Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 сентябрь 2019, 12:53

Тотрыклылык өчен гадел хөкем кирәк

Шәһәребездә Башкортстан республикасының мировой судьялары катнашлыгында төбәк семинар-киңәшмәсе үтте. Һөнәри хаталарны тикшерүгә кагылышлы чара Халыклар дуслыгы йортында оештырылды.

Шәһәребездә Башкортстан республикасының мировой судьялары катнашлыгында төбәк семинар-киңәшмәсе үтте. Һөнәри хаталарны тикшерүгә кагылышлы чара Халыклар дуслыгы йортында оештырылды.
Киңәшмәгә республика дәүләт комитетының юстиция эшләре буенча рәисе Владимир Спеле җитәкчелек итте. Чарада чыгыш ясаучылар башлыча судьялык итү өлкәсендәге мәсьәләләрне күз уңына алды. Аларның күпчелеге юл-транспорт хәрәкәте, суд эшләре башкарылышындагы административ хокук бозуларга кагылышлы иде.
Моннан тыш, процессуаль хилафлыклар, суд приставлары хезмәтенә караган мәсьәләләр, аудио-беркетмәләр төзелеше, судка документларны электрон төрдә кабул итү, шулай ук суд утырышын видеобәйләнеш аша оештыру мөмкинлекләре тикшерелде.
Семинарда Башкортстанның Югары суды, БР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, республика эчке эшләр министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Октябрьский хакимиятенең эшләр идарәчесе Алексей Пальчинский шәһәрнең бүгенге торышы, спорт, мәдәният, мәгариф өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде. Атап әйткәндә, сүз 2016 елда гамәлгә кертелгән акушерлык үзәге, әлеге вакытта капиталь ремонтлау эшләре барган хирургия комплексы турында бара. А. Пальчинский шәһәребездә балаларга белем бирү юнәлешендә дә күләмле эш алып барылуын билгеләде. Монда мәктәпләрнең төзекләндерелүе дә, яңа ясле-балалар бакчалары ачылуы да, укыту-тәрбия бирү гамәлләрендә заманча технологияләрнең киң кулланылуы да керә.
БР эчке эшләр министрлыгының юл-транспорт хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсенең махсус йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы Эльмира Гәрәева юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозулар буенча мәгълүмат бирде, бу юнәлештәге мәсьәләләрне билгеләде.
Семинар тәмамлангач, анда катнашучылар өчен А. Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музеена сәяхәт оештырылды.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.


Читайте нас: