Мәгълүм булуынча, 1 октябрьдә зур тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылга һәм чиксез хөрмәткә ия өлкәннәребез матур бәйрәмнәрен билгели.
Бу уңайдан шәһәребездә төрле чаралар үткәрелде. Мисалга, Яшьләр сараеның иреклеләре һәм иҗат төркемнәре вәкилләре тарафыннан Картлар йортында концерт куелды. Анда «Көмеш волонтерлар», «Феникс» бию студиясе, Октябрьский нефть колледжы студентлары, «Русия медиаволонтерлары» хәрәкәтенең төбәк бүлеге әгъзалары катнашты.
Бәйрәмчә киенгән, йөзләрендә сөенеч чагылган өлкән яшьтәге апа-абыйлар, Картлар йортында тәрбияләнүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле якташлар үзешчән артистларның чыгышын көчле алкышлар белән каршылады. Сәхнәдән яңгыраган моңлы җырлар, дәртле биюләр аларны әйтерсең дә яшьлекләренә алып кайтты. Берәүләр елмаеп, самими балачак елларын искә алды, икенчеләрнең күзләрендә моңсу яшь бөртекләре ялтырады...
Концерт тәмамлангач та таралышырга ашыкмады күңелләре җилкенгән апа-абыйлар. Иреклеләр белән фотога да төштеләр, аралашып та алдылар. Форсаттан файдаланып мин дә Әлфия исемле мөлаем ханым белән әңгәмә кордым.
«Краснокама районыннанмын, — дип үзе белән таныштырып үтте ул. — 1954 елгымын. Биредә инде өченче ел яшим. Күп михнәтләр аша килеп кердем шушы йортка. Башкортстанга Себер якларыннан күченеп кайткан идек. Әнкәйне олыгайган көнендә ялгыз итәсе килмәде шул. Әмма ул без кайткач озак тормады, арабыздан китеп тә барды. Кызганычка каршы, язмыш сынаулары моның белән бетмәгән икән, алда тагы да үкенечлерәк югалтулар көтеп торган. 1979 һәм 82нче елгы кызларым юл-транспорт фаҗигасенә очрап, һәлак булды... Мондый да авыр кайгыларны ничек йөрәк күтәргәндер. Шулай да үземдә арытаба яшәргә көч таптым. Авылда ялгыз кешегә тормыш итүләре җиңелдән түгел шул. Әле бөтен җирең сау-сәламәт булса бер хәл. Ә мине тагы бер фаҗига сагалаган. Бу юлы начарлыкны явыз адәмнән күрдем. Нәтиҗәдә, бер кулым зәгыйфьләнеп, эшкә яраксыз булып калды... Картлар йортына эләккәнче, Балтач районына, бер гаиләгә тәрбиягә алганнар иде. Биредә язмыш тагын бер кат рәхимсезлеген күрсәтеп алды. Бу гаиләдә мине бәхетле тормыш көтә дип уйлап нык ялгышкан булып чыктым. Иреннән аерылган, алимент түләп яшәгән хатынга мин пенсиям өчен генә кирәк булганмын. Хуҗалыктагы бөтен эшне дә миңа өйде ул: сыер саву, өйне тәртиптә тоту, бала карау... Олыгаеп барган, сәламәтлеге бик үк яхшы булмаган кешегә боларны эшләү авырга туры килде. Ичмасам, ачык йөз дә күрмәдем бит. Рәхмәт төшкере, авыл советы рәисе минем нинди хәлдә яшәвемне вакытында сизеп-белеп калды. Аның тырышлыгы белән Октябрьскийның картлар йортына юллама алуга ирештем. Бирегә килгәч, миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр сыман тоелды. Чын оҗмахка эләккәндәй булдым! Бүген дә әлеге тойгылар югалмады, киресенчә, арта гына бара. Учреждениедәге шартлар бер дә зарланырлык түгел, шифаханәләрдәге кебек, минемчә. Ашарына пешкән, өс-башны юып-карап торалар, бүлмәләр, урын-җирләр чиста. Пенсия акчасына үзебезгә тәм-том, башка кирәк-яракны кибеттән алып керү мөмкинлеге дә бар. Бер сүз белән әйткәндә, шундый рәхәт, иркен яшибез.
Хезмәткәрләр итагатьле, идән юучыдан алып пешекче, тәрбияче, җитәкчеләргә кадәр һәммәсе дә игелекле мөнәсәбәт күрсәтә. Үзең яхшы булсаң, башкалар да сиңа уңай карашта булачак дип уйлыйм. Барысы да үзеңнән тора. Безгә ярдәм күрсәтүче һәр хезмәткәрнең эше хөрмәткә лаек. Уйлап кына карагыз, аларның кул астында ничәмә төрле язмышлар, арада сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр дә, авыр холыклылар да байтак. Шуларның һәрберсе белән уртак тел табу, авыруларны карау-тәрбияләү зарур. Ә бит аларның үз гаиләләре дә бар, моннан арып-талып өйләренә кайтып, якын кешеләрен кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә, Картлар йортында эшләүче кешеләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сез — тормыш сынауларына дучар булган, олыгайган көнендә ялгызы калганнарга иң зур терәк, алыштыргысыз ярдәмче дә. Күпме кеше бирегә якын дуслар, теләктәшлек табуга өметләнеп килә. Һәм игелекле мөнәсәбәт тоеп, үзенә шушы юлны күрсәткән Аллаһыга рәхмәт укый!
Кеше арасында яшәүгә җитми инде. Адәм баласына бит ул аралашу, хәл белешү кирәк. Картлар йортында концерт-тамашалар даими оештырыла, башка төбәкләрдәге социаль учреждениеләр тәрбияләнүчеләре белән дә очрашып торабыз. Шәһәрдә үткән бәйрәм- кичәләр, театр-музейларга йөртәләр. Җәйләрен табигатькә чыгып, яшь чакларны искә төшереп, учак ягып күңел ачабыз. Учреждениебездә спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр тудырыла. Шәхсән үзем тренажерга йөрим, буыннарга файдасы бик тия. Сәламәтлек торышы буенча юллама белән шифаханәдә дә дәваланып кайтабыз. Безне шулай тәрбияләп торган хезмәткәрләргә сабыр-игелекле булулары өчен рәхмәттән башка сүзебез юк. Гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телисе килә үзләренә!»
... Нәрсә ул бәхет, аны ничек, каян табарга? Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән алып адәм балалары шушы сорауга җавап эзлидер сыман. Берәүләр гомер буе «бәхет» артыннан куып та, аңа ирешә алмый. Ә икенчеләр тормыштагы гади генә нәрсәләрдән дә сөенеч табып яши, һәм үзен бәхетле тоя! Бәхет өчен күп кирәкми дигәннәре шул буладыр инде. Әлфия апа үрнәгендә бу ачык чагыла...
«Көмеш» яшьтәге апа-абыйлар! Сез безнең алтын хәзинәбез, терәгебез, киңәшчебез. Нинди генә эшкә тотынсак та, сездән киңәш сорыйбыз, фатиха алабыз. Хезмәтегез, барлыгыгыз өчен рәхмәтебезне җиткерәбез! Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез.