Дөрес гыйбадәт кылу өчен гыйлем кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) бер хәдисендә: «Кытайга барып булса да белем алыгыз, чөнки белем алу һәр мөселман өчен фарыз», — ди. Дөрестән дә, гыйлемле кеше тормышта үз урынын таба, заман авыруларына бирешми, яшәү рәвешен динебез кушканча төзи.
Ислам динендә гыйлемнең абруе бик зур. Аллаһы Тәгаләнең сүзе булган Коръәни-Кәрим иңдерелүе дә «Укы!» сүзеннән башланган. Кешеләргә хакны ялганнан аеру, бәхетле яшәү өчен Раббыбыз үзенең күрсәтмәләрен җибәргән һәм гыйбадәт кылып яшәргә кушкан. Ә моның өчен белем кирәк. Аны шәһәребездәге «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә алу мөмкинлеге бар. Белем алуга омтылучы саф күңелле кешеләргә ара ераклыгы да киртә түгел.
Мәдрәсәдә укучыларны ислам дине нигезләре, гыйбадәт тәртипләренә өйрәтәләр. Биредә динебезнең төп белемнәрен — гарәп язуы, Коръән уку фәне — тәҗвид, иман шартлары, госел, тәһарәт, намаз хөкемнәре, әхлак кебек дәресләрне укытып киләләр.
Дини учреждениедә шәкертләргә барлык уңайлыклар тудырылган. Мәдрәсә бинасы җылытылган, якты, чиста. Телисең икән намаз укып аласың, ашый-эчәсең килсә — кайнар ризыклар әзер. Фикердәшләр белән аралашу да күңелләргә ләззәт бирә. Әлбәттә, иң мөһиме — ислам дине кагыйдәләрен өйрәнү.
Быел да, гадәттәгечә, башка белем бирү учреждениеләре белән берлектә мәчет-мәдрәсәләр дә яңа уку елын ачып җибәрде. «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә бу уңайдан тантаналы җыелыш оештырылды. Анда шәкертләр, укытучылар, ата-аналар һәм башка кунаклар катнашты. Ректор Айнур хәзрәт һәм имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллиннар шәкертләрне яңа уку елы белән тәбрикләп, гыйлем алу юлында уңышлар теләде. Агымдагы елда мәдрәсә 80 укучыны кабул иткән, аларның 19-ы көндезге, 31-е — кичке бүлектә һәм 30-ы читтән торып укыячак. Шунысы куанычлы: мәдрәсәдә белем алган 3 элеккеге шәкерт Русия Үзәк диния нәзарәте карамагындагы Ислам университеты студенты булган. Алар арытаба «Нурул-Ислам»да укытачаклар.
Аллага шөкер, бүген без тыныч, имин һәм мул тормышта яшибез. Ә менә рухи фәкыйрьлеккә адым саен юлыгабыз. Шәһәребездә шундый күркәм мәдрәсәбез, гыйлем бирергә әзер мөгаллимнәребез булганда бу мөмкинлектән файдалану зарур. Без бит белемне фәкать Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен өйрәнәбез. Дин галимнәренең «бер сәгать гыйлем алу җитмеш ел гыйбадәт кылу савабын бирә» дигән сүзләрен онытмасак иде. Кайберәүләр «дини белем алу авыр» дип фикерли. Сәбәпсез дәресләрне калдырмасагыз, өй эшләрен үтәп барсагыз, бернинди авырлыгы да юк. Мәдрәсә остазлары сезнең сорауларга һәрчак җавап бирергә, аңламаганны төшендерергә әзер. Әйтемдәгечә: белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.