10 кешедән торган беренче төркем агымдагы елның июль аенда Октябрьский икътисад техникумы нигезендә белем алган иде инде.
Көзен укучыларның сафы тагын 50гә якын эшләмәүче пенсионерлар белән тулыланды. Бу юлы компьютер белеме буенча дәресләр С. Кувыкин исемендәге нефть һәм күпьюнәлешле һөнәри колледжлар, шулай ук «Профессионал» уку үзәгендә оештырылды. Укулар программасы элеккечә 24 сәгатькә исәпләнгән. Бу вакыт эчендә өлкәннәрне Word текстлар редакторында эшләргә, Интернет, социаль челтәрләр, Дәүләт хезмәтләре, Пенсия фонды, торак-коммуналь хуҗалык системасы порталлары белән кулланырга, электрон почта булдырырга өйрәтәчәкләр. Мондый күнекмәләр хөрмәтле апа-абыйларга аралашу даирәсен киңәйтергә, фикердәшләр табарга, шул рәвешле көндәлек тормышка ниндидер яңалыклар кертергә булышачак дип көтелә.
Уку йортлары үз чиратында олы яшьтәге студентларга мөһим программаларны тиз һәм уңайлы рәвештә үзләштерүдә ярдәм итә. Мисалга, бер төркемдә укучы апа оныкларының виртуаль көндәлек куллануын, ә ул бу әсбапны ачып карый алмавын белдергән. Моңа бәйле, шәһәрдәшкә «Дневник. ру» программасы белән танышу тәкъдим ителгән.
Быел көзге укуларга тулы гаилә белән, апа-сеңелләр, абый-энеләр, шулай ук дус-танышларның бергә йөрүен билгелисе килә. Күпьюнәлешле һөнәри колледжа укулар башлану уңаеннан «көмеш» яшьтәге студентларны «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлеге сәркатибе Октябрь Латыйпов сәламләде. «Югары технологияләр заманында компьютер белеме нигезләреннән башка тормышны күз алдына китерүе авыр, — диде Октябрь Рәис улы. — «Акыл машинасы» белән идарә итә белү көндәлектәге вазыйфаларны күпкә җиңеләйтә, шулай ук социаль мөмкинлекләрне арттыра. Әмма Интернет челтәрендә хәвефсезлек кагыйдәләрен катгый үтәү турында да онытырга ярамый. Чөнки монда шикле сайтлар, алдакчылар тозагына эләгергә мөмкин».
Нефть колледжында белем алырга килгән апа-абыйлар белән «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы, уку йорты директоры Рөстәм Халиков арасында ике яклы әңгәмә оештырылды. Рөстәм Венер улы хөрмәтле студентларны колледж тормышы белән таныштырды, аларның тәкъдим-теләкләрен кабул итте.
Компьютер курсларын тәмамлаган студентларга махсус сертификатлар тапшырылачак. Әмма «Бердәм Русия» партиясенең һәм «Русиянең пенсионерлар союзы» гомумрусия җәмәгать оешмасының бердәм проекты моның белән генә тәмамланмаячак. Шушы көннәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә укулар башланачак.