Алтын көзнең тәүге аенда 20нче мәктәпнең 2б сыйныф укучылары класс җитәкчесе Рәфис Фәхраз улы Вәлиев һәм ата-аналар белән берлектә урманга сәяхәткә барды.
Нинди гүзәллек биредә! Көзге урман нәкъ тылсымлы сандык кебек. Эчкәрәк кергән саен матуррак була бара. Тирә-юньдәге һәр агач, үлән-җимешләр, тар сукмаклар кызгылт-шәмәхә, алтынсу-саргылт төскә кергән. Көзге урманның һавасы да чиста, саф була. Һәрчак урманда йөрегез, дуслар! Ул сәламәтлеккә файдалы һәм күңелдә матур тәэссоратлар уята.
Балалар сәяхәт вакытында урман гүзәллегенә генә сокланып калмыйча, көзге табигатьтәге үзгәрешләрне дә күзәтте, агачларны кочаклап, алар белән әкрен генә серләште. Ишеткәнегез бардыр, агач кәүсәсен кочаклап торсаң, ул үзенең яшәү көче белән бүлешәчәк...
Малайлар-кызлар кошлар сайравын тыңлап, алардагы тавыш үзенчәлекләрен аерырга да өйрәнде, зур гаҗәпләнү белән урманның «тере» аһәңенә колак салды. Әнә, кешеләрдән өреккән кошчык «пырхылдап» очып китте, чакырылмаган кунакларны кисәткәндәй саескан тавыш бирде, тынгысыз тукран да үз «җырын» көйләде...
Тылсымлы сәяхәт моның белән генә тәмамланмады. Балалар янына кунакка әкият геройлары да килде! Убырлы карчык, Айболит, Көз һәм Авыру булып киенгән әти-әниләр үз рольләрен чын артистлардай башкарды.
Әлбәттә, сәяхәт барышында хәвефсезлек турында да онытылмады. Урманда йөргәндә бу аеруча мөһим. Балалар фәһемле әңгәмә вакытында шырпы куллануның куркыныч яклары, елан-мазарга тап булсаң, нәрсә эшләргә кирәклеге, шулай ук табигатьне саклау, пычратмау зарурлыгы хакында мәгълүмат алды.
Иң ахырдан укучылар ата-аналар әзерләгән тәмле пылау, кыздырылган сосискалардан авыз итте. Саф, чиста урман һавасын сулау, тирә-юньдәге гүзәллеккә соклану кәефне дә күтәрә, аппетитны да ача икән!
Тере табигать белән аралашу, аның серләрен белү кешене яхшы якка үзгәртә, башкаларга карата игелекле мөнәсәбәт уята. Шуңа күрә дә балаларда кечкенәдән туган җиребезгә, урман-кырларга, анда яшәүче җан ияләренә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү зарур.