Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 октябрь 2019, 14:49

Октябрьскийда — «Вагаповфест йолдызлары»!

Ваһапов фестивале фонды диюгә күз алдында исемнәре барчабызга яхшы таныш булган Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Сагынбаева, Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Асаев, Гөлсирин Абдуллина, Руслан Сәйфетдинов, Гөлназ Асаева, Марсель Вагыйзов, Айгөл Хәйри, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Айсылу Габтдинова һәм башка йолдызларыбыз пәйда була.

Үзенең унбиш еллык эшчәнлеге дәверендә илебездә генә түгел, күп кенә чит илләрдә дә, шулай ук бөтен дөнья татарлары арасында да, алай гына түгел башка карендәш милләтләр арасында зур абруй казанган бу фестиваль фонды бүген күпкырлы эшчәнлек алып бара, байтак проектларны тормышка ашыра. Проектларның иң соңгыларына килгәндә «Дуслык күпере» бөтенрусия татар-башкорт эстрада фестивален атау да җитә кебек.
Ваһапов фестивале йолдызлары ел саен чит илләрдә дә концерт бирә. Агымдагы айның уналтысыннан алар Италиягә юл тотачак. Бу юл Башкортстан аша үтә. 10-15 октябрьдә Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә тамашачыларны республикабызда зур концерт программасы белән куандырачак. Шунысын да әйтми булмый, күптән түгел генә Ваһаповфестның беренче гаиләсе — Азат һәм Гөлсирин (Абдуллина) Абитовлар гаиләсе туды. Рәнис гаиләсендә дә яңалык — улы Тимерлан дөньяга аваз салды.
Яраткан җырчыларыгызның Башкортстандагы тәүге зур имтиханнарында күп кенә сорауларыгызга җавап та ишетерсез. Зәлилә... Ул быелгы лауреат: яңа исем — яңа йолдыз. Кемдер аны Әлфия Авзалованың дәвамчысы ди, кемдер һәрберебезгә таныш фильмдагы Фрося Бурлаковага охшата...
Менә шундый җырчылар, йолдызлар белән очрашу көтә 11 октябрь көнне сезне Октябрьский музыка көллиятендә. Кичегезне яшь һәм талантлы Гөлсирин, Азат, Рәнис, Зәлилә белән бергә күңел ачып үткәрәсегез килсә, «Вагаповфест йолдызлары» концертына рәхим итегез!

Читайте нас: