Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 сентябрь 2019, 12:30

Бәхетле киләчәк телибез сезгә!

Шәһәребездә ел саен «Балалар — безнең киләчәгебез» чарасын үткәрү күркәм гадәткә кергән. Быел да «Уфанет» компаниясе оештыруындагы бәйрәм балаларны һәм әти-әниләрне «Нефтьче» паркында җыйды.

Шәһәребездә ел саен «Балалар — безнең киләчәгебез» чарасын үткәрү күркәм гадәткә кергән. Быел да «Уфанет» компаниясе оештыруындагы бәйрәм балаларны һәм әти-әниләрне «Нефтьче» паркында җыйды.
Әлбәттә, төп игътибар «Беренче сыйныфлар аллеясе»ндә булды. Һәркем фотосурәтләрдә туганнарын, таныш-белешләрен эзләде.
Мәктәпкә тәүге тапкыр баручы малайлар-кызлар арасында нинди исемнәр иң еш таралган икән? Артём белән Тимурлар 23-шәр, ә Артур исеме 17 тапкыр очрый. Кызлар арасында 21 Арина, 17 Виктория һәм 14 Анастасия быел 1нче класска барган.
Нәниләр үзләрен киләчәктә кем итеп күрә? Мәгълүмат тактасында бу хакта да язылган. Иң популяр һөнәр — полицейский! 90 бала нәкъ шушы белгечлекне сайлаган. 66 укучы үскәч табиб булырга тели. Шулай ук тәрбияче, янгын сүндерүче, ветеринар, парикмахер һөнәре дә еш телгә алына. Арада үзләрен президент итеп күрүчеләр дә бар... Ә менә водитель һөнәренә «ихтыяҗ» бик аз, аны нибары 9 бала гына сайлаган, инженер, укытучылар аннан да кимрәк...
Бәйрәмнең төп геройлары — беренче класс укучылары командалары арасында «Сыйныфлар маҗарасы» уены оештырылды. Балалар әти-әниләре һәм укытучылар белән берлектә кызыклы башваткычлар чиште, зирәклек, егәрлек һәм юмор осталыгында көч сынады. Бәйгенең төп бүләге — тылсымлы әкият һәм театр тамашасы һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.
Остаханәләргә күз салыйк. Агымдагы елда оештыручылар бәйрәмгә яңа төсмерләр бирергә омтылган. «Тылсымчылар мәктәбен» генә алыйк. Биредә нәни дусларыбыз үзләрен чын мәгънәсендә әкият дөньясындагыдай хис итә алды. Малайлар-кызлар тылсымчылар атрибутикасын — махсус эшләпәне киеп, кулларына серле таякны тотып фотога да төште.
Осталык дәресләренә килгәндә, быел да балаларга төрледән-төрле һөнәрләр белән танышу мөмкинлеге булдырылды. Нәниләр бу форсаттан бик теләп файдаланды. Берәүләр зур киндер тукымага сурәт ясады, икенчеләр кул эшләнмәләре әзерләде. Әлбәттә, аеруча зур кызыксынуны робот техникасы буенча остаханәләр уяткандыр. Малайлар гына түгел, кызлар да бу өлкәдә ярыйсы гына белемле икәнлекләрен күрсәтте. Мобиль робот техникасы — тиз үсеш алучы өлкәләрнең берсе. Ул төрле тармакларда гамәли кулланышка кертелгән. Мисалга, робот техникасы авыл хуҗалыгы, аэрокосмик, тау чыгару һәм эшкәртү сәнәгатенең, медицина өлкәсенең мөһим өлеше булып тора. Бу турыда безгә инде өченче ел робот техникасы түгәрәгендә шөгыльләнүче Диләрә бәян итте.
Агымдагы елда да, гадәттәгечә, бәйрәм чараларына шәһәрнең махсус хезмәтләре җәлеп ителде. Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, полиция бүлекләре вәкилләре, коткаручылар балаларга һөнәр үзенчәлекләре турында сөйләде, күнекмәләр үткәрде. Иң көчле хис-кичерешләрне 38нче янгын сүндерү бүлегенең күрсәтмә чыгышы тудыргандыр. Егетләрнең гадәттән тыш хәл вакытында бердәм команда булып эшләве, җитез, төгәл хәрәкәтләре ихлас алкышларга лаек булды.
Бәйрәм көне матур концерт-тамашалар белән дәвам итте. Балаларга һәм олыларга күңелле мизгелләр бүләк иткән оештыручыларга рәхмәт белдерәсе килә. Киләчәгебезнең ямьле, бәхетле һәм өметле булачагына ышаныч бирүчеләр сез!

Лилия ГАБИТОВА.


Читайте нас: