше, хәвефсезлек темасына күп чаралар үткәрәбез. Укучылар юлда йөрү, таныш булмаган кешеләр белән үзеңне тоту һәм башка иминлек кагыйдәләрен яхшы белсен өчен эшләнә бу. Шушы максаттан каникул чорында ата-аналар арасында аңлату эше алып барыла, махсус беләшмәлекләр таратыла.

— Җәмәгатьчелекне борчыган кискен мәсьәләләрнең берсе — «буллинг», ягъни яшьтәшләре тарафыннан бер баланың җәберләнүе турында да телгә алмыйча булмый. Төбәктә бу уңайдан вәзгыять ничек?
— Кызганычка каршы, соңгы елларда сыйныфта бер баланы эзәрлекләү, куркытып тоту белем учакларында еш очрый. Баласының «корбанга» әйләнгәнен күпчелек очракта әти-әнисе дә белми кала. Үзебезнең мәктәптә андый-мондый хәл турында ишетелгәне юк, ә менә башка төбәкләрдән, аеруча зур шәһәрләрдән күңелсез очраклар турында хәбәрләр килеп тора. Агрессив үсмерләр көчсезрәкләрне эзәрлекләү өчен социаль челтәрләрне дә куллана бүген. Алар «корбанга» мыскыллы хәбәрләр җибәрә, яки аны җәберләү гамәлен видеога төшереп, интернетта тарата. «Кибербуллинг» дип аталучы бу күренеш башлыча 5-7нче сыйныф балалары арасында киң таралган, һәр бишенче-алтынчы мәктәп укучысы Интернет челтәре аша мыскыллауга дучар ителә. Баланы бу күренештән коткару юлын эзләргә туры килгәнче аны булдырмау өчен тырышырга кирәк. Буллинг күпчелек очракта мәктәпләрдә күзәтелсә дә, мәсьәләнең үзәге — гаиләгә бәйле. Баланың нинди мохиттә тәрбияләнүе яшьтәшләре белән аралашканда чагылыш таба. Хәвефле очрак туганда ата-аналарның укытучылар белән берлектә чаралар күрүе зарур. Ягъни, без, өлкәннәр мәктәпкә белем һәм тәрбия алырга, сәләтен үстерергә килгән баланың буллинг корбанына әйләнүенә юл куймаска, битараф булмаска тиешбез.

— Элеккеге чордагы һәм хәзерге заман укучылары арасында нинди аерма бар дип уйлыйсыз?
— Беренче карашка бүген балалар тынычрак кебек. Бу күпчелектә гаджетларга бәйледер дип уйлыйм. Элек бит ничек, дәрестән соң җыелышып урамга чыга идек, кичкә кадәр шау-гөр килеп лапта, футбол, качышлы, күз бәйләшле һәм башка хәрәкәтле уеннар уйный идек. Ә хәзер мондый күренешләр сирәгәйде, балалар онлайн режимда аралашуны өстенрәк күрә башлады. Әлбәттә, балалык шуклыклары бүгенге көндә дә югалмый, малай-кызлар сикерергә, йөгерергә генә тора. Яшь буынны интернет-бәйлелектән җанлы аралашу гына коткара ала. Шуңа күрә олыларга бала белән сөйләшергә вакытны җәлләмәү, аның тормышы, уйлары, теләкләре белән кызыксынып яшәү кирәк.

— Укытучы эшенең өйгә кайткач та бетмәвен яхшы беләм. Әнием озак еллар мәктәптә эшләде, өйгә гел дә тау-тау дәфтәрләр, уку әсбаплары күтәреп кайта, ярты төнгәчә шуларны тикшерә иде. Бары каникул, бәйрәмнәрдә генә эш турында онытып тора иде сыман ул... Ә сезнең ял вакытларыгыз ничек үтә?
— Авылда зур булмаган хуҗалык тотам. Анда кош-корты, бакчасы бар дигәндәй. Туганнарым белән бергәләп шунда булашабыз. Физик хезмәт бик файдалы, башны ял иттерә, эштәге мәшәкатьләрне оныттырып тора.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Рафис Фахразывич! Сезне тагын бер тапкыр күркәм бәйрәмегез — Укытучылар көне белән котлыйбыз! Яшь буынны тәрбияләүдәге хезмәтегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын, бәхетле һәм имин тормыш телибез сезгә.
Укытучының һәр сүзе, биргән гыйлеме киләчәккә юл ача, диләр. Бу сүзләр нәкъ бүгенге мәкаләм героена атап әйтелгән сыман. Укытучы бит ул бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше. Мәгариф өлкәсендә хезмәт куючыларның һәрберсе зур ихтирамга лаек, аларга күпме генә җылы сүзләр әйтсәң, якты теләкләр теләсәң дә аз булыр сыман...


Мәкаләм ата-аналар, балалар фикереннән башка тулы булмас кебек тоелды. Аларны сезгә дә тәкъдим итәм.

Римма Сергеевна, Амалия һәм Артём Халатяннарның әнисе:
— Рафис Фахразывич чын остаз дияр идем. Уртанчы улым Артём укыган 4Д классы нәкъ аның кул астында шәһәрдәге бәйге-олимпиадаларда бүләкле урыннар яулый башлады. Әлеге вакытта Рафис Фахраз улы кызым Амалия белем алган 2Б классы җитәкчесе. Ул укыту гамәлләреннән тыш, класстан тыш чараларга зур игътибар бүлә. Балалар саф һавада оештырылган экскурсияләрдә, уен-бәйгеләрдә теләп катнаша, шул рәвешле, сәламәтлеген дә ныгыта, яңа мәгълүмат та ала. Минем фикеремчә, укытучыбыз башлангыч белем бирү методикаларын тирәнтен белә. Күпьеллык һөнәри тәҗрибәсенә таянып, ул-кызларыбызга төпле тәрбия-белем бирә. Аны мин яшь белгечләргә үрнәк итеп куяр идем.

Амалия Халатян, 2Б сыйныф укучысы:
— Рафис Фахраз улы — беренче укытучым. Аның дәресләрне үткәрү рәвеше миңа бик ошый. Ул таләпчән, гадел һәм мәрхәмәтле дә. Мин мәктәпкә шатланып барам, чөнки анда яңалыкларга бай кызыклы дәресләр көтә.

Светлана Фоатовна, Босов Артурның әнисе:
— Сыйныф җитәкчебез балаларны тәртипкә, җаваплылыкка өйрәтә, белем үрләрен яулауда тырыш, максатчан булырга өнди. Бу аларга тормышта үз юлларын табарга, уңышка ирешергә булышачак дип уйлыйм. Рафис Фахраз улы әти-әниләр белән дә тыгыз бәйләнештә эшли, балаларның мөмкинлекләрен, сәләтен аңларга ярдәм итә.

Альбина Альбертовна, Самина Әхмәтҗанованың әнисе:
— Рафис Фахразывич 1нче класска укырга килгән балаларыбызны хәреф танырга, укырга-язарга, рәсем төшерергә өйрәтте. Хөрмәтле укытучыбыз ул-кызларыбызны, шулай ук әти-әниләрне бердәм команда итеп туплауга иреште. Сыйныф җитәкчебезгә балаларны олы тормыш юлына әзерләве, аларга яхшы белем һәм тәрбия бирүе өчен рәхмәтлебез. Зур йөрәкле чын Кеше сез, Рафис Фахразывич! Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлы эшчәнлек телибез. Хезмәтегезне ата-аналар гына түгел, шәһәр һәм республика җитәкчеләре дә лаек бәяләр дип өметләнәбез.

Эльвира Рузилевна, Дамир Чукаевның әнисе:
— Рафис Фахразывич — тормышын мәктәпкә, яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган ихтирамга лаек укытучы. Ул эшен зур җаваплылык белән башкара, төпле белемгә ия, балаларны аңлый-ишетә белә, аларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Уку елы эчендә Рафис Фахразывич малай-кызларыбыз өчен остаз гына түгел, чын мәгънәсендә дуска да әйләнде. Сыйныфны бердәм команда итеп туплаучы чараларны да оештыручы ул. Хөрмәтле укытучыбызга фидакарь хезмәте, балаларга биргән күңел җылысы өчен рәхмәтемне җиткерәм. Ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, рәхмәтле укучылар телим!

Лилия ГАБИТОВА


Читайте нас: