Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 октябрь 2019, 14:48

Тамчыдан күл җыела...

Китаплар укырга, музыка тыңларга яратучы, табигатькә, гомумән, әйләнә-тирә дөньяга гашыйк Рома Бондаренкога ярдәм кирәк!

Сәламәтләгендә тайпылышлар белән туса да (яшь ярымлык чагында аңа балалар церебраль параличы диагнозы куялар), ул бәләкәйдән тулы тормыш белән яшәргә омтыла. Яраткан әнисе — Ләйсән ханым тырышлыгы белән 4 яше тулганда үзаллы йөрергә өйрәнә. Беренче сыйныфка да Рома үз аякларына басып бара һәм иң яхшы укучыларның берсенә әйләнә!
...5нче сыйныфта укыганда Рома теш флюсы белән табибка мәрәҗәгать итә. Рентген тикшерүе теш казнасында шеш күрсәтә. 5 сәгатьлек операция нәтиҗәсендә зарарланган урынга оча-бот сөягеннән аутоимплант куела. Моннан соң Рома бер айдан артык хастаханәдә дәвалана. Казналыктан алынган шеш тикшерелеп, «гигантоклеточная репаративная гранулема» диагнозы куела. Кызганычка каршы, аутоимплант үсешеп китә алмый, аңа инфекция керә һәм эрен җыела. Ашыгыч рәвештә икенче операция үткәрелеп, металл имплант куела.
... Ике елга якын вакыт үтеп тә китә, Рома башка яшьтәшләре сыман үсә. Әмма металл имплант яшь организм кебек үсә алмый. Шул сәбәпле бүген аны сыйфатлырак һәм кыйммәтлерәккә алыштыру таләп ителә. Сау-сәламәт теш казнасы һәм арткы тешләре булмау аркасында Рома ризыкны яхшылап чәйни алмый. Моңа бәйле аның сәламәтлегендә җитди тайпылышлар башланган.
Дәүләт тарафыннан Ромага туган шәһәрендә бушлай операция үткәрүдә ярдәм күрсәтеләчәк. Әмма компрессион-дистракцион җайланманы (КДУ) гаиләгә үзаллы сатып алырга туры киләчәк. Сүз 400 мең сумга якын акча турында бара. Әлбәттә, мондый сумманы ике баласын ялгызы тәрбияләүче Ләйсән ханым күтәрә алмаячак.
Бүгенге көндә «Безнең балалар» хәйрия фонды тарафыннан 389 мең сум акча җыю буенча хәйрия чарасы оештырылган. Бу игелекле эшкә һәркем өлеш кертә ала. «Тамчыдан күл җыела» диләр бит. Дуслар, әйдәгез Ромага башка яшьтәшләре кебек тулыканлы тормышта яшәргә, укырга һәм хыялларын гамәлгә ашырырга булышыйк!
Ярдәм акчасын Добро мейл. ру сайтында (https: //dobro. mail. ru/projects/implant-dlya-chelyusti) күчерергә мөмкин.
Шулай ук акчаны 3434 кыска номерына ФЕЯ дип язылган смс аша (ФЕЯ пробел сумма, мисалга: ФЕЯ 500) җибәрергә була. Акча күчерүне мотлак рәвештә расларга кирәк, бу түләүсез эшләнә.

Читайте нас: