Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 сентябрь 2019, 12:56

«Җиңүне максат итеп куйдым», ди «Ашыгыч ярдәм машинасын иң яхшы йөртүче» исеменә лаек булган шәһәрдәшебез Р. Хәмитов

Җәйнең соңгы көннәрендә Уфада беренче тапкыр «Ашыгыч ярдәм автомобиленең иң яхшы водителе» конкурсы оештырылды.

Җәйнең соңгы көннәрендә Уфада беренче тапкыр «Ашыгыч ярдәм автомобиленең иң яхшы водителе» конкурсы оештырылды.
Һөнәри осталык бәйгесендә республиканың шәһәр һәм районнарыннан 30дан артык водитель катнашты. Октябрьский данын 1нче дәваханәнең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге водителе Рәфис Хәмитов яклады. Шушы көннәрдә һөнәри осталык бәйгесендә җиңү яулаган шәһәрдәшебез белән күрешеп, әңгәмәләшеп алдык.


— Рәфис Рәис улы, мәртәбәле җиңүегез белән котлыйбыз! Беренче булачагыгызга ышандыгызмы?
— Дөресен әйткәндә, мин җиңүгә өметләнеп бардым. Максатлы рәвештә конкурска әзерләндем. Бар тырышлыкны, осталыкны кушып, иң югары нәтиҗәләрне күрсәтергә, хезмәттәшләрнең ышанычын акларга тырыштым. Һәм максатыма ирештем.

— Хезмәттәшләр дигәндә, алар сезнең җиңүегезне ничек кабул итте?
— Әлбәттә, бик сөенделәр, җылы тәбрикләүләрен җиткерделәр. Беренче тапкырдан бөтен республика водительләре арасында җинү яулавыма горурлануларын белдерделәр. Үз чиратымда хезмәттәшләремнең ышанычын аклый алганыма шатмын.

— Бәйгедә нинди сынаулар булды? Кайсы бирем сезнең өчен аеруча авыр тоелды?
— Конкурс өч өлештән торды. Беренчесендә юл йөрү кагыйдәләрен тест рәвешендә компьютерда тапшырдык. Аннары машинаны фигуралы йөртү күнекмәләрен күрсәттек. Соңгы өлештә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемебезне тикшерделәр. Кайсыдыр биремне авыр булды дип аерып әйтә алмыйм, миңа барысы да җиңел бирелде.

— Водитель һөнәре җиңелләрдән түгел. Бу һөнәрне сайлавыгыз нәрсәгә бәйле?
— Әтием — водитель. Үз-үземне белә башлаганнан бирле машина янында булуымны хәтерлим. Әтием кырында бәләкәйдән үк машинада утырып йөрергә ярата идем. Шушы хезмәтнең үзенчәлекләрен кечкенәдән күреп үстем. Һөнәрем буенча хисапчы булсам да, водитель булу теләге үзенекен итте. Армиядән кайткач ике ел милиционер-водитель булып эшләдем. Соңгы эш урынында ике ел эшлим. Гомум водительлек стажым 14 ел булды.

— Эш көнегез ничек үтә?
— Иртәнге сигездән без эштә. Медицина тикшерүе үткәннән соң генә машинага идарә итәргә рөхсәт бирелә. Эш көне кичке сигезгә кадәр дәвам итә. Шәһәр буенча чакыруларга барудан тыш, республика дәваханәләренә катлаулы авыруларны илтәбез. Белемнәребезне даими яңартып торабыз, билгеле бер вакытта махсус курслар оештырыла, имтиханнар тапшырабыз.

— Эшегез үзенчәлеге буенча гадәттән тыш хәлләр, төрле чирләр, кайвакыт үлем очраклары белән еш очрашырга туры килә. Мондый чакта курку хисе барлыкка киләме?
— Баштагы мәлләрдә ниндидер хис-тойгылар, адреналин булгандыр. Әмма тиздән ияләшеп китәсең, эш шундый булуын кабул итәсең. Безнең эштә хис-тойгыларны контрольдә тотарга, барын да үзеңә якын алмаска өйрәнәсең. Хокук саклау органнарындагы хезмәт тәҗрибәсе булуы да әлеге эшкә ияләшергә булышлык иткәндер.

— Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Водительнең катлаулы юл хәрәкәтендә дөрес карарлар кабул итүенә, һөнәри осталыгына кешенең сәламәтлеге һәм гомере бәйле. Монда салкынканлылык, тотнаклык, түземлек һәм, әлбәттә, зур игътибарлык — бик кирәк сыйфатлар. Юл хәрәкәтендә башка катнашучылардан аермалы, ул янәшәдәге водительләрнең нинди хәрәкәт ясауларын алдан күзалларга тиеш. Кайбер машина йөртүчеләр, җәяүлеләр дә сиреналы автомобиль алдында югалып калырга мөмкин. Бигрәк тә яшьләр машинада көчле музыка тыңларга ярата яисә колакчыннарда була. Шуңа күрә бик игътибарлы һәм уяу булырга кирәк.

— Башка водительләр ашыгыч ярдәм машинасына карата нинди мөнәсәбәттә? Үткәрәләрме?
— Шунысын билгеләргә кирәк, шәһәр юлларында да, республика трассаларында да күпчелек аңлы һәм әдәпле водительләр генә очрый. Юл бирмәгән, машина үтүгә каршы төшүләрен хәтерләмим дә.

— Гаиләгез белән танышыйк.
— Тормыш иптәшем Эльвира белән сигез елдан артык бергә тату гомер кичерәбез, ике кыз тәрбиялибез.

— Ялларыгызны ничек үткәрәсез?
— Буш вакытны гаиләм белән үткәрәм. Бергәләп шәһәрдә оештырылучы бәйрәм чараларына йөрибез, уен мәйданчыкларында, паркта ял итәбез.

— Рәфис, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезгә гаилә бәхете, имин тормыш, җаваплы эшегездә уңышлар телибез!

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.


Читайте нас: