Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 сентябрь 2019, 13:51

Октябрьскийлылар чисталык ярата!

21 сентябрьдә илебездә #ЭШЛИБЕЗ2019 өндәмәсе белән Бөтендөнья чисталык көне узды.

2018 елда экологик чарага 250 мең русияле, шул исәптән 132 мең башкортстанлы кушылган иде. Быел да ватандашлар сынатмады: төрле төбәкләрдә яшәүчеләр өмәләрдгә актив катнашты. Шулай булмыйча, тирә-ягыбызның чисталыгы тәү чиратта үзебез һәм сәламәтлегебез өчен кирәк ич. Урам-паркларны, йорт ишегалларын чүп-чардан җыештырып, тәртипкә салгач, әйләнә-тирәбез тагы да матурланып, сулар һавалар да сафланып киткәндәй була бит ул!
Октябрьскийлылар шәһәребездә үткәрелүче мәдәни, спорт, экологик һәм башка чараларда һәрвакытта да актив катнаша. Бөтендөнья чисталык көнендә дә һәр төбәктә өмәчеләр күмәкләп эшкә чыкты.
Гагарин паркы биләмәсен, Ленин проспекты буйлап скверны шәһәр хакимияте хезмәткәрләре җыештырды. Биредә корыган яфраклар, куаклыклар бик күп, сукмакларны шулардан тазартып, себереп куйгач, парк биләмәсе тагы да күркәмләнеп калды.
8нче мәктәп укытучылары, укучылар, ата-аналар (барысы 344 кеше) 25нче бистәдәге сквер һәм якын-тирәдәге мәйданчыкларны җыештырды. Балалар олылар белән берлектә 186 капчык чүп җыйды. Батарейкалар, пластик шешәләр һәм башка төр калдыклар аерым-аерым тупланды. Бу көнне мәктәп активистлары тарафыннан барысы 790 кг чүп-чар җыелды!
Экологик өмәдә 9нчы мәктәп педагоглары һәм 9-11 сыйныф укучылары да катнашты. Алар уку йорты биләмәсен коры-сарыдан, көнкүреш калдыкларыннан арындырды.
«Ачык йөрәкләр» иреклеләр отряды тарафыннан «Радуга» реабилитацияләү үзәге биләмәсендә өмә оештырылды. Ә менә Яшьләр сарае хезмәткәрләре һәм иреклеләре Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжы студентлары белән берлектә элеккеге «Низковольтник» заводы биләмәсен тәртипкә китерде. Экологик чара барышында 64 капчык чүп-чар тупланды.
Октябрьский нефть колледжының 3Э1 төркеме студентлары җитәкчеләре А. Максимова кул астында Мулла карьерларында оештырылган күмәк өмәдә катнашты. Экологик чара гадәти булмаган форматта — «Чиста уен» рәвешендә үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча тирә-юньне җыештыруда катнашучылар бүләкләр белән билгеләнде.
Бөтендөнья чисталык көнендә предприятие-оешмаларның хезмәт коллективлары да шәһәр биләмәсен тәртипкә салуга актив өлеш кертте. Бердәм көч белән эшләгәч, урамнар тиз арада «ялт» иттереп җыештырылып куелды!
Экологик чарада катнашкан табигатьне яратучы, тирә-як мохит торышына битараф булмаган шәһәрдәшләргә ихлас хөрмәт белдерәсе килә. Сезнең бердәмлек, тырышлык нәтиҗәсендә яраткан төбәгебез елдан-ел ныграк үсеш ала, урам-парклар яшелеккә күмелә, биләмәләр төзекләндерелә. Киләчәктә дә бу шулай булыр дип ышанасы килә...

Лилия ГАБИТОВА.


Читайте нас: