Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 сентябрь 2019, 14:16

Үзеңне наркотикларга бәйләмә!

«Гаилә» көнбатыш районара үзәгендә наркотик матдәләрнең зыяны турында профилактик лекция оештырылды.

«Гаилә» көнбатыш районара үзәгендә наркотик матдәләрнең зыяны турында профилактик лекция оештырылды.
Анда үзәк директоры Розанна Әхмәтҗанова, шәһәр прокуроры урынбасары Рамил Якупов, табиб-нарколог Валерий Андриянов, психолог Виолетта Гобәйдуллина һәм югары сыйныф укучылары, студентлар, аларның ата-аналары, өлкән буын вәкилләре катнашты.
Табиб-нарколог Валерий Андриянов психоактив матдәләрнең төрләре, аларның яшь организмга тәэсире турында сөйләп, үз тәҗрибәсеннән мисаллар белән дәлилләде. Аның белдерүенчә, барысы да беренче кулланудан башлана. Организм яңа микъдарне таләп итеп, арытаба бәйлелек барлыкка килә. Наркотик кешенең тормышын боза, якты киләчәктән мәхрүм итә, якыннарын тынычлыктан яздыра. Шулай ук эчкечелек, токсиманиянең дә никадәр зыянлы булуын да онытырга ярамый. Болар асылда дәвалап булмый торган авырулар, дип билгеләде табиб.
Прокурор урынбасары Рамил Якупов наркотикларга бәйле җинаять җаваплылыгы турында бәян итте. Аларны кулланган кеше водительлек таныклыгыннан колак кага, яхшы эшкә урнашу мөмкинлеген югалта. Рамил Илдар улы наркотиклар кулланганчы аларның аянычлы нәтиҗәләре турында уйланырга киңәш итте.
Психолог Виолетта Гобәйдуллина слайд-презентацияләр аша психоактив матдәләрдән бәйлелек килеп чыгу сәбәпләрен билгеләде, наркомания, эчкечелеккә дучар булучының психологик портретын, яшәү рәвеше һәм үз-үзен тотышын тасвирлады.
Чара ахырында наркомания афәтенә кагылышлы файдалы видеоязма да тәкъдим ителде. Мәсәлән, балаларының наркотик куллануын белгән ата-аналарга ничек үз-үзен тотарга һәм бала белән аралашырга кирәкле мәгълүматлар бирелде.
«Гаилә» хезмәте җитәкчесе Альмира Камалова алда әйтелгәннәргә йомгак ясап, чарага килгән егетләргә ил саклау бурычларын онытмаска, үзләренең киләчәкләре турында уйларга өндәде.
Мондый чараларның яшь буын вәкилләре өчен әһәмияте зур. Бүгенге очрашу барышында алар үзләре өчен күп кенә файдалы мәгълүматлар алды, заман афәтләренә карата ныклы фикер урнаштырды.


Г. СӘЙФЕТДИНОВА.
Читайте нас: