Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 сентябрь 2019, 12:52

Яңа тукталышларны саклыйк

Октябрьскийда яңа тукталыш павильоннары урнаштырылды.

Шәһәребездә бина-йорт биләмәләрен, юл-урамнарны төзекләндереп, халыкка уңайлы мохит булдыруга зур игътибар бирелә.
Төзекләндерү эшенең бер юнәлешенә җәмәгать транспорты тукталышларын яңарту керә. Соңгы елларда күп урыннарда искеләре алыштырылды, ачык һавадагы тукталышларга яңа павильоннар куелды. Алар элеккеләреннән әллә кайдан аерылып тора. Яңа павильоннар, зур шәһәрдәрдәге кебек, үтәкүренмәле материаллардан эшләнгән.
Күптән түгел мондый тукталышлар Фрунзе урамы һәм Мәскәү проспекты буенча барлыкка килде. Бүгенге көндә Губкин (элекке полиция бинасы янында) Клинов урамнарында берешәр һәм 34нче бистәдә ике өр-яңа павильон урнаштырыла. Шулай ук тукталышлар янында утыргычлар, чүп савытлары куела. Бу эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк. Шәһәрдәшләрдән исә яңа җиһазларга карата сакчыл караш кына сорала. Тормышыбызны уңайлы итүчеләрнең хезмәтен хөрмәт итә белик, тукталышларны чисталыкта, тәртиптә тотыйк. Бу үзебез өчен бит, һәркемнең кулыннан килә торган эш.


Фикерләр
Ришат, 37 яшь:
— Тукталышлар куелуы бик уңайлы. Яңа, чиста павильоннарда автобус көтүе күңелле, җил-яңгырдан, кояш кызуыннан да ышыкланып була. Мондый уңайлык тудыручыларга рәхмәт, кадерен генә белик.

Лиана, 33 яшь:
— Яңа заманча тукталышлар барлыккка килүе, әлбәттә, шәһәребезгә ямь генә өсти. Әмма павильоннарны ямьсезләп игъланнар, төрле рекламалар ябыштырмасыннар иде. Алар өчен тукталышларда махсус такталар элеп кую кирәктер, бәлки.

Ольга, 45 яшь:
— Фрунзе урамында тукталыш урнаштырылуы яхшы күренеш. Әмма ул урамда тагын бер урында тукталыш таләп ителә. Элек 1нче һәм 3нче йортлар арасында киоск янында тукталыш бар иде. Тик киоскны җимерделәр, хәзер ышыкланырга япмасы да, утырып торырга эскәмиясе дә юк. Бу урынны да игътибарга алсыннар иде.
Читайте нас: