Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 сентябрь 2019, 12:55

«Миңа игътибар кирәк!»

Бер сорау бирмәкчемен, хөрмәтле укучым. Җавабын уйлап кына әйтергә тырыш, килештекме?

Бер сорау бирмәкчемен, хөрмәтле укучым. Җавабын уйлап кына әйтергә тырыш, килештекме?
Шундый көндәлек, гадәти вакыйганы күзалла. Алдан ук кисәтәм, күңел күтәрердәй хәл турында сүз бармый, киресенчә. Автобус тукталышы. Бер төркем яшь-җилкенчәк. Авызларына сигарет капкан өч егет, янә дә кыска итәкле кызый. Төнен йокламаган болар. Үзләре шулай дип зарланалар. Күңел ачканнардыр инде, яшьләр бит. Тик менә әңгәмә корулары... Колак яфракларың шәлперәеп төшәрлек, валлаһи. «Великий, могучий русский язык». Юк, туган теленең ни дәрәҗәдә «бөек» икәнлеген белеп бетермәгән атаклы әдип. Әле ишетсәме... Ярый әле, ишетми. Шунысы гаҗәп, егетләр үзара тыныч кына гапләшми, ә тирә-юньдәгеләрне дә «җитди сөйләшүгә» җәлеп итәргә тырышкандай, кычкырып, хәтта ки тамаклары карлыкканчы тавыш күтәреп «сайрый». «Ишетәсезме инде безне, юкмы?!», дип оран салган сыман. «Ә кырларындагы сылу, ул нишли соң?», дисезме. Бераз кыенсынгандай итә, билгеле. Тик егетенә ярарга тырышыпмы, үзен «несовременный» күрсәтүдән өркепме, каршы килми. Көлгән дә була әле тегеләргә кушылып... Ә хәзер сорау. Нилектән бу кадәр дә маймыллана икән тукталыштагы яшьләр? Хәер, алар гына түгел ич. Дәрестән кайтып баручы малай-шалайларга хәтле тел пычратудан тарсынмый. Бик сирәк кенә өлкәннәр кисәтү ясарга батырчылык итә мондый очракта. Әйтеп кара, ишетмәгәнеңне ишетерсең. Хәзер балаларны кыек сүз түгел, кырын күз карашы белән дә «кимсетергә» ярамый ич!
Нишлисең, өлкәннәр үзләре үк тискәре үрнәк күрсәтә яшь буынга. Космостан төшмәгән ләбаса кыз-улларыбыз, онык-оныкаларыбыз. Өлкәннәрнең тәрбия җимеше. Әнә, бер төркем ир-атка игътибар итегез. Кызып-кызып ни хакындадыр бәхәсләшәләр, тозлы-борычлы «әйтемнәрне» дә бик мулдан кулланалар. Янәшәләрендә бала-чага уйнап йөри... Һәммәсен дә сеңдерә күңеленә сабый хәтере. Төннәр буе кәеф-сафа корган, сүгенеп, акырып-бакырып «фәлсәфи әңгәмә» алып барган адәм актыклары да өлешен кертә бу эшкә. Бала тора-бара шундый фикергә килә: «Әһә, теге абыйлар кебек булырга кирәк. Бөтенесе синнән курка, каршы сүз эндәшми дә. Менә ничек батыр булалар икән ул!» Уйдырма түгел, җәмәгать, бер почтык борыннан ишеткән фараз. Нишлисең, тормыш шулай корылган, яман гадәт адәмгә тизрәк ябышучан. Психика шуңа көйләнгән, ди белгечләр. Кешенең үзенә дә бәйле, әлбәттә. Ни рәвешле тәрбиягә тартыласың бит. Матур әдәбият, мәдәният үрнәкләренәме, катлы-катлы «сүзләр тезмәсе»нәме...
Янә теге сорауга әйләнеп кайтыйк. Нилектән тискәре гамәлләр ешрак күзгә ташлана соң? Беләсезме, ниндирәк җавап таптым бу җәһәттән? Адәми затның фигыле-холкы шуннан гыйбарәт ки, һәркемнең җәмгыятьтә, үз ишләре арасында билгеле урын яулыйсы килә. Кемдер табигатьтән бирелгән сәләте, тырышлыгы белән дан казана. Бәгъзеләр яраткан хезмәтенә, гаиләсенә җанын-тәнен баглый, шуңардан ямь таба. Гомере буе эзләнгән, гыйлемен арттырырга омтылганнар да бихисап. Андыйлар бар галәмне яңгырату турында уйламый да. Чөнки тормышта фәкать үз-үзен тапканнар. Ә инде «алма пеш, авызыма төш», дип кырын ятуны өстен күргән, эшләргә дә, укырга да теләмәгән, әмма матур яшәеш хакында хыялланган бәндәләргә ни кала? Дөрес. Үзен танытуның башка юлын эзләргә. Артык көч куймый торганын. «Дус-ишләр» белән ярыйсы гына «төяргә» дә, барчасының һушы китәрдәй «егетлек» кылырга. Вәссәләм! Тавыш куптарырга, йодрык төяргә, тамагың ярылганчы җыр сузарга. Артистларың бер читтә торсын! Иң мөһиме — «этажлы» сүзләрне күбрәк кулланырга. Мондый да «концертлардан» соң кеше күрми-ишетми кала диме сине?! Еще как ишетә! Эт-песиләргә кадәр коты очып чаба, күз ачып йомганчы юк була. Иртәгәсен баш авырта авыртуын. Зарар юк. Җәлләүче-кызганучы табыла барыбер, бөртекләп җыела «коткаргыч эчемлек»кә акча...
Ни аяныч, күнегелгән гадәт шактый еллар узгач та ташламый кайберәүләрне. Ярый, бала-чага, яшь-җилкенчәкнең шапырынулары вакытлыча хәл ди. «Миңа игътибар кирәк!», дип үзләренчә оран салуларыдыр бәлки. Инде шактый олыгайган, ир узаманы булырдай яшькә җиткән бәндәләрнең элеккеге гадәтләреннән аерылырга теләмәве кызганыч. Әнә, алтмышның аръягына чыккан ир заты. Янә кибет ишеге төбендә урын алган. Бөтен килеш-килбәте «миңа ярдәм итегез!», дип кычкырып тора. Баш төзәтергә акча сорана. «Хатыным үлде, кайгыдан эчәм», ди. «Кайчан үлде соң?», дип сораучыларга: «Бер биш ел булды инде», дип җаваплый. Кул-аягы таза, сау-сәламәт кеше югыйсә. Кыз-улларын гаепли. «Минем белән яшәргә теләмиләр», ди. Әйе, яшь олыгаю гына акыл-зиһен, тәҗрибә туплауны аңлатмый шул әле. Сиксән-туксанда да гаять үпкәчел, һичнигә карамый гел үзенә хәстәрлек таләп итүче малай-шалай халәтендә калырга мөмкиндер ихтимал. Бер гакыл иясе әйткәннәр искә төшә: «Күпме гомер кичердем, дип санама, ни рәвешле яшәдем, дигән сөаль бир үзеңә». Сыйфат төшенчәсе һәр тормыш өлкәсенә дә кагыла ич ул, җәмәгать...

С. ГАРИФУЛЛИНА.


Читайте нас: