335 еллык тарих эзләреннән
Төрекмән авылы турында мәгълүматлар 1792 елдан теркәлгән. Әмма архив чыганаклары бу датага төзәтмә ясый. Аңа ярашлы, Тышкы-Елан вулысы башкорты Казак Токмәмәтов 1684 елның 28 февралендә үк бу җирләргә типтәрләрне урнаштырган булып чыга! Килешү язуы буенча 1738 елда бирегә Мөкмин чувашлары һәм Наратасты авылы типтәрләре килеп төпләнә. Ә инде 1743 елда мәчетле, җил тегермәнле Төрекмәндә Бүзән мишәрләре, 1750-дә — Байлар вулысының Барчин башкортлары яши башлый.
Бүген күпьеллык тарихка ия төбәк Октябрьский шәһәренең аерылгысыз өлешенә әйләнгән. Төрекмәндә ярдәмчел, ихлас күңелле һәм ачык халык яши. Гәзит укучыларыбызны мәкаләләр аша алар белән даими таныштырып торабыз. Милли кыйммәтләрне саклап, үрнәкле гаилә булып яшәүче парлар, сәнгать дөньясын сайлаган җыр-моңга гашыйк җаннар, үз һөнәренең чын осталары турында сүзебез. Кем генә «Нур» клубы, анда эшләп килүче «Чулпан» театр берләшмәсе, «Асылъяр» вокал ансамбле, «Задоринки» драма түгәрәге, концерт-спектакльләрнең төп геройлары булган Әүфә Насыйбуллина, Гөлнур һәм Хәлим Фазлыевлар, Тәлгать Таймасов, Венер Фәезов, Тимур һәм Зөлфия Батыршиннар кебек иҗатчылар белән таныш түгел икән?! Бу исемнәр күптән инде шәһәребездә генә түгел, тирә-як төбәкләрдә дә танылу алган. Якташлар клуб мөдире Раушания Фәезова җитәкчелегендә яңадан-яңа башлангычларны уйлап табып кына тора, тормышка чагу бизәкләр өсти, күңелләрне җыр-моңга баета...
Башкортстанның 100 еллыгы билгеләнгән чорда төрекмәнлеләр дә туган төякләренең матур юбилеен каршылый. Быел Төрекмәнгә нигез салынганга 335 ел тула! Шушы көннәрдә бу уңайдан бәйрәм чаралары оештырылды. Тантанада җирле иҗатчылардан тыш, Туймазы районы һәм Баулы шәһәре сәнгать коллективлары һәм гармунчылары да катнашты. Урам бәйрәменә җыелган күрше-күлән җыр-биюле тамашаларга кушылып, күңел ачты. Хәйретдин урамында кайнар самавыр янында табын оештырылды. Һәркем милли камыр ашларыннан, башка нигъмәтләрдән авыз итә алды. Соңыннан һәр төркем бер агымга кушылып, гармун моңнары астында «Нур» клубына юл алды. Бәйрәм халык белән шыгрым тулы залда оештырылган матур концерт белән тәмамланды.
Төрекмәнлеләрнең зур гаиләдәй бердәм, тату булып, милли аһәңле, җыр-моңлы мохиттә яшәүләре ихлас соклануга лаек! Авылның 335 еллыгына багышланган чаралар моның тагын бер дәлиле булып тора. Яшь буында мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләүче, һәр игелекле эштә башлап йөрүче, халыкны бергә туплаучы якташларга чын күңелдән рәхмәт белдерәсе килә. Шундый битараф булмаган җаннар яшәгән төбәкнең киләчәге дә өметле.
«Күңел бәйрәм сорый!»
Төрекмән авылы халкының бәйрәмнән алган тәэссоратлары шушы сүзләрдә чагылыш таба сыман. Аларга сүз бирик.
Зөлфия Батыршина:
— Төрекмән — туган төягем, биредә туып-үскән нигезем. Бүген дә хәләлем Тимерҗан белән инәки янында гомер итәбез. Бу дөньяда дүрт диварга карап кына яшәве кызыксыз булыр иде. Күңел бит ул бәйрәм таләп итә. Менә Төрекмәнебезнең 335 еллыгы уңаеннан да урам бәйрәме оештырдык. Табыннар әзерләдек, самавыр кайнаттык. Фәезовларның кызы Гөлнара күп итеп камыр ризыклары, вак бәлеш, эремчек шәңгәләре, «335 яшь» дип язылган алма пирогы әзерләп алып килгән. Бәйрәмне оештыру эшләре дә шушы гаилә өстендә булды. Хезмәтне бит аны күрә-бәяли белү дә кирәк, шул вакытта гына нәтиҗәсен тоячаксың. Эшләгәнең заяга булмавын аңлау көч-куәтне тагы да үстерә, илһамландыра. Бүген яңгыраган гармун моңнары Наил абыем белән әткинең дә рухларын сөндерсен иде. Авылыбыз киләчәктә дә гөрләп торсын, яшьләр биредә матур-матур йортлар салып, бәбиләр үстереп, шау-гөр килеп яшәсен дигән теләктә калам!
Тимерҗан Батыршин:
— Төрекмәндә 62 ел торам. Хәләл җефетем белән никахыбызга 36 ел булды. Мин бик бәхетлемен шушы төбәктә яшәвемә, якыннарым, дуслар белән клубка йөрибез, спектакль-концертларда катнашабыз. Бәйрәмнәребез һәрчак бүгенгедәй күңелле үтсен, балалар-оныкларның бәхетен күрергә язсын.
Фәнүсә Таймасова, ветераннар советы рәисе:
— Раушания Мирзанур кызы олылар һәм яшьләрне бергә җыярдай зур бәйрәм оештыру турында күптән хыяллана иде. Ниһаять, ул тормышка ашты! Бәйрәмдә тыл ветераннарының да катнашуы аеруча шатландырды. Дәһшәтле сугыш елларында күп михнәтләр кичергән, Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән якташлар хатирәләрен бүлеште. Бу тарихлар өлкәннәрнең генә түгел, яшьләрнең дә күңелендә туган җиребез, аның тыйнак, гади, шул ук вакытта көчле рухлы, кыю йөрәкле халкы өчен чиксез горурлык хисе уяткандыр.
Раушания Фәезова, «Нур» клубы мөдире:
— Клуб активистларына, гармунчыларга һәм, әлбәттә, авыл халкына ихлас рәхмәтемне җиткерәм! Сезнең теләктәшлек белән бәйрәмебез истә калырдай чагу, матур үтте. Концерт вакытында залда «алма төшәрлек» тә урын калмады. Көндезге дүрттән башлангыч алган чаралар унынчы яртыга кадәр дәвам итте. Киләчәктә дә шулай дус-тату, бердәм яшик. Бер-беребезгә терәк булып, шатлыкларны да, авырлыкларны да бергәләп күтәрик!
Сәрим Галләмов, 70 яшь:
— Урам бәйрәме яшь вакытларга алып кайткандай булды. Армиягә озатулар, кичке уеннар, авылны гармун көйләре астында шаулатып узулар... Их, кабатланмас яшьлек еллары! Өлкәннәрне «яшәртеп» җибәрүләре, милли гореф-гадәтләребезне кире кайтарулары өчен оештыручыларга рәхмәтлебез.
Фатыйма Камаева, 92 яшь:
— Төрекмәнгә 335 ел булса, шуның 92-се — минеке! Шушы авылныкы мин, монда туып-үстем. Яшьлек елларында тормыш иптәшем Нәҗип белән гармун тотып, авыл урамнарыннан җырлап уза идек. Бүгенге бәйрәм яшь чакларны искә төшерде. Гармунчылар үзәкне өзәрдәй көйләр суза, кызлар да калышмый, җырлый-җырлый бииләр! Күркәм чараларны оештыручыларга, катнашучыларга, тәмле күчтәнәчләрдән ямьле табын әзерләгән күршеләргә рәхмәт.
Тәслимә Гыймазетдинова, 51 яшь:
— Мондый бәйрәмнәр яшьләргә Төрекмәннең тарихы, мәдәнияте, халкы белән якыннанрак танышу өчен уңайлы. Борынгыдан килгән милли йолаларны саклап, яшь буынга тапшырып килүче якташлар олы хөрмәткә лаек.
Халисә Зарипова, 79 яшь:
— Шушы урамга күчеп килүемә бик шатмын! Сабантуйларга әзерлек мәлләре бик күңелле булып хәтердә саклана, якты дөньяларны вакытсыз ташлап киткән артистыбыз Наил Камаев гел дә балаларны туңдырма белән сыйлый иде... Бу юлы да авылдашлар сынатмады: самавырлар кайнап утыра, гармунчылар уйнап тора, тирә-юньгә күңелле моңнар тарала.
Мөфәваза апа Закирова, Илеш районы Дөмәй авылы клубының элеккеге директоры:
— Якташым, Илеш районында туып-үскән Раушания Фәезованың халыкны шулай туплап, мәдәни-агарту эше алып баруына ихлас шатланам, горурланам. Төрекмәннең туган көненә онытылмас бүләк булган бәйрәмне видеоязма аша карадым. Андагы җырлы-моңлы манзараны күргәч, йокылар ачылды, авызлар ерылды, күзләр яшьләнде дигәндәй. Бигрәк ямьле, күңелле бәйрәм булган. Әйтер сүзем шул: арытаба да матур итеп яшәгез, эшләгез, кулдан килгәндә эшләргә кирәк ул!
Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.