Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 октябрь 2019, 13:21

Девон нефтенә — 75 ел!

Шәһәребезнең иң биек урыннарының берсе — Нарыш-таудан түбәнгә күз салсаң, соклангыч манзарага тап буласың. Яшеллеккә күмелгән урам-парклар да, төзек ихаталы йортлар да, шәһәребезнең күркәм кешеләре дә уч төбендәгедәй күренә аннан.

Шәһәребезнең иң биек урыннарының берсе — Нарыш-таудан түбәнгә күз салсаң, соклангыч манзарага тап буласың. Яшеллеккә күмелгән урам-парклар да, төзек ихаталы йортлар да, шәһәребезнең күркәм кешеләре дә уч төбендәгедәй күренә аннан.
Еллар дәвамында мөһим вакыйгаларның шаһиты булган, тарих серләрен саклаган Нарыш-тау буйлары табигатьнең тагын бер нигъмәтен, кара алтынны да туплаган. Мәгърур тауның итәгендә хезмәт даны һәйкәле — 100нче скважина урнашкан. 75 ел элек нәкъ шушы урында туган төбәкнең язмышында зур әһәмияткә ия булган, шәһәребезнең генә түгел, республиканың исемен дә бөтен дөньяга таныткан нефть фонтаны атып чыга. Девон катламы ачылуы Туймазы яткылыгының дөньядагы уникаль, нефть күләме буенча иң зур биш яткылык исемлегенә керүенә сәбәпче була.


Якты киләчәккә юл ярып...
Октябрьскийда девон нефте табылуына 75 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Күләмле чаралар 100нче скважина биләмәсендә башлангыч алды. Анда нефть тармагының фидакарь хезмәт ияләре, ветераннар, шәһәр хакимияте, «Башнефть» компаниясе, «Башнефть-Добыча» җәмгыятенең «Туймазынефть» НГДУ-сы вәкилләре һәм башка кунаклар катнашты. Бу көнне нефтьчеләр хөрмәтенә күп сандагы мактау-тәбрикләү сүзләре яңгырады.
«Туймазынефть» НГДУ-сы начальнигы Шамил Миңгулов чыгышында Девон яткылыгы ачылуы нефть өлкәсе үсешенә зур этәргеч ясап, сугыштан соңгы еллардагы җимереклекләрне төзекләндерүгә, шәһәр-авылларны тергезүгә булышуын билгеләде. НГДУ-да чын һөнәр ияләре, сәләтле оештыручылар туплана. С. Кувыкин, А. Жданов, Л. Пелевин, Т. Золоев һәм башка танылган шәхесләр нәкъ шушы предприятиедә хезмәт юлын башлый.
... Нарыш-тауда үз көенә эшләп торган 100нче скважина һәм аның янәшәсендәге обелиск янында күңелне горурлану да, шул ук вакытта дулкынлану хисе дә били. Бүген республиканың төрле төбәкләрендә «кара алтын» табыла, аларда меңнәрчә скважина нефть суыра, ә «чишмә» башы бит биредә дияргә мөмкин. 75 ел эчендә Туймазы яткылыгында 333 миллионнан ашу нефть чыгарылган. Уйлап карасаң, девон катламнарын табу, эшкәртү һәм файдалануга кушуда күпме кешенең хезмәте салынган. Ә бит ул чорда бүгенге кебек эшләр өчен бөтен уңайлыклар да, югары технологияләргә корылган җайланмалар да булмаган ич. Шамил Бикчуринның нефтьчеләр тормышын сурәтләгән «Каты токым» әсәрендәгечә, төрле холыклы, төрле милләт кешеләрен уртак эшче язмышы берләштергән һәм алар барысы бергә «каты токым»ны тәшкил итеп, якты киләчәккә юл ярган.
... 100нче скважина янындагы митингта катнашучыларны шундый уйлар чолгап алгандыр. Тарихыбызның «тере» шаһиты, әйтерсең дә, җир өстенә «кара алтын» белән бергә үзенең тирәнгә яшерелгән серләрен дә чыгарып куйган.

Музейда хәтер саклана
Бәйрәм чаралары үз җаена дәвам итте. Чираттагы тукталыш — «Туймазынефть» НГДУ-сының хезмәт даны музее. Данлыклы девон нефте тарихы, социалистик хезмәт батырлары, Сталин премиясе лауреатлары һәм фидакарь хезмәткәрләр турындагы истәлекләр саклана бу урында. Музей комплексы ачылуы зур әһәмияткә ия. Анда нефтьчеләр турында берәмтекләп җыелган мәгълүмат, архив документлары, хезмәт даны үрнәкләре саклана. Бу комплексның булдырылуы нефтьчеләрнең тарихка, үткәннәргә сакчыл карашы хакында сөйли.
Зур альбом-плакатларда чагылыш тапкан тарихи сәхифәләргә күз салыйк.
Туймазы нефть яткылыгы 1937 елда ачыла. Ә 1944 елның 29 февралендә 100нче скважинаны бораулый башлыйлар. Илебезгә явыз дошман һөҗүм итеп, иң каты алышлар барган чор була ул. Адым саен җимерек шәһәрләр, көлгә әйләнгән авыллар, ятим калган гаиләләр, кайгылы хәбәрләр. Туган җирне илбасарлардан азат итү өчен күпме кеше җаны кыелган, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылынган...
«Тәвәккәл таш яра» диләр. Нефть эзләүчеләр дә ниһаять үз максатларына ирешә — 26 сентябрьдә 1700 метр тирәнлектә Девон катламнары табыла һәм скважинадан уртача дебиты тәүлегенә 250 тонна тәшкил иткән нефть фонтаны бәреп чыга. Ул моңа кадәр 57 скважинадан алынган нефтьтән артыграк күләмдә «кара алтын» чыгара башлый. Беренче алты девон скважинасы тәүлегенә 1100 тонна нефть бирә.
Илебезгә корал, чимал таләп ителгән хәлиткеч чорда җир мае табылуының Бөек Җиңүне якынайтуда өлеше һичшиксез зур. Бораулаучылар ниндидер бүләк, мактау билгеләре өчен тырышмый, аларның күңелендә бары бер генә уй: җир куенында яткан хәзинәгә нихәтле тизрәк төшеп җитеп булачак — сугыш шулхәтле иртәрәк тәмамланачак...
Гомум алганда, сугыш елларында Девон яткылыгында 900 мең тонна тирәсе нефть чыгарыла. 1946 елда «Туймазынефть» трестының 1нче нефть промыселы коллективына фидакарь хезмәте өчен Дәүләт оборона комитетының Кызыл Байрагы мәңгелек саклауга тапшырыла, ә 1948 елда трест СССРның Югары Советы Президиумы указы белән Ленин орденына лаек була. 1948 елда дөнья тәҗрибәсендә беренче тапкыр яткылыктан читтәге, чиктәш һәм яткылык эчендәге катламнарны суландыру ярдәмендә катлам басымын саклау алымы кулланыла. Бу гамәл үз чиратында яткылыкта булган нефть запасының төп өлешен 20 ел эчендә чыгару мөмкинлеген бирә. 1952 елда «Туймазынефть»та СССРда беренче тапкыр электрүзәкле насослар файдалануга кертелә. Шул ук чорда промысел шартларында нефтьне тозсызландыру алымы үзләштерелә. 1990нчы елларда нефть системаларын төзекләндерү башлана, бу эш әлегәчә дәвам итә. 2001 елда «Башнефть» компаниясендә беренче тапкыр нефть шламын (таза нефтьне аерып алганнан соң калган калдык) эшкәртү корылмасы файдалануга тапшырыла. 2010 елда Туймазы һәм Октябрьский нефть һәм газ чыгару идарәләре берләштерелә. 2016 елда «Башнефть» компаниясе илебезнең иң зур нефть компанияләренең берсе булган «Роснефть»ка кушыла. «Туймазынефть» НГДУ-сы бу вакытка елына 2 млн тонна нефть чыгаруга ирешә. 2017 елда хезмәт даны музее ачыла.

Хезмәтенә күрә хөрмәте
Девон нефтенең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм Музыка колледжында дәвам итте. Нефтьчеләргә тәбрикләү сүзләрен Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, «Башнефть-Добыча» җәмгыятенең генеральный директоры Рөстәм Бакиров, «Туймазынефть» НГДУ-сы начальнигы Шамил Миңгулов һәм башка хөрмәтле затлар җиткерде. Алар ил, республика һәм шәһәребезнең чәчәк атуына зур өлеш керткән, нефть өлкәсендә тырыш хезмәт куйган эшчәннәрне бүләкләү вазыйфасын да үтәде. Иҗат коллективлары әзерлегендәге матур концерт бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрде. Ә кичке сәгатьләрдә Үзәк мәйданда шәһәрдәшләр һәм кунаклар өчен танылган җырчылар катнашлыгындагы зур концерт-тамаша оештырылды. Бәйрәм көне чагу салют белән тәмамланды.
... 75 ел элек нефть табу республика һәм шәһәребез язмышын тулысынча үзгәрткән. 100нче скважинада девон катламы ачылуы дәһшәтле сугыш елларында Җиңү көнен якынайтучы һәм якты киләчәккә өмет уятучы көч булган. Без илебез язмышындагы мондый хәлиткеч вакыйгалар турындагы истәлекләрне һәм үз тарихыбызны сакларга бурычлыбыз.

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары


Читайте нас: