Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 октябрь 2019, 13:28

Тату гаиләләр — шәһәребез күрке

Никахлашу сараенда Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан юбиляр парларны хөрмәтләү тантанасы үтте

«Алтын кешеләр көне»... Бер-берсен яратып, аңлап, 35, 40, 45, 50, 55 тату гомер кичергән парлар хөрмәтенә оештырылган бәйрәм чарасы менә шулай аталды.
35 ел бергә яшәүче (мәрҗән туй) Асия һәм Азат Җәлиловлар гаиләсе тантананың иң яшь пары булды. Чарага чакырылган кунаклар арасында 40 еллык гаилә юбилейларын (кызыл якут туй) билгеләүче Минзилә һәм Миңнур Маннановлар, Галина һәм Виталий Афанасьевлар, Лилия һәм Рамил Сабитовлар, зәңгәр якут туйларын (45 ел) бәйрәм итүче Нәкыя һәм Рәис Богдановлар, Зарима һәм Тимергали Гафаровлар, алтын туй сәбәпчеләре Анна һәм Михаил Корнеевлар бар иде. Ә инде бәйрәмнең иң мактаулы кунаклары — Елена һәм Иван Чернейкиннар, Галина һәм Николай Новиковлар 55 ел бергә гомер кичергән. Алар зөбәрҗәт туйларын билгели.
Кунаклар тормыш хатирәләрен яңартты, ныклы гаилә кору, бәхетле, тату яшәү сере белән бүлеште. Нигездә, сабыр, түзем булып, бер-береңне яратып, хөрмәт итеп, үзара аңлашып, юл куеп яшәргә кирәк, дигән фикерләр яңгырады.
Юбиляр парларны «Гаилә» социаль-мәдәни үзәк директоры Рита Муллаян кызы тәбрикләп, ветераннар советы котлауларын да укып ишеттерде. 2нче сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре кунакларга музыкаль күчтәнәчләрен бүләк итте.
Матур бер гадәт буенча күркәм парлар «Гаилә тормышы юбилярларының Мактау кенәгәсе»нә имзаларын куйды, никахлашу көнендәгечә Мендельсон вальсына әйләнде, туганнарының, якыннарының тәбрикләүләрен алды.
Чара ахырында «Гаилә» үзәге белгечләре һәр гаиләгә бүләккә тантанадан фотосурәтләр тапшырды.
«Гаилә» социаль-мәдәни үзәге, Гөлнара Салаватова фотосы.

Читайте нас: