19 сентябрьдә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга булды: Радий Хәбиров рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады. Инаугурациядә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Русия генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, республиканың элекке җитәкчесе Рөстәм Хәмитов, Федерация Советы, республика Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Конституцион, Арбитраж һәм Югары судлар судьялары, федераль һәм республика башкарма власть органнары, традицион дини конфессияләр җитәкчеләре, районнар һәм шәһәрләр хакимияте башлыклары, хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Чараны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ачты һәм алып барды.
Русия һәм Башкортстан гимннары яңгырагач, залга Башкортстан Республикасы флагы һәм Конституциясе кертелде.
— 8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Башкортстан Башлыгын сайлауларда 2 миллион 189 мең 229 кеше, ягъни тавыш бирүгә хокукы булганнарның 71,8 проценты катнашты. Башкортстан Башлыгын сайлауларда республика халкының 82,02 проценты (1 миллион 794 мең 176 кеше) Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров өчен тавыш бирде. Башкортстан Республикасы Башлыгы итеп Хәбиров Радий Фәрит улы сайланды, — диде республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко.
Илона Макаренко Радий Хәбировны бу җиңүе белән котлады һәм аңа Башкортстан Башлыгы таныклыгын тапшырды.
Тантанада төбәк җитәкчесе ике дәүләт телендә — башкорт һәм урыс телләрендә Башкортстан халкына ант итте, аның тексты республика Конституциясендә беркетелгән.
— Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкаләтләрен тормышка ашырганда Башкортстан Республикасының күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, Башкортстан Республикасының дәүләтчелеген ныгытырга һәм якларга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Республикасы Конституциясен үтәргә, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм, — диде Радий Хәбиров. Аннары ул Башкортстан Башлыгы анты текстына кул куйды. Шул мизгелдән, республика Конституциясенең 84 һәм 85нче маддәләренә ярашлы, Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Башкортстан Башлыгын сайлауларда Радий Хәбировның җиңүе бәхәссез, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, яңа команда тарафыннан гамәлгә ашырылучы социаль әһәмиятле проектлар халык тарафыннан хуплау тапкан.
— Сайлауларда күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт. Мин аны анык эшләр белән яуларга тырыштым. Алда безне биш ел киеренке эш көтә. Беләм, алар гади булмаячак. Әмма мин эшләячәкмен. Әтием һәм әнием кебек. Фикердәшләрем кебек. Мин үземә, шулай ук кешегә хезмәт итү һөнәрен сайлаган кешеләргә карата таләпчән булачакмын. Ялкаулыкка, инициативасызлыкка һәм караклыкка түзеп тормаячакмын. Мин ышанам, без, һичшиксез, булдырачакбыз. Чөнки арабызда — безгә ышаныч белдергән 4 миллион 51 мең кеше. Ата-бабаларыбызның көче һәм рухы, Русиягә хезмәт итүнең күп гасырлык гореф-гадәтләре безнең белән. Бу безгә зур көч бирә, кыюлыгыбызны ныгыта, — дип тәмамлады чыгышын Р. Хәбиров.
Радий Хәбиров 2025 елга кадәр үз эшенең стратегиясе һәм программасы белән таныштырды. Элегрәк хәбәр иткәнчә, кул куелган беренче документ якындагы биш елга республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы Указ булачак. Русия Президентының «май указлары» белән охшашлык буенча, аны «сентябрь указы» дип атыйлар. Республика Башлыгы командасында аны «үсешнең беренче бишьеллыгы» дип атыйлар.
Радий Хәбировның беренче «үсеш бишьеллыгы» нинди булачак? Башкортстан Башлыгы үз вазыйфасында 2025 елга кадәр нәрсәләр эшләячәге турында түбәндәгеләрне сөйләде: