Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 сентябрь 2019, 12:26

Яшь гаиләләр дәүләт ярдәме алды

Октябрьскийда тагын 14 гаилә торак шартларын яхшыртачак.

5 сентябрьдә хакимият башлыгы Алексей Шмелев яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләү алуга таныклыклар тапшырды.
Финанс ярдәм «Русия Федерациясе халкын арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итү» программасының «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» чарасы кысаларында бирелде. Аның гомум суммасы 15 774,11 мең сум тәшкил итте. Акчаны фатир сатып алуга яисә шәхси йорт төзүгә юнәлтергә мөмкин. Бүгенге көндә шәһәрдә исә 587 гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ.
Тантанага чакырылган гаиләләрне шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев котлады.
— Бүгенге көтеп алган шатлыклы вакыйга белән барыгызны да ихлас котлыйм. Әлеге сертификатлар тормышыгызны тагын да уңайлырак итәргә булышыр, балаларыгызны җайлырак шартларда үстерергә мөмкинлек бирер дип ышанам, — диде Алексей Николаевич.
Арытаба ул гаиләләргә таныклыклар тапшыру бурычын үтәде. Тантанадан соң ике гаилә белән әңгәмәләшеп алдык. Әюповлар гаиләсе безгә таныш булып чыкты. Алар яз көне Спорт сараенда узган «Әти, әни һәм мин — спорт сөюче гаилә» ярышларында уңышлы катнашкан иде. Илнур һәм Анастасия 2005 елда гаилә кора, бүген алар 12, 10 һәм 4 яшьлек малайлар тәрбияли.
— Субсидия алуыбызга әле дә ышанып бетәлмибез, бик озак көтеп алдык аны. Үзебезнең йортыбыз турында күптәннән хыялланабыз. Акчаны өй сатып алуга файдаланачакбыз, — дип белдерде Анастасия.
Гөлнара һәм Рөстәм Вәлиевлар да өч бала тәрбияли. Алар 2012 елда Бүздәк районында яшәгәндә торак шартларын яхшырту буенча программада катнашып, чиратка басалар. Икенче бала тугач, Вәлиевлар ана капиталын файдаланып Октябрьскийда фатир алалар. Биредә янә документлар җыеп, субсиядә алуга чиратны тергезәләр.
Тату, бәхетле гаилә булуның серен сорагач, Гөлнара ханым:
— Һәр гаиләнең үз середер. Иң мөһиме, бер-береңне яратырга, хөрмәт итәргә, сакларга һәм кайгыртырга кирәк, — дип җавап бирде.
Сертификат алучылар санының елдан-ел арта баруы — куанычлы күренеш. Былтыр 38 гаилә 21 329,4 мең сумлык матди ярдәм алып, торак мәсьәләсен хәл иткән иде.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотолары
Читайте нас: