Искә алганыгыз бардыр, хезмәт сөючән, ачык йөзле хуҗаның йорты да әллә каян балкып күренә, ихатасы, каралты-курасы ныклы, төзек була. Тәрәзә рамнары, коймалары бизәкләп эшләнгән, ишегалдын тутырып гөлләр үскән хуҗалыкны күрсәң, күңелдә ирексездән «Биредә кемнәр яши икән?», дигән уй туа. Алай гына да түгел, бу йортка керәсе, хуҗалары белән танышасы килә башлый...
Кояшка көлеп караган матур йортларны Төрекмән авылында еш күрәм мин. Бүгенге мәкаләм каһарманнары — Нурзидә Баян кызы һәм Рәшит Рахман улы Габдуллиннар гаиләсе гомер иткән хуҗалыкка да тел-теш тидерерлек түгел. Язның үзедәй яшелеккә уралган йортка игътибар итмичә узу мөмкин түгелдер. Коймалары, йорт-каралтылары хәтфә яшелгә буялган, ишегалдында салават күперенең бар төсләрен җыйган гөл-чәчәкләр үсеп утыра!
«Тырышкан табар, ташка кадак кагар», дигән әйтем дә нәкъ шушы йортның хуҗаларына атап әйтелгәндер кебек. Сезне дә алар белән таныштырасым килә...
Нурзидә Баян кызы Заетныкы, Серафимовкада 32нче төзелеш училищесында белем алган. «Буяучы-сылаучы» белгечлеген үзләштергән кыз хезмәт юлын 4нче төзелеш идарәсендә башлап җибәрә. «Укуны бетергәч, 25 кыз «Су-4»кә эшкә урнаштык, — дип хәтерли Нурзидә апа. — Әмма күпчелек кызлар авыр хезмәткә чыдамыйча, эштән китеп бардылар. Иң түзем, чыдамлылар гына калды. Тырышлык заяга булмады, эшемне югары бәяләп, 26 яшемдә 1 бүлмәле фатир бирделәр. Ике елдан 3 бүлмәлесенә дә ирештек».
4нче төзелеш идарәсендә 25 ел хезмәт куя Нурзидә Баян кызы. Соңыннан ЖЭУ-6 коммуналь хезмәтләр оешмасына күчә, хаклы ялга чыкканчы шунда эшли. Гомум алганда, төзелеш өлкәсендә 42 еллык стажга ия ул!
«Хезмәтем авыр булса да аны яратып башкардым. Эшеңнең күркәм нәтиҗәсен тою, матур итеп бизәлгән, йөрәк җылың салынган диварларны күрү чиксез сөенеч бирә, кешеләргә шундый гүзәллек бүләк итә алуыңа ихлас шатланасың. Мин моны булдырам, дип эшләгән кеше генә уңышка ирешә, аның хезмәтен башкалар да күрә, бәяли. Хезмәт коллективыбызга, җитәкче-бригадирларга да рәхмәтлемен. Без, 17-18 яшьлек кызларны, эш гамәлләренә төшендерүче дә, һәрьяклап теләктәшлек күрсәтүче дә булды алар. Директорыбыз әле дә ара-тирә шалтыраткалый, эшкә чыкмассыңмы дип чакыра. Хәзер инде сәламәтлек тә элеккеге кебек түгел, яшь тә бара. Миңа әнә шул хуҗалыктагы мәшәкатьләр, сирәк-мирәк «калым» эшләп алулар да җитә».
Рәшит Рахман улы тумышы белән Төрекмән авылыннан. Мәктәпне шунда тәмамлый, яше җитү белән армиягә китә. Хезмәт баскычларына килгәндә, трактор заводында, «Низковольтник»та эшли. Соңыннан «Снэма-сервис»ка урнаша. Башта ташчы, соңрак слесарь була. Рәшит ага бүген инде хаклы ялда булса да эшләвен дәвам итә, каравылда тора.
Габдуллиннарның мәхәббәт тарихы кайчан башлангыч алды икән? Элек яшьләр күпчелектә тулай торакта яки кичке уен вакытында танышкан-аралашкан. Габдуллиннар да бу уңайдан искәрмә түгел. Яшьләр беренче тапкыр төзүчеләр тулай торагында очраша. «Бер күрүдән мәхәббәт шул булгандыр инде, — дип исли Рәшит ага. — Нурзидәгә гашыйк булуымны сизми дә калдым... Чибәрлеге дә, уңган-чая булуы да күңелгә хуш килде».
Өйләнешкәч, яшьләр Төрекмәндә яши башлый. Нурзидәгә 18 яшь кенә була бу вакытта. Иренең әти-әниләре белән 7 ел бергә гомер итә алар. «Аллага шөкер, бианай-биатаем үз кызларыдай җылы кабул итте, — ди Нурзидә апа. — Аеруча бианайга рәхмәтлемен. Кирәк вакытта өйрәтеп, киңәшләрен биреп тә, мактап-хуплап та торды. Хуҗалыкны алып бару, гаиләдә татулыкны саклау серләренә төшендерде».
Әлбәттә, гаилә тормышында төрле хәлләр булгалый. «Бервакыт шулай бианай икмәк салырга кушты, — дип елмаеп искә ала Нурзидә апа. — Үземчә чамалап, эшкә керештем. Әмма артыграк чамалап ташлаганмын ахры, камырым күбрәк булып чыкты! Хәзер нишләргә? Биатай бу якка кырыс кеше, ризыкны әрәм-шәрәм итүне яратмый. Уйладым-уйладым да, әмәлен таптым бит. Камырның артык өлешен тоттым да сыерыбызга чыгарып салдым. Малкай да сыйлансын, янәсе... Икмәгем уңгандырмы, хәтерләмим, әмма мактый-мактый ашаулары истә калган».
«Кызганыч, бинаемның гомере генә кыска булды, 64 яшендә гүргә керде, — дип моңсуланып дәвам итә Нурзидә апа. — Биатай авырып, урынга калгач, аны үзебезнең янга алып карадык. Бу вакытта шәһәрдә тора идек. Аның вафатыннан соң әнкәй чирләп китте. Рәшиткә рәхмәт, газизләребезне соңгы көннәренә кадәр тәрбияләште, урыннан тора алмаган әнкәйне күтәреп кенә йөртер иде...». Әйткәндәй, Габдуллинарның йорт эчендә, ихатада гаилә башлыгының кулы тимәгән нәрсә юктыр. Үзе ясаган картиналарны гына алыйк. Беренче карашка бик җитди, кырыс күренгән Рәшит абыйның күңел серләре аларда чагыла сыман. Нурзидә апа үстергән гөлләмәләр дә «күчкән» картиналарга. Рәссам шул рәвешле сөекле хатынының уңганлыгына соклану белдерә сыман... Чапкын атларны тасвирлаган сурәтләр дә күп. Бусының сере гади — гаилә башлыгы балачактан үз итә икән шушы малкайларны...
Уңган хуҗаларның йорт, бакча биләмәләре турында да әйтеп үтмичә булмый. Биредәге гүзәллек күз явын алып тора. Нурзидә апа матур-матур чәчәкләр үстерергә ярата. Тәрәзәдән төшкән яктылыкка коенып үсә аның гөлләре. Ә җәйләрен исә ишегалдындагы түр бакча шау чәчәккә күмелә, гаилә башлыгы болар янына уңайлы эскәмияләр, матур эшләнмәләр дә ясап куйган.
Бакчада нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә юк! Кура җиләге, карлыган куаклары, алмагачлары дисеңме, кишере-бәрәңгесе, кәбестәсе дисеңме. Йорт-җир мәшәкате күп булса да, шушында казынырга вакытын җәлләми хуҗалар. «Бакчада эшләү җанга тынычлык, күңелгә ял бирә, дөнья мәшәкатьләрен оныттыра. Үзең карап үстергәнгә җитми шул, кул җылысы тигәне матуррак та, кадерлерәк тә», — ди Габдуллиннар.
Нурзидә апа белән Рәшит абый ике гүзәл кызга тормыш бүләк иткән. Света һәм Римма әти-әниләренә охшап, икесе дә уңган-булдыклы, тырыш булып үскән. «Балаларны кечкенәдән эшкә өйрәттек, — ди Нурзидә апа. — Бүген икесе дә гаиләле, үз тормышлары белән яшиләр, ике оныгыбыз бар. Света кибет хезмәткәре, Римма бизибордлар ясау белән мәшгуль. Әйткәндәй, эшләре төзүчелек өлкәсеннән ерак булса да, кызларыбызга үз һөнәремне дә өйрәтүне кирәк санадым. Чөнки бу тәү чиратта үзләре өчен файдалы. Ремонт эшлисе булса, кемгәдер ялынып торасы юк, обойны да «һә» дигәнче ябыштырып куялар, буяу-сылау гамәлләрен дә башкаралар. Миннән дә остараклар хәзер, кулларына күз иярми дигәндәй, күз генә тимәсен».
Яшьтән үк ятимлек ачысын татыган Нурзидә апа (автордан: әтиләре Баян абзый 41 яшендә мәрхүм була, әниләре ялгызы 4 баланы үстереп, аякка бастыра) тулы гаилә булып яшәүнең кадерен яхшы аңлый. «Балалар әти-әниле гаиләдә үсәргә тиеш, — ди ул, — Балачакта әти терәге-киңәше кирәклеген тоеп үскәнгәдерме, кызларыма гаилә учагы җылысын саклау, үзара дус-тату мохиттә яшәү мөһимлеген төшендерергә тырыштым». «Гомер буе балалар бәхетле булсын дип яшәдек, эшләдек инде, — дип хәләле сүзләренә кушыла Рәшит ага. — Бүген аларның тормышына, уңыш-казанышларына куанып гомер итәбез. Балалар-оныклар килгәндә өй эче нур белән тулгандай була!»...
... Матур йортта кемнәр яши икән, дигән сорауга да җавапны таптык сыман. Гүзәллекне үз куллары белән тудырып, башкаларга да өләшә белүче затлар гомер итә монда. Габдуллиннарның тату гаилә булып, тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынышып атлауларына быел 41 ел булган! Шушы санда еллар сынавына бирешмәгән олы хөрмәт-мәхәббәт чагылыш тапкан сыман. Бер-берсенә булган җылы хисләрен бүгенгәчә саклап килгән Габдуллиннарга алдагы көннәрендә дә пар канатлы булып, балалар һәм оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.
Әйткәндәй, 5 октябрьдә Нурзидә апа 60 яшьлек күркәм юбилеен каршылаячак икән. Аңа бу уңайдан ихлас тәбрикләүләрне җиткерәсе килә. 60 яшь ул — гомерләрнең көзгә авышкан иң тансык, иң куанычлы мәле генә әле. Алда алтын көзләре, аклыкка күмелгән кышлары бар. Алар да үз чиратында бәхет-шатлык, куанычлары белән килсен!