Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 сентябрь 2019, 14:23

Яңа формат, яңа исемнәр, яңа җиңүләр!

Шәһәребездә «Милләтләр кроссы-2019» Бөтенрусия ярышлары кысаларында «Октябрьский йөгерешләре» үтте. Спорт чарасында меңнән ашу кеше катнашты. Иң нәни йөгерешчегә — 4 яшь, ә иң олысына 77 яшь иде!

Шәһәребездә «Милләтләр кроссы-2019» Бөтенрусия ярышлары кысаларында «Октябрьский йөгерешләре» үтте. Спорт чарасында меңнән ашу кеше катнашты. Иң нәни йөгерешчегә — 4 яшь, ә иң олысына 77 яшь иде!
Ярышлар көнендә Ленин исемендәге мәйдан зур стадионга әверелде. Спортчылар һәм җанатарларга сәламләүләрен шәһәр хакимиятенең беренче урынбасары Михаил Черкашнев, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов җиткерде.
Милләтләр кроссы Октябрьскийда 2005 елдан үткәрелә. Бүген инде мондый спорт чаралары күркәм гадәткә кергән. Алар шәһәрдәшләрне физик культура белән шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатын күзаллый.
Беренчеләрдән булып йөгерешләргә хакимият бүлекчәләре, шәһәр предприятие-оешмалары җитәкчеләре, спорт ветераннары һәм танылган спортчылар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле якташлар кушылды.
«Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте»нең төбәк оешмасы рәисе Татьяна Кетько сүзләренчә, аларның командасы ярышларга яхшы кәеф белән чыккан.
«Һәркем тиешле араны үзенчә үтте: берәүләр — йөгерде, икенчеләр — скандинавча, өченчеләр коляскаларда хәрәкәтләнде. Ничек кенә булмасын, һәрберебез җиңү дәрте белән илһамланды һәм чагу тәэссоратлар алды», — дип билгели Татьяна Борисовна.
Ярышта катнашучылар медаль һәм «Октябрьский йөгереше-2019» логотибы язылган истәлекле бүләк белән билгеләнде. Ә инде иң яхшы йөгерешчеләр диплом һәм махсус бүләкләргә лаек булды.

Читайте нас: