Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
19 сентябрь 2019, 13:21

Сөенче, җылылык җибәрелде!

Октябрьскийда җылыту чоры башланды

Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелевның карары нигезендә 17 сентябрьдән җылыту чорына старт бирелде.
Билгеле булуынча, нормативларга ярашлы һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан түбән булган очракта объектларга җылы бирү каралган. Шушы көннәрдә һава температурасының төшүе һәм һава торышының начар булуы сәбәпле, хакимият башлыгы карарында «Теплоэнерго» җәмгыятенә 17 сентябрьдән җылы бирүне башлап җибәрергә кушылды. Җылы бирүгә кагылышлы «Уфа Газпром газ бүлү»нең Туймазы филиалы, Октябрьский электр челтәрләре, «Октябрьсккоммунводоканал» предприятиеләренә казанлыкларны һәм яшәешне тәэмин итүче башка объектларны газ, электр энергиясе, су белән өзлексез тәэмин итү бурычы йөкләтелде. Шулай ук идарә итүче оешмалар, торак-милекчелек ширкәтләре җитәкчеләре биналарны вакытында җылылык белән тәэмин итү өчен чаралар күрергә тиешлеге билгеләнде.
«Теплоэнерго» җәмгыятенең баш инженеры Виктор Михайлов шәһәр объектларының җылыту чорына әзер булуын белдерде.
— Җәй көне елдагыча әзерлек эшләре барды, җылылык челтәрләренә капиталь ремонт башкарылды. Әмма торбаүткәргечләр искерү сәбәпле, җылылык җибәргәндә өзеклекләр дә булгалый, аларны тиз арада бетерергә тырышабыз. Беренче чиратта җылылыкны балалар бакчалары, мәктәпләр һәм дәваханәләргә бирәбез. Арытаба торак йортлар да җылытыла башлаячак, — диде ул.
Җылылык бирүче эре объектларның берсе — Куйбышев урамындагы 3нче казанлык эше белән таныштык. Ул 25, 28, 29нчы бистәләрне Кортунов урамынннан Губкинага кадәр биләмәне кышкы чорда җылылык белән тәэмин итә.
— Безнең казанлык ел әйләнәсенә эшли. Җәйге чорда кулланучыларга җылы су бирү белән мәшгульбез. Җылыту чорын тоткарлыксыз башлап җибәрдек. Моның өчен алдан җитди әзерлек эшләре башкарылды. Җиһазлар тикшерелде, ремонтланасы ремонтланды, яңартыласы яңартылды, мәсәлән, дүрт челтәрле насос алыштырылды. Алар бүгеннән сафка кертелеп, сынауларны яхшы үтте. Әлбәттә, безнең эштә хәвефсезлек техникасын саклауга, хәвефсез эш шартлары булдыруга зур игътибар бирелә. Бу өлкәдәге белемебезне даими яңартып торабыз, имтиханнар тапшырабыз, — ди өлкән мастер Юрий Сергеев.
Коллективта үз эшен яхшы белгән, тәҗрибәле хезмәткәрләр тупланган. Шуларның берсе — оператор Лира Таҗетдинова. Ул җылылык, су челтәрләрендә тиешле температура сакланылуына җаваплы. Әлеге эш урынында ул 14 ел хезмәт сала, ә гомум стажы 19 ел.
«Теплоэнерго» җәмгыятендә шулай ук 15нче казанлыкта да эш кызу баруын белдерделәр. Әзерлек эшләре планына ярашлы, биредә быел җиде насос алыштырылган. Башка казанлыклар әлегә өлешләтә эшли, тиздән алары да тулы куәт белән шәһәрне җылылык белән тәэмин итәчәк.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.

Читайте нас: