Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 сентябрь 2019, 11:47

Башкортстан чимал булмаган экспорт күләмен ике тапкыр арттырачак

Башкортстан Хөкүмәте 2024 елга чимал булмаган, энергетика чыганагы булмаган товарлар экспортын икеләтә үстерергә планлаштыра. Бу хакта икътисади элемтәләр буенча төбәк дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсәяпов республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә хәбәр итте, дип яза “Интерфакс”.

“Башкортстан экспортны үстерү буенча гомумдәүләт проекты чараларын актив тормышка ашыра. Бездә 5 төбәк проекты формалаштырылган”, - дип сөйләде Руслан Мирсәяпов. - Чимал булмаган, энергетика чыганагы булмаган товарлар экспорты күләме 2024 елда 1,9 миллиард доллардан 3,8 миллиард долларга кадәр артырга тиеш. Моннан тыш, 2019 елда бу күрсәткеч буенча көтелгән үсеш 17 процент тәшкил итәргә тиеш, хәзерге вакытта ул - 2,253 миллиард доллар”.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы указга кул куйган иде.
Читайте нас: