Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 октябрь 2019, 13:30

Кем өчен

Кич җит дисә серле каләмМинем арттан йөгерә.Алдыма салган кәгазьне«Пычратырга» өлгерә.

Кем өчен
Кич җит дисә серле каләм
Минем арттан йөгерә.
Алдыма салган кәгазьне
«Пычратырга» өлгерә.
Җанга якын матур сүзләр
Никтер соңлап киләләр.
Миңа һич тә сер бирмиләр,
Бәлки әле көләләр.
Ә мин һаман шигырь язам,
Урындыкка утырып.
«Кыскалыкта — осталык», дип
Дәфтәр битен тутырып.
Шигырьләрем — чын дусларым,
Мин аларны яратам.
Уйга калган чакларымда
Кайгыларым таратам.
Шигырьләремне язамын
Кичләр җиткәч, ут алгач.
Сагыну-сагышларымнан
Йөрәгем арып талгач.
Һәрбер кичтә шигырь язам
Телем яшәсен өчен.
Чәчкә атсын туган җирем,
Башкортстаным өчен.



Көннән-көн көчем арта
Бер-бер артлы сокландыргыч
Елларым артта кала.
Үземә ышанып яшим,
Әйтерсең, үсмер бала.
Узган көннәремне саныйм,
Сизәм көчем артуын.
Йөрәгемнең сөю-назга,
Яшьлегемә тартуын.
Киләчәккә максат куеп
Яшәү минем исәбем.
Шуңа тартыла күңелем,
Шуңа көн дә үсәмен.
Алларымда ачылырлар,
Килер яңа уңышлар.
Бәхет-шатлыкларым артыр,
Иркенәер сулышлар.
Көз җилләре селкетмәгез
Минем яшәү тирәгем.
Озын-озак яшәү җирдә —
Минем изге теләгем.
Күз карасы кебек саклыйм
Ошбу Аллаһ бүләген.

Т. Идрисов


Тыныч яшәсен илкәй
Безнең дөнья нинди матур,
Яшәргә дә, яшәргә.
Халкым тату, бигрәк горур,
Тынычлык булсын илдә.
Китәбез бит чит җирләргә,
Байлык, бәхет эзләргә.
Авыр икән ят җирләрдә,
Кайтам туган илләргә.
Кайда гына йөресәң дә
Үз җирең газиз икән.
Байлык, акчалар кирәкми,
Тыныч яшәсен илкәй.

Н. Әминева-Хәлиуллина


Төмәнәк күрке — мәчет
Төмәнәк күрке — мәчет бүген
Урнашкан борынгы нигездә.
Азан тавышы яра күген
Ямь өстәп күңелләргә.
Бабайлар изге җирдән
Күченгән саклап динен.
Шуңа да горурлык белән
Саклаган туган телен.
Халык саклый гореф-гадәтен
Алса да төрле белем.
Онытмый татар икәнен
Ныгытып дуслык җебен.
Туган авылым күп милләтле
Татар авылы санала.
Халкы Башкортстан җирендәге
Ия барча бәһага.


Тормыш яме
Кара әле минем күзләремә
Тыңла әле йөрәк тибешен.
Ике йөрәк бергә типсен өчен
Чишәм сиңа йөрәгем серен.
Сөйлә әле миңа серләреңне,
Бушатыйк күңел түрләрен.
Йөрәкләрнең бергә типкәннәрен
Тыңлаганда бердәм булыйк.
Бәйлик без бергә язмышларны,
Кайгы-шатлыкларны бүлик.
Тормыштагы булган авырлыкны
Җиңел итеп күккә чөйик.
Тормыш ямен бергә тояр өчен
Кирәк яшәгәндә тигезлек.
Серен тоту кирәк бер-береңнең,
Тоярсың син шунда җиңеллек.
Тормыш матур яши белсәң генә,
Кирәк чакта булсын таяныч.
Бер-береңә ярдәм итсәң генә
Тоярсың син аннан юаныч.

Т. Хәбиров


Яңа юллар
Көзге кичтә мин урамда,
Йолдызларга карап сокланам.
Мин аларны сиңа тиңләсәм дә,
Җирдә яшәвемә шатланам.
Яратам дисең алтын көзне,
Күңелемдә туган көзге моңнарны.
Яңа юлда яңа тормыш башлыйк,
Калдырып артта узган елларны.
Борчылмыйм көз җитте дип,
Күңелләргә сагыш салса да.
Дөнья яме, күңел назы, әлбәттә,
Була көздә, була язда да.
Яратырмын сине көзен-язын,
Яратырмын җәен, кышын да.
Мәхәббәттән көчле язмыш кына
Аера алмас безне язгы ташкын да.


Син идең ул, син генә
Сине очраттым юлымда кичә,
Хәйран калдым, белмим нигә.
Күзләрең зәңгәр, йөзеңдә нур бар,
Карашыңда никтер моң һәм зар.
Күзләреңә карадым да,
Хәлләреңне аңладым.
Күңелеңне юатырга
Сүзләр таба алмадым.
Йөрәгемне тыңладым да,
Аннан шуны аңладым.
Ялгыз янган йөрәгемдә
Сиңа урын барлыгын.
Язга-көзгә карамыйча
Гомерләр уза икән.
Ялгызым дип уйласам да,
Мин сине таптым иркәм.
Ак бәхеткә ак юллар дип
Телиләр дуслар гына.
Син бәхеткә ирешәсең
Алар булса кырыңда.
Чын дөресен әйтәм сиңа,
Аптырадым үземә.
Бер күрүдә гашыйк булдым,
Син идең ул, син генә.

З. Сәлимшин


Мизгелләр
Мин урамга карыйм тәрәз аша
Яфрак куа анда ачы җил.
Авыл этләре дә ышык эзли,
Туңып бара өшеп ачык җир.
Өйдә җылы, ике кат тәрәзә
Суык кертми, саклый җылыны,
Радиодагы талгын моң да
Чиртә шулчак күңел кылымны.
Соңга таба бик еш кабатлана
Карсыз көзләр, язлар ташусыз.
Мондый хәлләр элек сирәк иде,
Калмый иде җирләр дым-сусыз.
Искә төшә каз өмәләренең
Ноябрь башында гөрләве,
Ихата тутырып карлар явып,
Көзнең чын кышкача үрләве.
Хәтеремдә түземсезлек белән
Яңа ел бәйрәмен көтүем.
Ничек килгән шулай, сиздермичә
Аның бик тиз үтеп китүе.
Бер елның бар мизгелләре,
Уздырабыз гомер елларын.
Көзгә керсәк, Яңа елны көтеп,
Язын көтеп сабан туйларын.

Ф. Хәйруллин


Картлык түгел — өлгергән яшьлек
Эй, син картлык, гүзәл картлык,
Йөрмә әле монда тылкышып.
Вакытым юк сине каршы алырга
Эшем бик күп, эшлим әле бит тырышып.
Эшли торган эшләр бетми әле,
Башланмаган эшләр чиратта.
Барысын да башкарырга кирәк,
Картлыкны уйларга юк шул вакыт та.
Картаерга бик тә иртә әле,
Бар бит оныкларның укып бетәсе,
Оныкларның бәбиләрен карап,
Оныкчыкларны бар бит сөясе.
Кайбер кешеләрнең олыгайдым,
Чәчләремә чаллар керде килә диясе,
Чәч агару матурлый гына бит,
Ул бит өлгергәнлек билгесе.
Бу дөньяның матурлыгын күрү өчен
Кирәк аны татып карарга.
Урманнарга барып, яланнарга чыгып
Кошлар сайрауларын тыңларга.
Иртә торып кояш нурларында коенсаң,
Яланнарга чыгып саф һава суласаң,
Җанга рәхәт, тәнгә сихәт,
Картлыкларны оныткандай буласың.
Урманнарда, яланнарда үскән үләннәрдән
Файдалана кирәк белергә.
Чирләмәскә, картаймаска булыр сәбәп,
Андый дарулар бит юк бер кайда да.
Ике кулга ике таяк тотып
Скандинавча кирәк йөрергә.
Бөтен тәннәр йомшарып китеп,
Рәхәт булып кала йөрәккә.
Сокланып карап туймаслык
Чаңгыда сез икәүсез,
Олы яшьтә булсагыз да
Бик матур күренәсез.
Паркта күнегүләрне башкарасыз
Яшьләр белән бертигез,
Пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп
Озын гомер яшәгез.
Ятма өйдә ялкауланып,
Эшлә бакчага чыгып.
Гөлләр үстер,
җиләк-җимеш, яшелчәләр
Торсын өстәлне сыгып.
Картлык сүзе бик искерде,
Кирәк аны алып ташларга,
Яшьлек дәрте сүнми торсын өчен
Өлгергән яшьлек дип атарга.
Яшәү шартлары да бик үзгәрде,
Барлык мөмкинлекләр бар — бу бит зур байлык,
90-100 яшәү безнең заман өчен
Максат түгел, бу бит чынбарлык.
Аккан суларга охшатып
Ел артыннан еллар үтә,
Өлгергән яшьлектә дә сынатмыйча
Яшәргә кирәк яшьләргә үрнәк булып.

Р. Нәфыйков


Гөлнәзирә
11нче мәктәптә Гөлнәзирә
Башлангычларда эшләде.
Мулла авылында үз йортлары,
Үзләренең бар бизнеслары.
Без аларда, алар бездә,
Аралаша башладык.
Кызы Лира, улы Марат
Шунда мәктәпне тәмамлады.
Урта мәктәпне тәмамлап,
Югары белем алдылар.
Укытып чыгарырга аларны
Кирпеч өйләрен саттылар.
Гөлнәзирә көчле ихтыярлы,
Сүзен өздереп сөйли.
Ата-аналар, укучылар белән
Тыгыз элемтәдә эшли.
Марат Мәскәүдә укып чыкты,
Сату челтәренең генераль директоры.
Лира — әнисе янында,
Табиб — мединститут бетерде.
Әтиләре мал табибы,
Үз эшеннән китмәде.
Ялгыздырмы, ничектер?
Шәһәрдә яши әле.
Менә шулай гади укытучы
Бөтен көчен сарыф итеп,
Куйган максатларына ирешеп,
Балаларын үстерде, кеше итеп.

Роза Абдулловнага
Роза Абдулла кызы
Карамалы-Гобәйдә үскән.
Үсә төшкәч хәрбигә чыгып,
Германиягә киткән.
Азмы-күпме эшләгәч,
Кире кайта яңадан.
Тормыш көтүе читен,
Иптәшеннән уңмаган.
Урнаша эшкә шәһәргә
11нче мәктәпкә.
Директор эшенә керешә
Тормыйча исәпләп тә.
«Исәнмесез, Роза ханым,
Шәһәрнең иң чибәре!»
Шулай диеп сәлам бирә
Кунакларның килгәне.
Шулчаклы талант иясе,
Матурлыгын күрсәгез!
Чәче калын, кашы кыйгач,
Сөйләшүен белсәгез.
Бик таләпчән директор,
Үзе тирән белемле.
Укучыларның башына керә
Аның биргән белеме.
50 яше дә тулды,
Гомер үткәнен сизми.
Кинәт каты чир тиде,
Хушлашты үзе дә белми.
Бу — табигатьнең ялгышы,
Дип уйлады коллектив.
Гомергә онытмабыз аны
Калганнарга бирсен көч.
Хуш мәңгегә, чибәр ханым,
Урының оҗмахта булсын.
Шундый гүзәл кешеләр
Дөньяга туып торсын.

З. ХӘСӘНОВА
Читайте нас: